“Бу күләмдә булыр дип берәү дә көтмәде...” (+фото)
21 июнь – медицина хезмәткәрләре көне
Быелның язы барыбызның тормышына, эшчәнлегенә зур үзгәрешләр, көтелмәгән борылышлар алып килде. Безгә кадәр килеп җитәр диеп һич уйламаганда коронавирус дигән зәхмәт сәбәпле, күп чикләүләр, авырлыклар, яңа төр проблемалар белән “бәрелештек”. Әлеге вәзгыятьнең үзәгендә кайнаучы медицина системасы хезмәткәрләре, шул исәптән районныкылар да үз эшчәнлекләрен моңа кадәр күрелмәгән режимда башкарырга тиеш булды. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев белән әңгәмәбез һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылса да, бүген төп сүзебез әнә шулар хакында.
–Газинур Дәүләтович, үзәк хастаханә коллективы бу вирус белән көрәшкә әзер идеме?
–Дөресен әйтергә кирәк, эш башында без бик куркып тотындык. Ни дисәң дә, моңа кадәр күрелмәгән пандемия бит. Бу төр инфекциягә турыдан-туры әзер булмасак та, йогышлы авыруларга каршы көрәш, аларны булдырмау юнәлешендә планлы әзерлек алып барыла, ресурслар туплана иде. Шул сәбәпле, өлешчә әзерлек чаралары бар иде дисәк тә була.
–Үзебездә йогышлы авырулар хастаханәсе булмау үзен сиздердеме?
–Юк. Бу әзерлек чараларына берничек тә йогынты ясый алмый. Бездә йогышлы авырулар кабинеты, махсус табибы, шәфкать туташы бар. Алар ел дәвамында системалы рәвештә халык белән эш алып бара. Профилактика белән шөгыльләнәләр. Йогышлы авыруларның төрләре шактый бит: шул ук ВИЧ инфекциясе, гепатит һәм башка авырулар бар. Әмма беркадәр әзерлек булса да, бу күләмдә булыр дип беркем дә көтмәде. Оператив рәвештә көйләндек. Инде беренче нәтиҗәләр ясарга да була: эшне начар оештырмадык. Бездә авыручылар саны чагыштырмача күп булу бу медицина хезмәткәрләре начар эшләгән дигән сүз түгел. Казан арты районнарының барысында да шушы хәл. Хәзер бит кеше бик мобиль. Безгә дә авыруны Мәскәүдән, читтән алып кайттылар. Соңгы вакытта, кызганычка, тагын күтәрелеш башланды. Юкса, инде авыручылар күренми дә башлаган иде. Бу юлы авыру Казаннан кайтты. Без ничек тә бу авыруны хастаханәгә кертмәскә тырышабыз. Күп урында бит нәкъ менә авырган кеше хастаханәгә килеп, кабинетларда йөреп, күпләргә йоктырды.
–Бездә дә бит терапия бүлеге карантинда булды...
–Авыру читтән керде. Башлануы да шуннан башланды. Ике атна буе биш медицина хезмәткәре шунда торып эшләде. Калганнары өйләрендә карантинда булды. Социаль челтәрләрдә төрле хәбәрләр йөри: табиблар өйгә килми, карамый, мондый авырулардан шикләнәләр, диләр. Безнең табиблар, урта звено белгечләре һәм техник персонал да аңлап, без ярдәм итәргә тиеш дип эшләде.
–Бүген хастаханә нинди режимда эшли?
–Без әле дә “неотлож”кага – ашыгыч ярдәм күрсәтүгә эшлибез. Планлы медицина хезмәт күрсәтү туктатылган килеш. Хастаханәгә, дәвалануга килүчеләрне дә фильтр аша үткәреп, температураларын үлчәп, килү сәбәпләрен сорашып, тиеш булган очракларда гына кертәбез. Болар саклык чаралары өчен эшләнә. Температулары булган барлык авырулар өйләргә барып карала. Балалар консультациясе дә эшен мөмкин булганча балаларны хастаханәгә китермәслек итеп оештырды. Авыру балаларны өйләргә барып карап, урыннарга чыгып медосмотрлар үткәрделәр. Авыллардагы фельдшерларыбыз да бу авыруны ачыклау, читтән кайтучыларны контрольдә тоту, шул сәбәпле, авыруга таралырга юл куймас өчен зур хезмәт куйды. Әмма төп авырлык Феликс Валерьевич Соловьев җитәкчелегендә оешкан йогышлы авырулар кабинетына төште. Ул үзебезнең Улисьял авылы егете, бик өметле яшь табибыбыз. Пациентлардан аның турында бик күп мактау сүзләре ишетәбез. Ярдәмчеләре – шәфкать туташлары Ландыш Хәйдәрҗанова, Фирдия Сафина белән әлеге бик тә җаваплы эшне тиешле югарылыкта оештыра алдылар.
–Дөресен генә әйткәндә, бик күбебез бу авыруга җитди кармадык та. Бигрәк тә бернинди авыру билгелесе булмаган килеш, шушы диагноз куелып, карантинда утыручыларны аңлап, ышанып булмый бит...
–Бу төр инфекциянең бөтен үзенчәлеге дә шунда. Ул кешенең иммун системасына карап, төрлечә үтә. Кемдәдер, сез әйткәнчә, бернинди тышкы билгеләрсез, кемдәдер – уртача, ә кемдәдер – бик авыр формада. Районда авыручыларның яртысына якыны беренче төркемгә туры килсә, 30-35 процентында җиңелчә формада үтте. Авыррак формадагылар Казанга махсус хастаханәләргә озатылды. Бер көндә дүрт авыру илткән очрак та булды. Бу урында ашыгыч ярдәм машинасы шоферларының хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә юлга чыгарга һәрчак әзер булдылар.
–Гадәттә бу авыру белән өлкәннәр авырый, диләр. Районда да шулай булдымы?
–Бездә, киресенчә, авыручыларның күпчелеге яшьләр. Миңа калса, олыларыбыз саклык чараларын үтәде, яшьләр исә игътибар бирмәде...
–Соңгы вакытта районда кабат күтәрелеш бар дидегез. Димәк, әле тынычланырга, саклык чараларын онытырга иртәрәк. Бу авыруның билгеләрен искә төшерү дә артык булмас.
–Ис-тәм сизмәү, хәлсезлек, коры йөткерү, температура, тын бетү... – шушы билгеләр булганда, өйдә үз белдегең белән дәваланмаска, ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратырга кирәк. Бу авыру бик тиз көчәя, үпкә ялкынсынуга китерә, ул гадәти ялкынсынуга караганда күпкә катлаулы формада була. Дәвалауга да тиз генә бирешми. Шуңа күрә барыбыз да үз-үзебезгә, якыннарыбызга игътибарлы булсак иде.
–Әңгәмәбез һөнәри бәйрәмегез алдыннан бит, шул уңайдан хезмәттәшләрегезгә ниләр әйтер идегез?
–Мин барлык коллективны, ветераннарыбызны бәйрәмебез белән котлыйм. Шушы авыр чорда бердәм булып, аңлашып эшләгән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Озакламый гадәти режимга кайтырбыз, дип ышанам. Быел һөнәри Сабантуебыз булмаячак, барлык саклык чараларын күреп, коллективыбызда тәбрикләү чарасы гына үткәрәчәкбез.
Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев