Хезмәт

Бүген Татарстанда Covid-19 инфекциясе 80 кешедә ачыкланган

Авыруларның 17се хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә табиблар күзәтүе астында дәвалана, аларда җиңел яки симптомсыз формасы 

Бүгенгә аыручылар 33 кеше — 30дан 50 яшькә кадәргеләр, 18 яшьтән 30 яшькәчә 12 кеше, 7 кеше — 50дән 60 яшькә кадәр. 14 кеше — 60тан 70 яшькә кадәр, алтысы — 70тән 80 яшькә кадәрге кешеләр һәм өчесе — 80нән 90 яшькә кадәрге өлкәннәр. Вирус йоктыручылар арасында 18 яшькә кадәр балалар саны – 5.

Гадәттәгечә иң күп авыручылар Казанда — 61 кеше, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама – дүртәр,  Мамадыш – ике, Чүпрәле, Алабуга, Лаеш, Саба, Тукай берәр очрак. Шөкер, безнең райода яңа авыручылар табылмаган.

Реклама

18 майга Татарстанда пандемия башыннан бирле барлыгы 2312, бүгенгә 80 Covid-19 инфекциясен йоктыру очрагы ачыкланган. Барлык савыккан пациентлар саны 1195, соңгы тәүлектә 22 кеше сәламәтләнгән.

Республикада COVID-19дан сигезенче үлү очрагы расланган. 16 майда Түбән Кама районында 1941 елгы кеше үлгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: