Хезмәт

Diamond Princess лайнерыннан китерелгән кешеләрнең хәле яхшы

Медицина күзәтүе астында булган пациентлар өчен  Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә уңайлы шартлар тудырылган.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы. Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин шулай дип белдерде.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, кичә Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә 8 пациент китерелде. Баш табиб белдерүенчә, бүген аларның хәле яхшы, температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: