Хезмәт

Фобия – нәрсә ул?

Курку – ул һәр кешегә табигать тарафыннан салынган үз-үзен саклау инстинкты. Куркуны ике төргә аералар: нормаль һәм патологик, ягъни уйлап чыгарылган.

Нормаль курку һәр сәламәт кешегә хас нәрсә, ул мөмкин булган куркынычны искәртә. Патологик курку исә берничек тә үз-үзеңне саклау инстинкты белән бәйле түгел, аны фобия диләр.

Киң билгеле психолог, “Паника, курку һәм фобияләрне тулысынча җиңү” дип аталган популяр китапның авторы Александр Ватолин әйтүенчә, фобияләр безнең тормышта шактый киң таралган. Төп билгеләре – үзен куркытучы объектны күргәндә кешедә мускулларның киеренкеләнүе, хис-тойгыларның куркудан “дулавы” күзәтелә. Фобияләр адәм баласының мөмкинлекләрен чикли һәм аның бөтен тормышына тәэсир итә. Куркучының якыннары аны ничек бар, шулай кабул итәргә дә, аның фобиясе белән көрәш ачарга да мөмкиннәр. Әлбәттә, алар фобиядән изаланучының хәленә керә белсәләр, бик тә яхшы.

Александр Ватолин белдерүенчә, проблемага, гадәттә, түбәндәге хәлләрнең берсе сәбәп була:

* психик травма алу яки авырлы чакта алган травма;
* балачакта алынган травма;
* үсмер чакта алынган травма;
* үсеп җиткәннән соң алынган травма.

Фобия белән төрле ысуллар ярдәмендә көрәшергә мөмкин: монда психологлар да ярдәмгә килә ала, төрле тренинглар, үз белемеңне күтәрү һ.б. да.

Ләкин шундый фобияләр була, адәм баласы алар белән яшәү мөмкин түгел дип саный һәм котылырга тырыша. Бу очракта, әлбәттә, бары тик белгечләргә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Психологлар һәм психиатрлар, психотерапевтлар һ.б. барсы да ярдәм итәргә мөмкин, алар моны төрле ысуллар белән эшли. Бүген күпләр түләүле хезмәтләргә мөрәҗәгать итә, анда хаклар төрлечә. Акчада эш тормасын, чөнки нидән дә булса гел куркып яшәү авыр, ди табиблар. Шул ук вакытта фобиягез белән бергә, “юлдаш” проблемалардан да котылуыгыз мөмкин. Ә менә фобияне үзаллы җиңәргә тырыш-сагыз, аны тирәнгәрәк куып кертү куркынычы бар икән. Ул чакта инде проблема барыбер әйләнеп кайтачак...

Фобия бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүчеләрне аулый: бүген күпләр кешеләр күмәк булган урыннарга керергә курка, кулларын кат-кат юып микроблардан котылмакчы була, ә кемнәрдер 20-30 яшьтән үк киләчәк картлыктан куркып акылдан язар чиккә җитә...

Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр гына булса да көчле курку хисен тоя: бөтенләй курыкмау-чылар дөньяда юк. Адәм баласына курку хисе һәрвакыт хас, ни өчен дигәндә, курку – үз-үзеңне саклау инстинктының нигезе дидек. Ләкин әгәр дә кеше бернинди сәбәпсезгә дә курыкса?

Замана мегаполислары (кешеләр күп яшәгән шәһәрләр, мәсәлән) мондый тайпылышларга аеруча бай, чөнки аларда нерв системасын “кытыклаучы” нәрсәләр бихисап. Фобиягә бирешүчән кешеләр арасында аеруча сәламәтлеге өчен, транспорт һәм социаль тормыш үзенчәлекләре белән бәйле нәрсәләрдән куркучылар күп. Интернетта бүген күптөрле төркемнәрне табарга була: кемнәр нәрсәләрдән курка, алар берләшәләр, бер-берсенә киңәш бирәләр, ярдәм сорыйлар.

Фобия белән изаланучыларның күбесе башкалар белән бәйләнешкә керергә атлыгып тормыйлар, үзләренең курку турындагы тарихларын да алар теләсә кемгә сөйләп бармыйлар, үзләре кебекләр белән генә бүлешәләр. Ләкин арада үзләренең проблемалары эчендә генә кайнамаган, ә аларны башкалар белән дә бүлешүчеләр бар. Менә шундый тарихларның берничәсен сезгә дә бәян итәргә булдык, хөрмәтле гәзит укучылар. Бәлки, сез алар арасында үзегезне күрерсез һәм кирәк икән, белгечләргә мөрәҗәгать итеп, фобиядән котылу чарасын эзләрсез.

Демофобия – кеше күп җыелган урыннардан курку
20 яшьлек Ирина үзенең куркуы хакында кечкенәдән белеп үсә: ул күмәк халык җыелган урыннардан курка.

– Тирә-ягымда кеше күп булса, миндә паника башлана, бар дөнья зырлап әйләнә башлаган кебек була, күзләрем берни күрми башлый, – ди ул. – Бераздан бу халәтем җиңеләя төшә. Бу фобия миңа яшәргә комачаулык итә, ләкин әкренләп үземне кешеләр күп җыелган урыннарда булырга өйрәтә башладым инде. Ә менә кинәт халык арасында калсам – куркыштан үлә язам!

Кызның куркуы, үзе әйтүенчә, гаиләсендә алган тәрбия нәтиҗәсе. Болар хакында ул сөйләргә яратмый. Аңа куркуын җиңү өчен белгеч белән эшләргә кирәк.

Аэрофобия – самолетта очарга курку

40 яшьлек Фатыйма исә самолетта очудан курка икән. Гаиләдә акча проблемасы булмаса да, алар балалары белән күбрәк автомо-бильдә сәяхәт итәләр. Балалар әниләренең фобиясе хакында белә һәм аның хәленә кереп, ерак чит илләргә ялга барасылары килсә дә, бу уйларыннан кире кайталар.

– Мин үз фобиям белән көрәштем, яшь вакытта хәтта стюардессалар курсына да йөрдем. Ләкин үз куркуымны җиңә алмадым, – ди Фатыйма. – Хәтта күктә очкан самолетны күрсәм дә тыным буыла, кайда кереп качар урын эзли башлыйм. Куркуымны җиңәр өчен, бәлки, вакытында психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк булгандыр. Хәзер инде соң дип уйлыйм...

Клаустрофобия – ябык, кысан урыннардан курку

35 яшьлек Динә үзенең фобиясен зур хәвеф тудыра торган түгел дип саный. Ул бары тик тар-кысан биналарда булудан кача икән. Әгәр дә андый урынга керергә туры килсә, башка берәүләрне иптәш итеп ала.

– Башта моның фобия икәнен аңламадым, бары тик лифтка яки башка кечкенә бинага кергәндә күңелем шомлануны тоя идем,– ди Динә. – Ярый әле, бүгенге көнгә кадәр лифтта бикләнеп калганым юк, юкса, куркудан йөрәгем ярылуы бар. Ә болай мин үземнең фобиямне хәтта сәламәтлек өчен файдалы дип тә уйлыйм әле: чөнки әгәр унынчы катка менәргә кирәк икән, лифтка берүзем кермим, ә җәяүләп менеп китәм. Күпләр миндә мондый проблема барлыгы хакында уйлап та карамый, ә сәламәтлек өчен тырыша дип уйлый.

Динәнең ябык мохиттә калудан куркуына абый-апалары сәбәпче булган. Алар кечкенә кызчыкны кечкенә, тар шкафка ябып куеп уйнаган булганнар...

Агорафобия – ачык мәйданнарда һәм кешеләр күп булган урыннар-дан курку .
40 яшьлек Марсель – тәрҗемәче. Ул зур мәйданнарда һәм биналарда, кешеләр күп йөри торган урын-нарда булудан курка.

– Фобиямнең ничек аталуын белмим, ләкин мин өйдән чыгудан куркам,– ди ул. – Мин социофоб түгел, шулай да йортымнан чыгып китү минем өчен авыр. Бүген чат саен ачылган супермаркетлар, сәүдә үзәкләре минем җан тынычлы-гымны ала, күңелем болгана, учларым тирләп чыга, тын җитми интектерә. Шуңа да мин күбрәк өйдә эшлим, хатын, балалар кем укуда, кем эштә. Урамда саф һава сулап йөреп керергә дә, кафеларга ял итәргә барсам да кем беләндер барырга тырышам, чөнки “бер-бер хәл килеп туса, миңа беркем дә ярдәмгә килмәс” дигән уй тынгы бирми.

Фобия белән изаланучыларның күбесе башкалар белән бәйләнешкә керергә атлыгып тормыйлар, үзләренең курку турындагы тарихларын да алар теләсә кемгә сөйләп бармыйлар, үзләре кебекләр белән генә бүлешәләр. Ләкин арада үзләренең проблемалары эчендә генә кайнамаган, ә аларны башкалар белән дә бүлешүчеләр бар.

Элекке белән чагыштырганда, хәлләренең торган саен катлаула-нуын, курку хисенең көчәя баруын әйтә Марсель. Һәм тиз вакыт эчендә ярдәм итүне сорап психотерапевтка барырга ниятли.

Мизофобия – пычранудан яки ни белән булса да зарарланудан курку
50 яшен тутырган Римма исә нинди дә булса чир эләктереп зарарланудан курка. Бу курку аңа транспортта да, урамда да, эштә дә, хәтта йортында да тынгы бирми.
– Мин микроблардан нык куркам. Гомум транспортта эшкә барып кайту – минем өчен үлем белән бер, – ди ул. – Шуңа да мин күбрәк маска киеп йөрергә тырышам. Башта кыенсына идем, инде өйрәндем. Кешеләр аңлыйлар кебек: сүз әйтүче юк. Минем сумкамда һәрвакыт бактерияләргә каршы чаралар тулып ята: салфеткалар, куллар өчен махсус гель, хлоргексидин, спиртлы лосьон һ.б. Өйгә кайтып кергәч тулы бер ритуалны башкарам: башта җентекләп киемнәремне чистартам, телефон һәм сумкамны сөртәм, компьютерымны бактерияләргә каршы чара белән эшкәртәм һ.б. Дөрес, бу шактый вакытны ала, аның урынына, мин тынычланып калам.
Римма пычрактан куркып кына калмый, ул үзенең сәламәтлеге турында да нык кайгырта. Нормадан аз гына тайпылыш сизсә дә, табибка йөгерә икән.
– Күптән түгел кулымны кистем. Яра кечкенә булса да, миндә көчле паника башланды. Якыннарым миннән көлде генә: 2 көннән эзе дә калмас, диделәр. Төн буена йокламадым, иртүк табибка бардым, анализлар тапшырдым. Нәтиҗәләрнең яхшы булуын күргәч кенә тынычландым. Мин үземнең фобиямне файдалы, сәламәт-легемне саклау өчен мөһим дип исәплим.
 

Телефобия – телефоннан сөйләшергә курку

60 яшьлек Ринат телефон шалтырагач җавап бирергә курка икән.
– Бу тормышта бик күпне кичерергә туры килде: аларның барсын да диярлек миңа телефон аша хәбәр иттеләр, – ди ул. Мәсәлән, әниемнең һәм бердәнбер апамның вафатын, эшемдә шартлау булганын, ике хатынымның да хыянәтен миңа телефон аша җиткерделәр. Менә хәзер телефон шалтыраса, миндә курку хисе уяна, җавап бирергә батырчылык итми торам, кайчак җавап та бирмим. Шуның аркасында танышларым, туганнарым белән ачуланышып бетәбез. Аңлыйм, тиз вакыт эчендә берәр яхшы белгечкә күренергә кирәк миңа...

Социофобия – җәмәгатьчелек урынында булудан курку

20 яшьлек Юлия үзенең фобиясе турында 7 яшьтән үк белә.
– Балачакта мине әти-әнием чыршы бәйрәменә алып барды. Шул чакта клоун яныма килеп, миңа фольгадан эшләнгән кар бөртеге тоттырды. Мин аңа карап-карап тордым да, залның иң ерак почмагына барып качтым, мине кәнәфиләр артыннан чыгара алмый гаҗиз булдылар. Күмәк кеше җыелган урыннарда булу, аеруча чыгыш ясау – әйтеп бетергесез авыр сынау. Мондый фобияне мин беркемгә дә теләмәс идем.

Геронтофобия – карт кешеләрдән яки картаюдан курку
Мондый курку 22 яшьлек Рәйсәдә күптән түгел барлыкка килгән. Карт кешеләрне күргәндә ул үзенең хисләрен тыя алмыйча елый башлый.

– Картларны жәлләү хисе бер ел чамасы элек башланды, – ди кыз. – Бердән, карт кеше үзе жәл, икенчедән, әгәр Ходай гомер бирсә, әнә шулай картаю, битләр шәлперәю, баш әйләнүдән куркып таякка таянып йөрү көтә бит дип уйлыйм да, тыела алмый елый башлыйм...

Ә сезнең арада нидән дә булса шулай нык курыккан, төрле фобияләр белән интегүчеләр юкмы? Булса, бу хакта редакциягә язып җибәрегез.

Гөлара Арсланова

Фото: omet-rb.ru

Реклама
Теги: курку
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: