Хезмәт

Диспансеризация – сәламәтлеккә ышанычлы юл (+фото)

Район үзәк хастаханәсенә берәр йомыш белән генә барсаң да участок шәфкать туташы син ничәнче елгы әле, диспансеризация үтә торган елың түгелме дип каршы ала. Бер яктан караганда алар безнең арттан болай итеп йөрергә тиеш түгел, безнең сәламәтлек бит аларга түгел, ә беренче чиратта үзебезгә кирәк.

– Гадәттә, халык табибка нәрсәдер авырта, борчый башлагач кына мөрәҗәгатъ итә. Ә бит диспансеризация ул кешедәге авыруларның беренчел, яшерен билгеләрен табарга ярдәм итү ысулы. Аларга бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шикәр диабеты, яман шешләр һәм сулыш алу юллары авырулары керә, – дип сөйли район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев. – Диспансеризация – ул кешеләрдә алда санап узган авыруларның барлыкка килүенә сәбәпче булган төп факторларның барлыгын ачыклау өчен уздырыла. Алар түбәндәгеләр: югары кан басымы, кан составында тиешле нормадан югары холестерин һәм шикәр барлыгы, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, дөрес итеп тукланмау, артык авырлык һ.б. Сәламәтлегеңне югалтсаң, дәваланыр өчен күпме акчалар тотыла, ә монда бушка уздырыла торган тикшеренүгә дә халыкны җәлеп итеп булмый диярлек.

Газинур Дәүләтович сүзләренә караганда, район халкын ирекле рәвештә хастаханәгә китерү авыррак икән. Аеруча хезмәт кешеләрен, ә бит нәкъ менә алар хәтәр зонада торучы кешеләр булып санала. 35-60 яшь аралыгындагы әлеге райондашларыбыз эштән китә алмыйбыз дигән сылтау белән үз сәламәтлекләренә кул селтиләр булып чыга. Шуңа да диспансеризация үтәргә тиешле хезмәткәрләренә эш бирүчеләр дә каршы килмәсеннәр иде. Ә менә өлкән буынның үз сәламәтлегенә бик җаваплы каравын ассызыклый баш табиб.

Диспансеризация үтүне вакыт әрәм итеп йөрүгә тиңләүчеләргә шуны әйтәсе килә, биредә үткәрелгән тикшеренүләр аша иң күбе онкологик авыру теркәлә. Ә ул вакытында ачыкланып, дәваланганда гына җиңеп була торган авыру икәнен барыбыз да беләбез. Ә инде тикшеренүләргә килгәндә, беренче эш итеп һәрберебез үзебезнең участокка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Анда безгә анкета тутырттырачаклар, биредә төрле сорауларга җавап бирү сорала. Буй һәм тән авырлыгы, кан басымы үлчәнә, кан һәм сидек анализлары тапшырыла, ЭКГ һәм флюорография яздырыла, күзнең басымы үлчәнә (рәсемдә). Шуны да ассызыклап үтәсе килә, диспансеризация тикшерүләре ел да үзгәреп тора, кайберләре кулланылыштан төшеп кала. Кайбер анализлар  Казанда карала һәм аның аша яшерен начар чирләр дә күренә. Ә инде алынган анализ нәтиҗәләре буенча диспансеризациянең икенче этабы  кирәкме-юкмы икәне билгеле булачак. Әйтик, нинди дә булса хроник йогышлы авыру бар дигән шик туганда, яисә йөрәк-кан тамырлары авыруы янаганда, онкологиягә шик булганда табиб, бу хакта сезгә хәбәр итеп, өстәмә медицина тикшерүләренә җибәрәчәк.

2015-2017нче  елларда район табиблары барлыгы 17 меңнән артык район кешесенә диспансеризация уздырган. 2410 кешедә әле шикләнү тудырмаган, борчу билгеләре булмаган авырулар барлыгы ачыкланган, 1800 кеше дәвалау һәм профилактик чаралар уздыра башлау өчен табиблар күзәтүе астына алынган, 41 кешедә яман шеш авыртуы, 54 кешедә шикәр авыртуы, 600дән артык кешедә кан басымы авыртуы табылган. Гомумән, берәр авыртуы яки организмда ниндидер тискәре үзгәреш табылмаган кешеләр саны чикле һәм бөтен тикшерелеп баручы кешенең 30%на да җитми.

Өч елга бер тапкыр булса да, табибка күренеп кайтыр өчен вакыт табу авыр түгел, минемчә. Кирәкле тикшерүләрне узып, күпме күңелсезлекләрне урап узарга, бәладән котылырга мөмкин бит. Шуңа күрә, район халкын әлеге мәсьәләгә җаваплы карарга, вакытында диспансеризация узарга чакырабыз.

Быелдан 48 яше тулган ханымнар өчен маммография тикшерүе ике елга бер мәртәбә үткәрелә башлаган. Шунлык белән ул хәзер өч елга бер үткәрелүче диспансеризация белән туры килми. Хөрмәтле хатын-кызлар моны исләрендә тотса иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: