Хезмәт

"Дүрт саны да төгәл булсын!" Авырлы хатын-кызларны иң еш борчыган СОРАУЛАРГА-ҖАВАП

Сабый дөньяга килгәнче, аны тапкан ананың ниләр кичергәнен алар үзләре генә белә. Медицина никадәр алга китсә дә, бу хакта меңләгән китап язылып, йөзләгән кеше киңәшен бирсә дә, авырга узган хатын-кыз барыбер куркуга кала.

Аларның күңелен еш борчыган сорауларга җавапны Казандагы 18 нче шәһәр хаста­ханәсенең югары категорияле табибы-гинеколог Роза Гариповадан алдык.

– Авырга узган хатын-кызның күңеле нигә болгана?
 – Йөклелекнең баштагы өч аенда булачак әниләрнең күбесе косасы килүдән, баш әйләнү, хәлсезлектән интегә. Иртәнге якта йөкле ханымның үз-үзен начар хис итүе организмда гормоннар үзгәрешенә, стресска һәм арыганлыкка бәйле. Нәрсә ашавыгызга игътибар итәргә, майлы, ысланган ризыклардан баш тартырга кирәк. Ач карынга газлы минераль су эчү яки лимон телеме кабып кую хәлегезне яхшыртачак.
 
– Үтереп ашыйсы килү ешая. Ни сәбәпле?
 – Булачак әниләрнең организмында матдәләр алмашы, шул исәптән кандагы шикәр күләмен җайга салу системасы да үзгәрә. Инсулин гормоны күбрәк эшләп чыгарыла башлый. Шуңа күрә сез, иртәнге аштан соң бер-ике сәгать үтүгә үк, филне кабып йотардай булып ачыгасыз. Шул мизгелдә кандагы шикәр күләмен тикшер­сәгез, аның түбәнәйгән булуын күрер идегез. Ешрак ашагыз, ләкин порцияләрегез кечкенә бул­сын. Артык татлы тәм-том­нардан тыелыгыз, алар инсулин­ның күп эшләп чыгарылуына китерә. Көрпәле ипигә һәм кабыгы салдырылмаган дөгегә өстен­лек бирегез.

– Чәч буярга ярыймы?
– Ярый. Хәзерге заман буяулары составындагы актив матдәләр организмга үтеп керми.
 
– Баланың корсакта хәрәкә­те кайчан башлана?
– Сабыеның иң беренче хәрә­кәтләрен әниләр йөклелекнең дүртенче аенда тоя башлый. Бу хәрәкәтләргә игътибарлы булыгыз: бала артык актив тибенсә яисә озак вакытка тынып калса, табибка күренергә кирәк.

– Ак бүлентекләр ник барлыкка килә?
 – Андый хәлләр булгалый. Аналык җиңсәсенең лайлалы тыш­часы гормоннар тәэсирендә көпшәкләнә, шуңа күрә аның ки­сәкчекләре  гадәттәгедән күбрәк кубып төшә. Моңа борчылырга кирәкми. Ләкин бүлентекләр сары яки яшькелт төстә булса, җенес әгъзалары тирәсендә кызышу, ачыту барлыкка килсә, инфекция эләккән дигән сүз. Табибка барып, мазок анализы бирегез.
 
– Нигә беренче атналарда корсак кинәт зурая?
– Бер дә аптырамагыз. Әлеге дә баягы гормоннар көчле метеоризм (эчкә газ җыелу) китереп чыгара. Моннан котылу өчен, даруларны үз белдегегез белән алып эчәргә ярамый! Даруларны бары тик табиб кына билгели. Ә аңа кадәр 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кап-кайнар су салып тотыгыз да һәр ашау алдыннан стаканның 1/3 өлеше кадәр эчегез. Хәлегез яхшырып китәр.
 
– Бәдрәфкә еш йөрүнең сәбәбе нәрсәдә?
– Зурайганнан-зурая баручы аналык сидек куыгына һаман саен күбрәк басым ясый. Шуңа күрә, сидек куыгы тулмаган килеш тә, сезнең аны бушатасыгыз килә башлый.
 
– Каны – икенче төркем, резус-факторы тискәре булган хатын-кызларны куркытучылар еш очрый. Балага узарга да, аны ахыргача күтәреп бетерергә дә кыен булачак, янәсе. Чыннан да шулаймы?
– Кан төркеме һәм резус-фактор йөккә узу һәм бала күтәрү мөмкинлегенә тәэсир итми. Әгәр хатын-кызның резусы тискәре, ә ир-атныкы уңай булса, баланың резусы уңай да, тискәре дә була ала. Яралгының резусы әнисенеке кебек булмаса, резуслар конфликты килеп чыгу ихтималы бар. Йөкле­лек чорында яралгы­ның антигеннары соңгылык аркылы әнисенең канына үтеп ке­рергә һәм антитән­чекләр барлыкка китерергә мөм­кин. Беренче йөклелек вакытында канда антитәнчекләр күп булмый һәм балага зыян китерә алмыйлар. Икенче, өченче йөклелек вакытында артканнан-арта барып, алар соңгылык аркылы яралгы­ның канына каршылыксыз үтеп керергә, аның уңай резуслы эритроцитларын һәм кан ясаучы органнарын зарарларга сәләтле. Шуның нә­тиҗәсендә балада кан оемау чире барлыкка килү ихтимал.
 
Балага узарга ниятләгәч, резусы тискәре булган хатын-кыз резуска карата антитәнчекләр булу-булмавын тикшертергә тиеш. Алар булмаса, йөклелекне планлаштырырга мөмкин. Аннары 7 нче атнадан башлап ай саен, антитәнчекләр микъдарын тикшертеп торалар. Йөклелек барышында антитәнчекләр барлыкка килмәсә, 28 – 30 нчы атнада һәм бала тапканнан соң 72 сәгать эчендә резуска каршы иммуноглобулин уколы салалар. Ул ан-титәнчекләр барлыкка килүгә комачаулый.

 

Фәния ШӘРӘФЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.03.2018

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: