⚡☣️ Бүген Татарстанда 32 кешедә коронавирус табылган
Татарстанда бүген 32 кешедә COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа очрагы расланган, шуларның икесе – читтән кертелгән.
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 32 кеше зарарланган, шуларның икесе – читтән кертелгән. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 23 июльгә Татарстанда 5 341 COVID-19 очрагы теркәлгән, 4 193 кеше сәламәтләнгән, шуларның 26сы – узган тәүлектә.
Вирус йоктыручылар Казанда – 19; Түбән Камада – 4; Яр Чаллы шәһәре һәм Югары Ослан районында – икешәр. Татарстанның Аксубай, Яшел Үзән, Чистай һәм Ютазы районнарында берешәр кеше исәпләнә.
Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 8, 60тан 70кә кадәр – 6, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 8, 18дән 30 яшькә кадәр – 2, 18 яше тулмаган 4 балада, 70тән 80 яшькә кадәр 4 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.
Коронавирус беркая да китмәде, ул безнең арада... Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев