Хезмәт

Бәрәңге генә димәгез

Яшелчәләр дәва буларак бик борынгыдан кулланыла. Аларда, җиләк-җимешләрдә шулкадәр дәвалау көче тупланган ки, хәтта иң көчле дигән дарудан да шуның кадәр шифа табып булмас иде.

Менә шушы хакыйкатьне күздә тотып,сезнең игътибарга яшелчәләрнең файдасы турында аерым сөйләргә, киңәшләр бирергә булдык. Бу рубриканы барыбызга да яхшы таныш бәрәңгедән башламасак һич тә дөрес булмас иде.

Бәрәңге – файдалы һәм сәламәтләндерә торган ризык. Аның төп тәэсире: сидек куа, шешләрне киметә, кан тамырларын киңәйтә, аритмияне бетерә. Аның составында булган калий, В витамины һәм фосфор йөрәге авырткан кешеләргә бу ризыкны алыштыргысыз итә. Бәрәңге шулай ук ашказаны һәм 12 илле эчәк җәрәхәтләрен (язваларын) дәвалый, бавыр, бөер, эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта, артык холестерин, нитрат, нитрит тозларын чыгара.

Бәрәңге ашау файдалы булганга күрә, борынгылар аны “Гиппократ ашы” дип йөрткәннәр. Ашказаны язвалары, эрозияләр булганда бер ай дәвамында кырган чи бәрәңгене ярты стакан оеган сөт белән  болгатып, ач карынга эчәләр. Аннан соң 3 сәгать бер ризык та капмыйча, көн дәвамында гадәтләнгәнчә ашап торасың. Аритмияләр булганда авыруга көне буе 1 кг тозсыз пешкән бәрәңгене, 5-6 өлешкә бүлеп, катык белән ашау киңәш ителә. Кан басымы күтәрелгән кеше бәрәңгене мичтә тәгәрәтеп, кабыгы белән ашасын. Бәрәңге чәчәге төнәтмәсе дә бик файдалы: кан басымын төшерә, рак авыруына каршы торырга ярдәм итә. Бер аш кашыгы кипкән бәрәңге чәчәген ярты литр кайнаган суда өч сәгать термоста пешекләгәч, көнгә өч мәртәбә яртышар стакан эчәргә кирәк. Бу төнәтмәне коклюшны дәвалаганда да кулланып була. Бит, аяк шешләрен куар өчен кабыклы бәрәңгене суда пешереп ашарга кирәк. 4-5 көн бәрәңге генә ашап торгач, 2-3 көн ял итәсе. Чи бәрәңге суы исә җәрәхәтләрне дәвалый. Арыган-талганлыктан арыну өчен атнага өч мәртәбә берәр стакан кабыклы бәрәңе пешерелгән суны эчәргә киңәш ителә. Ангиналар, ларингитлар, төрле йөткерүләрне бетерү өчен пешә торган бәрәңге парын сулау җитә. Ингаляция ясау өчен вак бәрәңгене аз суда пешерәсе, пешкән исе чыга башлагач, баштан җиңелчә төренеп, 10-15 минут парын исниләр.

Наил Зарипов,
табиб-хирург.

Баш мөхәррир фотосы.

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: