“Газизләрем мине тормышка кайтарды”
Табиб хатасы нәтиҗәсендә инвалидлар коляскасына утырырга мәҗбүр булган Лиана Сәмигуллина ирендә, улында юаныч табып яши
Бала дөньяга килгәнче үк аның язмышы язылган була, диләр. Чыннан да, көтмәгәндә әллә нинди сынауларга дучар була кеше, уйламаган җирдән шатлык-сөенечләр кичерә. Ә ниндидер күңелсез хәлләргә тарысак, иң башта җәмгыятебезгә, янәшәдәге кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Башлыча, гаиләнең никадәр мөһим икәнлеге менә шундый вакытларда аңлашыла да инде.
Чыннан да, сынаулар беркемгә дә юктан гына бирелми. Дөнья үзгәрде, кешеләр матди табыш артыннан куа, дисәләр дә, мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт һәм бер-береңә төрлечә ярдәм итү бүген дә күпләргә яшәргә көч бирә. Бу сүзләрне күбрәк озак еллар кулга-кул тотынышып, бергә утны-суны кичкән парлар әйтсә дә, яшь гаиләләр арасында да шушы сүзләрнең асылына төшенгәннәр җитәрлек. Шундыйларның берсе — Чакмагыш районында яшәүче Лиана һәм Илдар Сәмигуллиннар.
Лиана 1988 елның 8 ию-лендә Пермь краеның Тюинск авылында күпба-лалы гаиләдә дөньяга килә. Алар яшәгән авылда Сәми-гуллиннар бердәнбер татар гаиләсе була. Фидарис абый һәм Наилә апа балаларын, безнең халыкка хас булганча, гадел, бер-берсенә ярдәмчел, туган җанлы итеп тәр-биялиләр. Лиананың зур әнисе Балтач районының Тутагач авылында яши. Кыз, каникуллар вакытында еш кына аның янына кайтып, матур табигать кочагында урнашкан авылның ямен, анда яшәүче халыкның эчкерсезлеген, авылда сакланган гореф-гадәтләрне күреп үсә.
— Зур әнием янына кайтканда шатлыгымның чиге юк иде. Ул да безне сагынып көтеп алып, безнең вак мәшәкатьләребез белән кайнап, вакытын күңелле үткәрә иде, — дип искә ала балачагын Лиана.
Мәктәп тәмамлагач, кыз укуын Казанда яисә Уфада дәвам итәргә хыяллана. Лиана, әти-әнисеннән, туган җиреннән озакка аерылып тора алмаячагын аңлагач, Уфадагы Русия дәүләт социаль университетына укырга керә. Беренче курста укыганда ук булачак ире Илдар белән таныша.
— Без бәләкәй чакта зур видеокассеталар бар иде. Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи һәм башка татар артистларының концертларын көннәр буе карарга да риза идем, чөнки мине сәхнә, артистлар тормышы бик кызыксындыра иде. Укуымны тәмамлаган вакытларда үземнең дөрес һөнәр алмавымны аңладым. Очраклы рәвештә генә “Туган тел” телеканалына эшкә килдем. Бу канал татар-башкорт эстрадасы җырлары, артистлары тормышын чагылдыра. Мин үземне, чыннан да, суда йөзгән балык кебек хис итә идем. Эшемне никадәр яратуымны әйтеп бетергесез. Чыннан да, янәшәмдә яраткан тормыш иптәшем, көн дә иртән ашкынып барган эшем бар. Ә озакламый үземнең әни буласымны да аңладым. Хатын-кыз өчен моннан да зуррак бәхет юктыр, — ди Лиана.
Бәхеткә төренгән 9 ай күз ачып йомган арада үтеп тә китә. Инде хатын балага чирләгәч, Илдар, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, Лиана белән бала тудыру йортына юнәлә. Тик булачак әнине, “Иртә килгәнсең”, дип, кире кайтарып җибәрәләр. Авыртынуларга түзә алмаган хатын, өйдә берничә сәгать интеккәннән соң, төнлә янә дәваханәгә барырга мәҗбүр була. Икенче көнне генә табиб хатын янына килеп, бала дөрес ятмаганлыктан операция эшләргә кирәклеген әйтә. Бу вакытта инде Лиана барысына да әзер була, баласы гына исән булсын. Хатынга төрле документларга кул куярга кушкач, ул аларны укып та тормый. Үзенең һәм баласының гомере өчен көрәшкән вакытта боларның никадәр мөһим булуын аңламый ул.
Хатынның арка миенә өч укол кадап, наркоз бирәләр.
— Эчемне скальпель белән кискәннәрен сизеп яттым. Моны табиб күргәч, битемә битлек кидерде. Аннары нәрсә булганын хәтерләмим, — дип, күз яшьләрен яшерергә тырыша хатын.
Кичке сәгать 11дә генә аңына килә Лиана. Палатадагы хатыннарның сабыйларын имезеп утыруын күргәч, ул да улын китерүләрен сорый. Шәфкать туташы тупылдып торган малайны әнисе-нең куенына китереп сала. Лиана да баласын имезер өчен торырга уйлый, әмма аякларын кузгата алмый. Хатынның урыннан тора алмавын күргәч, шәфкать туташы аны тынычландырырга тырыша. “2-4 сәгатьтән аякларыгыз йөри башлаячак, ә әлегә ял итегез, иртәгә сезгә бик күп йөрергә туры киләчәк. Балага тикшерү үткәрергә кирәк бит”, — ди.
Икенче көнне иртәнгә хатынның хәле тагын да начарлана. Аны яңадан реанимация бүлегенә күчерәләр. МРТ хатынның арка миендә зур гына гематома барлыгын күрсәтә. Берничә көннән шушы гематоманы алыр өчен янә операция кичерергә туры килә Лианага. Аннары хатын өчен реанимациядә, чын-чынлап, газапка әверелгән көннәр башлана. Аның хәле көннән-көн начарлана. Әти-әнисе Лиананы, бу дәваханәдән алып, Куватов исемендәге республика дәваханәсенә илтә. “Ярый вакытында килгәнсез. Без бит сезне “теге дөньядан” тартып алдык”, — ди аңа соңрак мондагы нейрохирурглар.
Лиана дәваханәдә булганда кечкенә Камилне аның әти-әнисе тәрбияли. Дүрт ай хатын ире Илдар белән дәваханәдә ята.
— Тәүге вакытта без Илдар белән бер-беребезгә сүз дә әйтә алмый идек. Мин йокыдан уянам да, аның караватка башын салып йоклавын күргәч, күзләремнән яшь тәгәри башлый иде. Минем елаганны күргәч, аның да күңеле тула. Икебез дә нишләргә, арытаба ничек яшәргә икәнен аңламый идек, чөнки табиблар миңа гомер буе шушы караваттан тора алмаячагымны әйтте.
Алай гына да түгел, сөттән тулышкан күкрәгемнең авыртуына чыдарлык түгел иде. Ә Камилгә бернинди балалар азыгы да ярамый, аллергиядән интекте. Илдар мине нинди генә халәттә күрмәде. Физик яктан чикләнүем генә түгел, улым янына ашкынуым, яшәвемнең мәгънәсен югалтып елауларым — барысына да ул шаһит булды, — ди хатын.
Лиананы дәваханәдән чыгарганда Камил, инде бераз үсеп, ят һәм “үз” кешеләрен аерырга өйрәнгән була. Ниһаять, көтеп алынган көн туа. Бердәнбер көнне Илдар, Лиананы күтәреп, өйләренә алып керә. Билгеле, Камил әти-әнисен танымый, ятсынып елап җибәрә.
Коляскада гына хәрәкәт итә алган Лиана ел ярым бер дәваханәдән икенчесенә, бер күрәзәчедән, дәвалаучыдан башкасына йөри, әмма аңа ярдәм итә алырлык кеше табылмый. Гаилә Чакмагышка, Илдарның әти-әнисе янына күченеп кайта. Биредә гаилә башлыгы эшкә урнаша, Камилне балалар бакчасына урнаштыралар. Тормыш шулай үз агымы белән дәвам итә. Лиана да коляскада хәрәкәт итеп булса да яңадан яшәргә өйрәнә. Ләкин берничә ел аякларына басмаганлыктан, хатынның аяклары бик нык ябыга һәм янә бер-бер артлы авырлыклар килә.
Шул вакытларда гаилә таныш-белешләреннән Кырымның Саки шәһәрендә шундый авырудан интегүчеләргә яр-дәм итүчеләр барлыгын ишетеп кала. Ләкин Башкортстан белән Кырым арасы — 2500 чакрым. Бу араны үтү сәламәт кешегә дә җиңел түгел. Инде барысына да әзер булган Лиана ире белән машинада ерак җиргә юл тоталар. Өч тәүлеккә якын бара алар бу шәһәргә.
— Бурденко исемендәге шифаханәдә минем кебек авыруларны балчык ярдәмендә дәвалыйлар. Илдар иртән мине шушы дәвалау процедурасына илтә, ә кичен инструктор белән төрле күнегүләр ясыйбыз. Биредә мине беренче тапкыр ходункига бастырдылар. Моның өчен аякларга башта махсус итекләр кидерделәр. Күңелемдә киләчәктә йөри алачагыма өмет чаткысы гына түгел, ялкын кабынды.
Саки — минем кебек коляскада йөрүчеләр шәһәре. Бирегә дөньяның төрле почмагыннан киләләр. Анда халык бер-берсе белән ихлас аралаша, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Андагыларның һәркайсы — язмышның ниндидер сынавын үткән кеше-ләр. Алар, чыннан да, сәламәтлекнең, гомернең кадерен ныграк белә, — ди Лиана.
Сәмигуллиннар бу ходункины үзләре белән алып кайта. Ел дәвамында Илдар, кич эштән кайткач, хатынын шушы ходункиларга бастырып, өй буйлап йөрергә ярдәм итә. Шулай Лиананың аяклары акрынлап көч җыя. Билгеле, инде ничә ел коляскада булган Лианага бу гына җитми, аларга янә шушы шәһәргә барып, дәвалау курслары алырга кирәк була. Әмма бу зур чыгымнар таләп итә.
— Мөмкинлекләре чикле булган кешегә никадәр чыгымнар таләп ителүен үз башына төшкәннәр генә аңлый. Яңадан Сакига барырга акча таба алмагач, балалар тудыру йортын судка бирергә мәҗбүр булдык. Безгә ярдәм итә алырлык адвокат табу бик авыр булды, чөнки мин кул куйган документлар безнең судта җиңеп чыга алуыбызны шик астына куя иде. Кызганычка каршы, имза куйганда минем нинди хәлдә булуым беркемне дә кызыксындырмады.
Ходай барысын да күрә, ишетә, диюләре хак. Мин бик яхшы, киң күңелле бер кеше белән таныштым. Ул, чыннан да, бүген дә миңа икенче әтием кебек. Ул күрсәткән изгелекләрне әйтеп бетергесез. Ул безгә шушы адвокатны табып бирде дә инде. Ике ел дәвам иткән судлашудан соң, ниһаять, без җиңеп чыктык. Моның өчен һәрвакыт яныбызда булган адвокатка чиксез рәхмәтлебез. Бу җиңү минем янә аякларыма баса алачагыма өмет тудырды...
Лиананы иң бәхетле иткән — әни булган, шул ук вакытта, аны коточкыч сынауларга дучар иткән көн үтүгә биш ел ярым үтеп киткән. Һәр көне сызлануларга уралган аның. Шул ук вакытта, бу елларның һәр минуты якыннарының, иренең ярдәменә, яратуына чорналган, күз алмасы кебек улы аңа яшәргә өмет биргән.
— Камил минем ни өчен атлап йөрмәвем белән еш кына кызыксына. Һәр кич йокларга ятар алдыннан Ходайдан минем аякка басуымны сорый.
Минем өчен табиблар ике төргә бүленә — дәвалаучылар һәм чиргә сабыштыручылар. Минем дә беркайчан да караваттан тора алмаячагымны фаразлаганнар иде. Операциядән соң ике атна үткәч, табиб булмаганда урыннан торырга батырчылык иттем. Башта гәүдәмне 20 градус почмак белән күтәрә алдым, аннары 40... Ниһаять, 90, мин утырам!!! Башым әйләнә, кулларым белән порученьнәргә ябышам, әмма мин утырдым!!! Моны күргән табиб мине бик нык тиргәде. Хәзер инде аякларыма басмаячагыма күндерергә тырышучылар да бар. Барыбер басачакмын! Минем сөеп туймас улым, өзелеп яраткан ирем, якыннарым бар. Мин аларга кирәк, мин алар белән көчле. Бу авырлыклар кайчан да булса артта калачак, — ди Лиана.
Яшь хатынның бу сүзләреннән соң өстәр сүз дә юк сыман. Берничә ел элек бер табибтан интервью алганда, үлемгә китергән чирләрне авыруга әйтү кирәкме, бу аның өметен өзү түгелме, дип сораган идем. “Һәр авыруның күңел торышын күрә белергә кирәк. Кемдер бик нык яшәргә тырыша, бер мөмкинлекне дә кулыннан ычкындырмый, көрәшә. Андыйлар авыруны җиңә дә. Ә икенчеләр тормыштан арыган була, алар яшәүнең мәгънәсен тапмый, күрәсең. Андыйларга ничек кенә ярдәм итәр-гә тырышсаң да, чирләреннән котыла алмый”, — дигән иде. Лиана табибның бу сүзләрен янә исбатлады.
— Табиб хатасын исбат итү бик катлаулы. Ә балалар тудыру йортындагысын — аеруча. Минем хәлдә калган хатын-кызлар бик күп. Кызганычка каршы, алар турында сөйләүчеләр аз. Без бер-беребезгә ярдәм итсәк кенә авырлыкларны җиңә алачакбыз, — ди ул.
Лиана бүген Инстаграм социаль челтәрендә бик күп кешеләр белән аралаша. Аңа илнең төрле почмагыннан шундый хәлгә тарыган хатын-кызлар яза. Ул аларга чын күңелдән ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Һәм үзе дә алар белән бергә якты килә-чәккә өметләнә. Чыннан да, янәшәсендә йөгереп йөрүче улы, яратып туймас тормыш иптәше булганда башкача булу мөмкин дә түгел. Уңыш-лар сиңа, Лиана! Тырыш, бирешмә, син барысын да җи-ңеп чыга алачаксың! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көн-нәрендә мин нәкъ синең ке-бекләрне котлар идем!
Гөлия Гәрәева.
Чакмагыш районы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев