Хезмәт

Дипломсыз табибә яки Сүрия дөрес әйтә ул...

Килешәсездер: әйләнә-тирәбездә шулкадәр кызыклы, шулкадәр хикмәтле кешеләр яши. Әмма күп очракта аларны күрер, таныр өчен күңел күзе, игътибар җитеп бетми.

Ничә еллар янәшәңдә яшәгән кешегә дә башка күзлектән карар, аны яңа күргәндәй булыр өчен юкса, кайвакыт бер очрак та җитеп аша. Күрше Салавычта фельдшер-акушерлык пунктында утыз еллап эшләгән Сүрия Зыятдинова белән дә шулай булды.

Күрер күзгә тыныч, тыйнак Сүрияне, безнең авыллар кызы булмаса да, әнә шуның кадәр ел беләм. Җае, форсаты чыкмаганмы, игътибарсызлык галәмәтеме (бәлки төп хикмәт аның үз алдына карап, тыныч кына үз эшен эшләвендә, эшен күрсәтә белмәвендәдер дә), моңа кадәр аның турында мактау сүзләрен күп ишеттем, район газетасыннан рәхмәт хатларын күп укыдым дип әйтә алмыйм. Югыйсә, апамның шушы ике авылда яшәүче ике кызында өчәр малай үсә, инде ничә еллардан бирле нинди генә сораулары булса да Сүриягә мөрәҗәгать иткәннәрен дә беләм. Төнлә авырыйлармы, көндезме, колак диләрме, аякмы, эт тешлиме, имгәнәләрме (берсеннән-берсе шук, тиктормас бу малайлар әти-әниләренә генә түгел, Сүриягә дә шактый күп һәм төрледән-төрле мәшәкатьләрне аз ясамадылар), аның телефонын аласына, дөрес диагноз куясына, акыллы киңәш бирәсенә ышанып шалтыраталар. Быел кышкы озын ялларда шуларның бер баласы шактый җитди авырып китте. Казанга юллама бирделәр. Заманча аппаратураларда тикшеренеп кайткач, “Сүрия апай әйткәннәрнең барысы да дөрес булды”, – дип шаккаттылар. Без сөйләгәннәрдән чыгып кына ничек шулай төп-төгәл диагноз куйган икән, диештеләр. Гәрчә, болай гаҗәпләнүләре инде беренче очрак кына булмаса да. Шуңа да район үзәк хастаханәсенә барганчы һәрчак иң элек аңардан киңәш-табыш итәләр. Мондыйлар һәм Сүрия Балтачка барыгыз дисә, Балтачка, Казанга дисә, Казанга баручылар безнекеләр генә дә түгел.

Шушы турыда сөйләшә киткәч, Иске Салавычта яшәүче Рамазан абый Фәрзиев та: “Без дә гел Сүриягә әйтәбез. Катлаулы дигән очракларда да әллә ничә тапкыр дөрес диагноз куйды. Белмәгәне юк, өстәвенә шундый ачык, икеләнмичә, курыкмыйча ишеген шакыйсың”...

Сүрия кебекләрне, мөгаен, үз эшенең остасы диләрдер. Хәер, үз эшенеке генә түгел. Авыл фельдшерларының төп вазифасы бит табиблар билгеләгән дәваларны үтәү генә. Ә аның кебекләр инде кайбер юклы-барлы табибларны

да "бәреп ега". Заманча дәваны да белә, халык медицинасыннан да сиңа ни кирәген аңлатып бирә. Тәҗрибә дигәнең үзенекен итәдер, мөгаен: бүген инде ул кайсы табибның кайсы авыруга нинди дәва бирәсен дә, кемгә нинди дәва килешәсен дә чамалый. Хезмәттәше – килендәше Лилия белән дә килешеп, аңлашып эшлиләр.

–Килендәшләр булгач, җиңелрәктер? – дигән идем дә, “Без инде килендәшләр булганчы өч ел бергә эшләп, дуслашып, бер-беребезне өйрәнеп беткән идек”, – диләр. Эш бүлешеп тә утырмыйлар икән. Вызовларга кем буш яки кемне чакыралар, шул барса, икесе бергә туры килгәндә һәркем үз вазифасын үти. Кызларның берсе дәвалау эше буенча, ә икенчесе гинекология һәм балалар буенча белем алган.

–Хәзер авыру-чирләр бик күбәйде, катлауланды. Аларны элекке кебек гади дару-уколлар белән генә дәвалап булмый. Шуңа күрә күп укырга туры килә. Кешеләр дә бик үзгәрде, таләпчәнгә әйләнде. Без бирегә кергән һәркем канәгать булып калсын дип тырышабыз. Кайчакта, бигрәк тә өлкәннәргә укол-дарудан да ныграк җылы сүз, сөйләшү, тыңлау, тынычландыру кирәк була, – ди кызлар.

Үткән еллар эчендә (Лилиянең стажы тагын да күбрәк – биредә 32 ел эшли) үлем-китемне дә, фаҗигале хәлләрне дә күп күргән алар. “Аларга берничек тә ияләшеп булмый, ул очракларның һәркайсы йөрәккә уелып кала”, – диләр. Бәхетебезгә, моңа кадәр их, шул кешегә вакытында барып җитә, ярдәм күрсәтә алмадык дигән үкенечләр булмады, дип шөкер итәләр һәм алга таба да үкенүләрсез эшләргә язсын иде, диләр.

Сүзебез Сүрия турында иде бит. Гадәттә кеше хәлен аңлаган кешеләр авырлык-сынаулар белән күп очрашкан кешеләр була. Сүрия дә искәрмә түгел. Үзе: “Бу сынауларны Аллаһы Тәгалә ниндидер гөнаһларым өчен биргәндер инде, юкса, беркемне рәнҗетмичә яшәргә тырышкан идем бит”, – дип өзгәләнсә дә, язмышларга без хуҗа түгел шул... Өченче баласын тапканда, бик теләп, бик көтеп алган әлеге кызчыгын югалта Сүрия. Үзе исә бер атна яшәү белән үлем арасында калып, бик авырлык белән генә тернәкләнә. Әмма аңарда кыз бала алып кайтам дигән теләк шулкадәр көчле була, ул кергән бер кибеттә кызлар күлмәге генә күрә... Аның ничек өзгәләнгәнен күргән ире Фәнил риза була – Зыятдиновлар ун айлык кызчыкны үз балалары итеп рәсмиләштерәләр. Олы уллары Рамил Вәсилә дип исем куштыра. Күпләп терлек асрап, бик тырышлык белән көн күргән, иртә яздан кара көзгә кадәр бар дөньяларын шау чәчәккә күмеп, күпләрне сокландырган, үзара аңлашып яшәгән гаилә тормышы гомер буе шулай барыр кебек тоела. Тик тоела гына шул. Иң элек Вәсилә өчен кайгырып, күп

күз яшьләре түгәргә туры килә. Алган чакта күпсанлы медицина күзәтүләре үткәргән булсалар да, үсә төшкәч Вәсиләдә берсеннән-берсе катлаулы чирләр калкып чыга. Әледән-әле хастаханәләрдә яталар, үзлекләреннән дә күп дәваланалар. Чигенде бугай дип уйласалар да, мәкерле авыру тагын үзенекен итә... Инде бу сынау белән ризалашкан кебек булганда, 21 яше туларга санаулы гына көн калган Рамилләренең үкенечле үлеме ата-ананы гына түгел, чит-ятларны да тетрәндерде... Сәбәбе дә, сәбәпчесе дә билгесез, җавабы табылмаган гомерлек сорау, гомерлек йөрәк ярасы бик ачы булса да, кешелеклелеген, шәфкатьлелеген һич киметмәде Сүрия. Ул бүген дә һәркемгә ачык йөзле, тәмле телле. Һәркем аның янына ышанып, өметләнеп килә:

–Сүрия дөрес әйтә ул...

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: