Хезмәт

Диспансеризацияне анализ тапшырмый, УЗИга күренми генә үтә башлаячакбыз...

Диспансеризацияне ничек кенә катгый куймасыннар, чирләр һаман баш калкыта, үз саләмәтлеген турында гел кайгыртып тору кирәк, дилар табиблар. Быелгы 18яшьтән узган гражданнарга диспансеризация үткәрүдә хәйран гына үзгәрешләр бар.

Бу хакта район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Чулпан Илдар кызы Мөхәммәтгалиева белән сөйләшәбез.

– Чулпан Ильдаровна, диспансеризация ике этапта үтә. Башта беренче этабына тукталыйк әле...

– Иң беренче чиратта кешедән диспансеризация үтү өчен ризалык (добровольное информированное согласие) алына. Аннан пациент анкета тутыра. Анда ул үзенең яшәү, туклану рәвеше, начар гадәтләре, нәселдан килган авырулары барлыгы турында яза. Буй, авырлык, бил әйләнәсе үлчәнә. Кан басымы тикшерелә. Кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсе карала. 60 яшьтән узганнарның күз басымы үлчәнә. 36 яшьтән олы ир-атлар, 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар ЭКГ үтә. 30-60 яшьтәге хатыннар онкогинекология мазогы тапшыра. Барлык кешегә да флюорография каралган. 39 яшьтән узган хатын-кызларга маммография үтәсе. Тизәк анализы (яшерен кан булу) тикшерелә. Ир-атларга ПСА анализы бирәсе. МРП(сифилис) анализы поликлиникага мөрәҗәгать иткән һәрбер кешегә елга 2 тапкыр ягъни 6 айга 1 тикшерелерга тиеш...

– Кан һәм бәвел анализы тапшыру, УЗИ үтү... болары юк мәллә хәзер?

– Быелдан канның клиник һәм биохимик, бәвел анализы, корсак куышлыгы әгъзаларына УЗИ үтү юк, 2018 елның 1 гыйнвареннан болар исемлектән төшеп калды. Әмма диспансеризация үтүче сәламәтлегеннән зарланса,бу тикшеренүларне үз участок табибы кирәк дип тапса,бу анализлар да тикшереләчәк. Шулай ук быел ир атлар бира торган ПСА анализы бары тик 45 һәм 51яшьлекләр өчен гена каралган. Диспансеризация узарга килуче ир - атлар, әлбәттә, канәгатьсезлек белдера. Зарлары яки симптомнары була икан, табибы кирәк санаса, яше туры килмәсә дә түләүле рәвештә тикшеренеп була. Беренче этап ахырдан терапевт имзасы белән төгәлләнә. Табиб дөрес туклану, физик активлык,югары гәүдә авырлыгын кимету, кан басымын нормада тоту буенча киңәшләр бирә.

– Икенче этапка күчик?..

– Бу этап кайда да булса берәр органда үзгәреш булуга шик туганда тикшеренүне таләп итә торган этап. Мәсәлән, баш миенең кан йөрешендәге тайпылышларга шик булганда, неврологка күренү кирәк булачак. Брахиоцефаль артерияләрне дуплекслы сканерлау каралган (узи сосудов шеи и головы). Ир-атларда ПСА күрсәткече артык икән, кичекмәстән, урологка яки хирургка күренү кирәк. Тизәктә яшерен кан күренсә, колопроктолог яисә хирург консультациясе һәм ректороманоскопия, фиброколоноскопия кебек тикшеренүләргә юллама бирелә. Тын юллары авыруларына шик булганда , спирометрия(ФВД) уздырыла. Маммография яки гинекология мазогы анализында үзгәрешләр барлыгы ачыкланса, гинекологка күренәсе.1этапта үзгәрешләр булса, ЛОР табибы, күз табибларына да күренәсе була.

– Бу этапта да иң соңгы ноктаны терапевт куямы?

– Әлбәттә, иң соңыннан участок табибына күренәсең. Алга таба да тикшеренү үтү өчен табибларга юллама бирелергә мөмкин. А инде иң мөһиме, берар житди авырту ачыкланса, үз беркетелган участогында диспансер күзәтүгә алынып, даими рәвештә уз участок табибыңа күренеп тору кирәк.

Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: