Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Федоров калдырган бүләк

СССР чорында офтальмология юнәлешендә иң танылган академик Федоровны мин Чабаксарда туган дип уйлый идем. Ялгышканмын, Украинада туган икән, Ростов-Донда медицина институтын тәмамлаган. Шул шәһәрдә һәм Свердловск өлкәсендәге сырхауханәләрдә хезмәт куйган.

31 яшендә күз авыруларын дәвалау өлкәсендә кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, аны 1958 елда Чабаксар шәһәрендәге күз клиникасына җибәргәннәр. Нәкъ менә шушында, 1960 елда, СССРда беренче булып, ул ясалма хрусталик ясау технологиясен иҗат иткән һәм аны кешеләр күзендә алмаштыру эшен башлап җибәргән. Советлар иленең беренче хрусталигын нәкъ менә биредә, Чабаксар шәһәрендәге хәрби заводларның берсендә ясаганнар. Бер елдан Федоровны Архангельск шәһәренә эшкә җибәргәннәр. 1967 елда докторлык диссертациясе яклаганнан соң, Мәскәүгә күз проблемалары буенча махсус­лашкан лабораториягә чакырып алганнар. Ул биредә дә җиң сызганып эшкә керешкән. Дөньяда беренчеләрдән булып глаукома авыруын дәвалый башлаган, катарактаны дәвалау буенча хирургик конвейер системасын керткән. 1986 елда аның җи­тәк­челегендә Мәскәүдә МНТК (межотреслевой научно-технический комплекс) “Микрохирургия глаза” барлыкка килгән. Янә унбер шәһәрдә ул әлеге комплексның филиалларын булдырган. Италия, Испания, Германия, Польша кебек ил офтальмологлары аның эш үрнәген югары бәяләгән, үзләре­нә кабул иткән. Шулай итеп, күз галиме бөтен дөньяга танылган.

Чабаксардагы үзәк (аны филиал дип кенә атау уңайсыз) — нәкъ менә ул калдырган бүләк. әлеге клиника пансионатының икенче катындагы бер бүлмә диварына “Биредәге номерда 1987-2000 елларда академик Святослав Федоров яшәде” дигән мемориаль такта эленгән. Кызганыч, мәшһүр табиб 2000 елда вертолет казасында вафат булган. Бу фаҗигане болганчык еллар нәтиҗәсе дип, шул еллар белән бәйләүчеләр дә бар. Шунысы хак, Федоров Чабаксарны үз иткән. Ул төзетеп калдырган комплекс бик зур һәм әле дә дәрә­җә­ле (рәсемгә күз салыгыз). Дөрес, ул мөстәкыйль түгел, Мәскәүгә буйсына. Бирегә Архангельск-Мурманск, Самара-Саратов төбәкләреннән дә, Мари Иле, Удмуртия, Киров өлкәсеннән дә, Татарстаннан да килүчеләр бихисап. Шимбә-якшәмбедән кала биредә һәр атнада 350 кешенең күзенә операция ясала. “Безнең филиал гына да 30 ел эчендә 550 мең пациентны якты дөньяга чыгарды”, — дип горурлана биредә хезмәт күрсәтүче Федоров шәкертләре.

“Энәсеннән җебенә кадәр”

Клиника-комплекска килгән һәр пациентның күзләрен табиблар җентекләп, кат-кат тикшерәләр. “Диагностика” дип аталган кабул итү залында күзләрне төрле яклап өйрәнү өчен барлыгы 30 бүлмә булдырылган. Утызберенчесе — чамадан тыш зур операция залы. Операция алды бүлмәләрендә ике күзнең дә барлык төр характеристикаларын, мөмкинлекләрен тикшерәләр, анализлыйлар. Авыруның төренә карап һәр пацент берничә сәгать дәвамында әнә шул бүлмәләрнең кимендә ун-унбише аша үтә.

Күзне саклаучы мөгез катлам (роговица) чиста түгел, бозылган, юкарган яки механик зарарланган икән, аны алмаштыру сорала. Бу бик катлаулы һәм җаваплы эш санала. Мөгез катламның донорлары бары тик моргларда гына була. Аны үз вакытында бик төгәллек белән кисеп алалар һәм туңдыргычларда саклыйлар. Операция ясаганда пациентның зарарланган мөгез катламын кисеп алып, аның урынына донордан алынганын тегеп куялар. Шундый операцияне бер күзгә ясау йөз илле меңгә төшә диләр. Шулай да күзнең тулысынча төзә­ләчәгенә гарантия бирмиләр, “иллегә-илле” дип кисәтәләр.

Күз кечкенә орган булса да, төзелеше шактый катлаулы. Мөгез катлау артындагы махсус капчыкта (капсулада) хрусталик утыра. Капсула ике яклап урнашкан мускуллар белән идарә ителеп, күзнең ерактан яки якыннан күрүен көйли. Яшь кешеләрнең хрусталигы үтә күрен­мәле була. Кырык-илле яшькә җиткәч, хрусталик матдәсе тоныклана башлый. Бу инде катаракта дигән сүз. әлеге тайпылышны табиблар дүрт стадиягә бүлә. Иске ысуллар белән катарактаны дәвалаганда, ягъни хрусталикны алмаштырганда, дүртенче стадиягә җиткәнне көтәргә кушканнар. Хәзерге яңа ысуллар белән икенче яки өченче дәрәҗәдә вакытта хрусталикны алмаштыру яхшырак дип саныйлар, чөнки дүртенче дәрәҗәгә җиткән очракта хрусталик матдәсе шактый куерган була. Аны башта ультратавыш белән ваклыйлар, аннары суыртып алалар. Катаракта дүртенче дәрәҗәгә җиткән очракта, капсуланы чистартып бетереп булмау ихтималы бар икән. Катарактага операция ясап, хрусталикны алмаштыру күз клиникасында иң гади операция санала. Гадәттә ул ярты сәгать дәвам итә. Операциядән үз аягың белән чыксаң да, биредәге пансионатта өч көн дәвалану мәҗбүри. Ике сәгатьтән ике сәгатькә күзгә дару тамызалар, көн саен аппараттан карыйлар, күзгә укол кадыйлар. әгәр дә өч көннән хрусталик үз урынына дөрес урнашса, бер атна эчендә икенче күзнең хрусталигын алмаштыру өчен операциягә керә аласың. Ун көнгә кадәр организмда иммунитет саклана. Вакыт шул сроктан артып киткән очракта икенче күзгә операцияне бер ай узгач кына ясарга мөмкиннәр. Гадәттә, күзнең бүтән өлешләрендә тайпылышлар булмаса, хрусталикны алмаштырган күз икенче көнне үк 80-90 процент (таблицадагы 8-9 юлны уку) күрә башлый.

Күз төзелешендә хрусталик капчыгы артында пыяласыман матдә (стекловидное тело) урнашкан. Ул сыеклык үтә күренмәле булырга тиеш. Аның басымы (күз басымы дип атала) билгеле бер нормада булу зарур. Ул артып киткән очракта глаукома башланырга мөмкин дип санала. Матдә тоныклана, анда төрле “шарлар йөзә” башлый. Күзнең әлеге өлешен тукландырып торучы кан тамырлары төзек булырга тиеш. Гадәттә, организмда артериаль кан басымы арткан очракта (гипертония) күзне тукландырып торучы кан тамырларына да көч килә. Бу глаукоманың башлангыч чорына китерергә һәм алга таба аны үстерергә мөмкин. Канда шикәрнең артык күп булуы да (диабет) глаукоманы кискенләштерә. Биредә глаукоманы да операция ясап дәвалыйлар, әмма чир азып китмәгән булырга тиеш, диләр.

Ниһаять, күзнең иң арткы стенасы — сурәт хасил була торган “экран”. Аны челтәр катлау (сетчатка) дип йөртәләр. Челтәр катламны туендырып торучы кан тамырларының томалануы (тромб) күзне кинәт сукыр калдырырга мөмкин. Нәтиҗәдә, челтәр катламның бер өлеше бозылу (макулодистрофия), бер өлеше урыннан кубу (отслоение) кебек күренешләр шулай ук шактый катлаулы проблема санала. Челтәрнең купкан өлешен лазер белән ябыштыралар. әмма мондый операциядән соң бик нык сакланырга кирәк. Артык авыр эш эшләсәң, операция булып бер ел үткәч тә, яки күбрәк вакыттан соң да ябыштырган өлешнең урыныннан кубуы ихтимал. Гомумән, челтәр катламны кояш һәм сварка яктысыннан, кискен хәрәкәтләрдән саклау аеруча мөһим. Күзләребезнең кан тамырларында тромблар булмасын өчен нерв киеренкелегеннән сакланырга кирәк, диләр.

(Дәвамы бар)

Рәфхәт ЗАРИПОВ.

Балтач районы, Түнтәр авылы.

tatyash.ru

Фото: tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күз

2
X