Глаукома вакытында саф һавада йөрү файдалы
Глаукома булганда, күз эчендәге басымны төшерү белән бергә, күздәге кан әйләнешен яхшырту мөһим. Аның өчен туклану рационына А, В, С, Е төркеме витаминнары кертергә кирәк.
Алар матдәләр алмашын яхшырта. Әлеге витаминнар яшелчә, җиләк-җимеш, эре итеп тарттырылган оннан салынган ипи, үсемлек маенда бар.
Глаукоманы дәвалаганда нервланырга ярамый. Шуңа да юк-бар мәшәкатьләр өчен борчылып кәефегезне бозмагыз. Исегездә тотыгыз: борчылганда кан басымы, шул исәптән баш сөяге эчендәге басым да күтәрелә.
Утырып эшлисез икән, көнгә 1-2 сәгать урамда җәяү йөреп керегез. Организмга кислород җитмәгәндә кан тамырлары зәгыйфьләнә. Глаукома исә кан әйләнеше системасындагы тайпылышлар йогынтысында килеп чыга.
Телевизор каршында көнгә 1,5 сәгатьтән дә озак утырмагыз. Бу вакытта бүлмәдәге утны яндырырга онытмагыз. Караңгыда күз карасы зурая һәм кан тамырларын кыса.
Тамакны киптерә торган ризыклар ашамагыз. Көнлек сыекча күләме 1,5 литрдан артмасын. Куе чәй, кофе кебек канда адреналин бүлеп чыгара торган эчемлекләр эчмәгез.
Глаукома булганда авыр физик эш зыянлы. Чөнки кан тамырларына көч килүе ихтимал. Шуңа да өйдәге җиһазны күчермәгез, авыр капчык яки сулы чиләк күтәрмәгез, иелеп эшләмәгез.
Халык чаралары
- 1 чәй кашыгы балны, 1/2 стакан кайнаган суда болгатып, пар ваннасында 2 сәгать кайнаталар. Суынгач, көнгә 3 тапкыр һәр күзгә дә 2шәр тамчы салалар. Дәвалану курсы – 4 ай. 5 көн ял иткәч, процедураны кабатлыйлар.
- 20 г укроп орлыгын 1 стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында 3кә бүлеп эчәләр. Төнәтмә белән күзне юдырырга яки сыеклыкта чылатылган мамык тампонны күзгә куеп торырга да мөмкин.
- 4 аш кашыгы күз уты (очанка) үләнен ваклап 1 литр кайнар суга салалар, 4 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 3 мәртәбә 1/2әр стакан эчәләр.
- Көн саен ике күзгә дә 2-3әр тамчы яңа сыгылган алтын тамыр (золотой ус) согы салалар.
Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим.
* * *
"Ашыгыч ярдәм" газетасының архив саннарыннан алынды.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев