Хезмәт

Чишмә суы сихәт бирәме? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Роспотребнадзор белгечләре Россиядәге күпчелек чишмәләрнең зарарлы булуын һәм суын кайнатмыйча эчәргә ярамаганлыгын әйтә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Зөһрә Садыйкова). Күпчелегебез чишмә суын чиста дип уйлый һәм аның шифалы үзлекләргә ия булуына чын күңелдән ышана. Шәһәр халкы юлда очраган чишмәдән, туктап, су ала, авылда яшәүчеләр аларны карап-саклап тотарга тырыша. Тик Роспотребнадзор белгечләре Россиядәге күпчелек чишмәләрнең зарарлы булуын һәм суын кайнатмыйча эчәргә ярамаганлыгын әйтә. Аларның фикерен Татарстан галимнәре дә куәтли. Без гомер-гомергә дан җырлаган, сафлык, чисталык символы булган чишмә, кое-сулары чыннан да зарарлымыни? Моның сәбәпләре нидә? Республиканың кайсы районнарында хәлләр аеруча мөшкел? Әлеге сорауларга җавапларны чишмә һәм кое-суларын тикшергән галимнәр, аларны карап тору өчен җаваплы министрлык вәкилләре белән эзләдек. Кайбер фикерләр хәтта үзебезне дә гаҗәпкә калдырды.

Тирәнрәк — начаррак?

Рәсми булмаган чыганаклар буенча, бүген республикада 4 меңләп тирәсе чишмә бар. Моннан тыш, Татарстан Экология министрлыгының 2017 елдагы мәгълүматлары буенча, 6726 скважинадан һәм сулары торбалардан килә торган 724 чишмәдән торган 5572 суалгыч исәпләнүе билгеле. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре фикеренчә, чишмә суына ышаныч юк.  Быелның тугыз аенда уздырылган санитар-химик күрсәткечләр буенча тикшерелгән 331 пробаның 76сы (22,9 процент) гигиеник таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Микробиологик күрсәткечләр буенча 314 пробаның 36сы (11,4 процент) таләпләргә җавап бирми. Узган ел шушы вакыт аралыгында күрсәткечләр 21,9 һәм 14,6 процентны тәшкил иткән. Идарә белгечләре безгә елына ике тапкыр планлы рәвештә үз балансында булган һәм халык мөрәҗәгате буенча күпчелек кеше файдаланган чишмәләрнең сыйфатын тикшерүләре, ләкин аерым статистика алып барылмавын әйтте.

— Су белән тарала торган авырулар (лептоспироз, туляремия) килеп чыкмасын өчен, әлеге чыганаклардан алынган суны кайнатмыйча эчәргә ярамый. Аларның сыйфаты аеруча кар эрү чорында һәм яңгырдан соң начарлана. Шулай ук билгеле булмаган һәм тикшерелмәгән үзәкләштерелмәгән су чыганакларыннан да су алырга киңәш итмибез, — ди алар.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләренең фикерен КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының геология һәм гидрогеология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Рөстәм Мусин да куәтли. Аның фикеренчә, Татарстан районнары һәм шәһәрләрендәге күпчелек чишмәләрнең суын эчәргә ярамый. Шунысы гаҗәп: бу хәтта авыллардагы чишмә һәм коеларга да кагыла.

— Элек авылларда коелар күп иде. Хәзер дә бар алар. Тик хәзер аны һәр кеше үз ишегалдында казыта, — ди галим. — Без республика буенча барлык материалларны тикшергәч, күпчелек коелардагы суның сыйфаты начар, кайнатмыйча эчәргә яраксыз булуын ачыкладык. Алардагы күп компонентлар тиешле нормадан артып китә. Мәсәлән, нитрат, нитрит, оксидлашу күренеше зур, тимер, марганец кебек микроэлементлар тиешле күләмнән артык. Кызганыч, чишмәләр белән дә шул ук хәл.

Галим әйтүенчә, микроэлементларның нормадан артык булуы сәламәтлек өчен зыянлы гына түгел, куркыныч та. Алар төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, нитратның, организмда җыелып килеп, яман шеш авыруына сәбәп булуы бар. (Яшел Үзән районының бер авылында, мәсәлән, бугаз рагыннан вафат булучылар күп булуы билгеле. — Авт.) Судагы кайбер бактерияләр исә менингит, гепатит китереп чыгарырга сәләтле. Синтетик-органик матдәләр, авыр металлар күп булган суны даими кулланган очракта, алар, организмда җыелып, шулай ук җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Каты су (составында калий һәм магний артык күп булган) әгъзаларга таш утыртырга сәләтле, шул ук вакытта мондый су яман шештән саклый.

— Без эчә торган суда билгеле бер күләмдә тозлар бар. Әгәр алар бер литр суда бер граммнан артмаса, яхшы су дигән сүз. Мондый төче су җирнең өске катламында — 20 — 30 метрдан башлап 300 метрга кадәр ята. Уртача алганда 100 — 200 метр чамасы. Кайбер районнарда әлеге катлам бөтенләй 20 — 50 метр белән генә чикләнә. Тирәнрәк казыган саен, минераллашу (ягъни тоз күләме) арта гына. Нефть ятмалары тирәнлегендә (бу, мәсәлән, 1,5 километр) минераллашу бер литр суда 200 граммга кадәр җитәргә мөмкин. Коены тирәнрәк казыган саен, суы чистарак була, дип фикер йөртү дөрес түгел. Андый очраклар бик сирәк булырга мөмкин, — дип аңлата галим.

Кайнату гына җитми

Шул ук вакытта белгечләр чишмә, кое суларының составы һәм сыйфаты бөтен районда да бертөрле түгеллеген ассызыклый. Рөстәм Мусин чыганакларның зарарлануын табигать һәм техноген факторларга бәйләп аңлата. Табигать факторларына, мәсәлән, туфракның өске катламында тиз эри торган гипс керә, ди ул. Иделнең уң як яры — Югары Ослан районының Печище авылы тирәсе — моңа ачык мисал. Гипс белән бәйләнешкә кергән су бик тиз тозлана һәм эчәргә яраксызга әйләнә. Мондый сулыклар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында да (мәсәлән, Баулы, Мөслим) күп. Гомумән, галим сүзләре буенча, республиканың бу зонасы саф сулы чишмәләре белән бер дә мактана алмый.

— Безнең көньяк-көнчыгыш районнар аеруча да үзенчәлекле, чөнки анда 1953 елдан бирле нефть чыгаралар, — ди ул. — 1960 нчы елларда катлам басымын саклау системасын куллана башладылар. Нәтиҗәдә, җир асты сулары бик нык зарарланды. Ромашкино, Баулы, Яңа Елхово чыганаклары (Әлмәт, Лениногорск, Баулы районнары) якынча 6 мең квадрат километр мәйданны алып тора. Бу территориядә чишмәләр бик күп һәм алар арасыннан яхшысын табу — бик зур проблема. Мондагы чишмәләрнең суы тозлы, каты, башка микроэлементлар да тиешле нормадан артыграк.

Сүз уңаеннан, Экология министрлыгы нефтьчеләрнең чишмәләрне төзекләндерү һәм суның сыйфатын саклау максатыннан махсус программалары барлыгын әйтте.

Рөстәм Мусин чишмә суларының пычрануына кеше факторы да зур йогынты ясый, дип саный. Авылда бәдрәфнең ишегалдында булуы да чишмә һәм кое-суы өчен начар. Чөнки күп авылларда үзәкләштерелгән канализация системасы юк. Торак пунктның зур юлларга якын булуы шулай ук яхшы түгел. Болардан тыш, фермалардан аккан начар сулар да чишмәләрне бик нык зарарлый. Кайберәүләр хәтта, анда төшеп, машина юарга да кыенсынмый. Көнбатыш Кама аръягы өчен, мәсәлән, авыл хуҗалыгы объектларының һәм табигый гидрогеологик шартларның (Чирмешән, Сөлчә һәм башка бассейннар) йогынтысы зур.

Реклама

— Без хәтта бер үк авылда төрле составлы су чыганаклары булуын ачыкладык. Мәсәлән, Иделнең уң як ярында Ивановка дигән авыл бар. Ярты авылга су чишмәдән килә. Һәм аның сыйфаты яхшы. Ә урамның өске өлешенә напор җитмәгәнлектән, халык анда коелар казыта. Шул авылдагы бер ир-ат аның суын тикшерткән. Составында бер литр суга 800 мг нитрат булуы ачыкланган (норма — 45 мг). Чөнки хуҗалыктан ерак түгел генә ташландык ферма бар. Андагы тирескә яңгыр яугач, зарарлы матдәләр бүлеп чыгара. Мондый суны эчү бөтенләй куркыныч, әлбәттә. Хәтта кайнатып та кулланырга ярамый, чөнки нитратлар кайнаган суда да исән кала, анда бактерияләр генә һәлак була. Кайнатып, шулай ук, артык каты суны йомшартырга да мөмкин. Тоз, калий, магний юшкын булып төпкә утыра. Калган башка элементларны кайнаган су гына җиңә алмый, — ди Рөстәм Мусин.

Галим чишмә суына гына түгел, хәтта махсус киоскларда сатыла торган суларга да тулысынча ышанып бетмәскә киңәш итә.

— Халык арасында бик популяр булган бер суның (ике якның да фикерен тыңламыйча, аның атамасын күрсәтү дөрес булмас дип уйладык. — Авт.) составында катылык юк, — ди ул. — Ә аны кальций һәм магний бирә. Бу су бик үк табигый түгел. Фильтрлар аша чыгарылган. Ә эчә торган суда, һичшиксез, кальций һәм магний булырга тиеш. Даими рәвештә бу суны эчкән очракта, остеопороз авыруы, сөякләр белән проблема башланырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, башкалага килгәндә, халык краннан эчә торган су Дәрвишләр, Әки, Тау аръягы бистәләрендә аеруча начар икән. Галим казанлыларга краннан килгән суны фильтр аша чыгарып эчәргә киңәш итте.

Тикшерергә ярамый калдырырга

Татарстандагы меңәрләгән чишмәләргә даими рәвештә мониторинг үткәреләме соң? Татарстанның Экология министрлыгы хәбәр итүенчә, халыкны су белән тәэмин итүче, файдаланыла торган чишмә суалгычларының сыйфатын Татарстандагы Роспотребнадзор идарәсе контрольдә тота. Моннан тыш, чишмәләрнең бер өлеше дәүләт терәк тикшерү челтәре (ГОНС), «Татарстанның Геоүзәге» оешмасы карамагындагы территориаль (ТНС) һәм локаль тикшерү челтәрләре тарафыннан күзәтелә. Чишмәләр өчен җирле үзидарәләр дә җаваплы. Ләкин әлеге оешмалар барлык чишмәләрнең бик азын гына үз канаты астына алган. Россия активистлары фикеренчә, мониторинг белән даими рәвештә Роспотребнадзор шөгыльләнергә тиеш. Тик моның өчен чишмәләрнең кадастр исәбендә булуы кирәк. Анысын эшләү тагын да мәшәкатьлерәк. Галимнәрнең исә — моңа үз фикере.

— Татарстандагы барлык чишмәләрне дә тикшерү мөмкин түгел һәм ул кирәкми дә, — ди катгый рәвештә Рөстәм Мусин. — Берничә мең чишмәне тикшерү өчен бик күп акча кирәк. Көньяк-көнчыгыш, көньяк-көнбатыш районнардагы кайбер чишмәләр хуҗалыкны су белән тәэмин итү өчен файдаланыла. Мисал өчен, андыйлар Лениногорск, Чүпрәле, Бөгелмә, Югары Ослан, Азнакай, Арча районнарында бар. Әлеге сулар һәрдаим тикшерелә. Моннан тыш, бик популяр чишмәләргә яхшы лабораторияләрдә анализ ясап, нәтиҗәләрен халыкка җиткерергә кирәк.

Бу язманы укыгач, бәлки, кайберәүләрнең эчә торган суларын тикшертү теләге дә уяныр. Татарстанлылар, чишмә, кое, колонка (су баганасы) суларын тикшертер өчен, дәүләтнекенә һәм шәхси лабораторияләргә мөрәҗәгать итә ала. Соңгыларына күзәтү ясагач, бәяләрнең 1700 — 8500 сум тирәсендә тирбәлүен күрдек.

— Элек авыл халкы кайсы чишмә суының эчәргә яраклы булуын белә иде. «Үле» һәм «тере» су дигән төшенчә бар иде. Ул вакытта кешеләр бердәм булып яшәде һәм бер-берсенең саулыгын күзәтә алды. Хәзер андый күренеш юк. Һәркемнең үз чыганагы, үз скважинасы бар. Шуның белән беррәттән куркыныч та арта. Хәтта үзәкләштерелгән суның да чиста булмаган очраклары бик күп. Гадәттә, суның сыйфатын тәмләп кенә ачыклап булмый. Дөрес, исе һәм тәме үзгәргән очраклар да була. Ә менә нитрат, авыр металлар тәмгә сизелми. Кызганыч, табигый суларның техноген пычранулары елдан-ел арта, — диделәр безгә бер шәхси лабораториядә.

Лаборатория микробиологик, санитар-химик һәм органолептик күрсәткечләргә тикшерә. Гидрогеологик анализ үткәргәндә бик сирәк очракта гына бактериологик анализ ясала. Моның белән гадәттә санэпидемстанция шөгыльләнә һәм анализлар бик кыйммәт. Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре Татарстандагы Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итүчеләр белән эшли. Алар шикаять белән килгән кешеләрнең өйләренә яки чишмәләргә барып, суга анализ ясый. Шулай ук түләүле хезмәт тә күрсәтә.

— Безгә турыдан-туры килүчеләр аз. Ә менә идарә аша мөрәҗәгать итүчеләр күп, — диделәр безгә.

Аңлашылганча, барлык сулыкларга да бер мөһер сугу дөрес түгел. Халыкның ышанычын яулаган чишмәләребез дә байтак. Бары тик безгә игътибарыбызны һәм күзәтүчәнлегебезне генә арттырырга кирәк.

Суның бик нык пычрак булуын күрсәтүче төп билгеләр

  1. Суны кайнаткач, чәйнек төбендә юшкын калу.
  2. Суның болганчык булуы яки тора-тора тоныклануы.
  3. Эчкәч, авызда тәмсез тәм калу.
  4. Судан ят ис килү.

Белгечләр әйтүенчә, һәр районда да начар һәм яхшы сулы чишмәләр бар. Анализлар ясатмыйча гына аларны ничек ачыкларга соң? Белгечләр торак пунктлардан читтәрәк урнашкан, ферма, чүплек, сәнәгать мәйданнары, эре оешмалар, гипс булмаган урыннарда бәреп чыккан чишмә суын 99 процент очракта чиста дип әйтергә була, ди. Әгәр аннан озак еллар кешеләр су ала, сәламәтлекләре начарланудан зарланмый, тәмгә тәмле, юшкыны утырмый икән, бу да суның яхшы сыйфатлы икәнлеген күрсәтә. Кеше аягы басмаган урындагы чишмәләрнең дә суы әйбәт булырга мөмкин. Шулай ук галимнәр үткәргән тикшерү нәтиҗәләре хәзерге вакытта кулланыла торган ашламаларның грунт суларына тискәре йогынтысы юклыгын күрсәткән.

Гүзәлия Вәлиева фотосы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: