Хезмәт

Балтач районы

Сәламәтлек

Гөлназ Сафина: "Дөрес туклану сәламәтлектә чагыла"

Кулланучыларның сәламәтлек өчен зыян китерми торган ашау-эчүгә хокукы - 2015 елда дөнья күләмендә әнә шул мөһим темага әйләнәчәк!

Дөрес тукланмау бөтендөнья күләмендә үлем-китемнәрнең төп ун сәбәбе арасыннан дүртесенә бәйле. Болар - гәүдәнең артык авырлыгы һәм симерү, кан басымы югары булу, канда глюкоза һәм холестерин микъдары зур булу. "Симерү бәһәсе" генә дә елына 2 триллион АКШ доллары белән бәяләнә.
Шулай итеп, дөнья хәзер иллюзияләрдән арынып, чынбарлыкта дөрес тукланмау бәһәсе белән күзгә-күз очрашты. Барлык кулланучылар дә ашау-эчүгә генә түгел, бәлки сәламәтлеккә зыян китерми торган ашау-эчүгә хокуклы. Моны тиешенчә аңлау кулланучыларга "сәламәт" ризыклар белән генә туклану мөмкинлеген арттырырга һәм гаделрәк, тотрыклырак азык-төлек системасын кабул итүне җиңеләйтергә мөмкин.
Халыкның симерү, шикәр авыруы, йөрәк авырулары һәм яман шешнең кайбер төрләре белән бәйле чирләр белән күбрәк авырый башлавы халыкара сәламәтлек саклау кризисында төп мәсьәлә булып тора. Гәүдә авырлыгы артык зур булудан һәм симерүдән интегүче кешеләр саны елдан-ел арта бара, һәм бүгенгә әле бер генә ил дә бу проблеманы хәл кылудагы уңышлары белән әлләни мактана алмый. Начар ризыклар белән туклануның сәламәтлеккә йогынтысы тәмәке тарту йогынтысыннан да артып китте инде. Симерү мәсьәләләренең дөнья күләмендәге йогынтысы сугыш, утлы корал белән көч куллануга һәм террорчылыкка бәрабәр. Нык үсешле илләрдә, шулай ук үсеп килүче илләрдә, аеруча көньяк илләрдә яшәүчеләргә кагыла торган гомуми проблема бу.
Әлеге проблеманы хәл кылуда кулланучылар һәм аларны теләге төп урынны алып тора. Сәламәтлеккә зыян китерә торган ризыклар җитештерү, азык-төлек сәнәгатендә зур халыкара предприятиеләрнең маркетинг сәясәте һәм кулланучылар өчен тиешле мәгълүматларның бирелмәве халыкка "сәламәт" диетаны сайлап алу мөмкинлеген кыса. Симерүне һәм аңа бәйле авыруларны китереп чыгара торган факторларга карата халыкара консенсус үскәннән-үсә барса да, хөкүмәтләр һәм сәнәгать ташбака кебек бер урында таптануын дәвам итә әле.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы моннан 10 ел элек кабул ителгән туклану рационы, физик активлык һәм сәламәтлек өлкәсендәге глобаль стратегияне тормышка ашыру зарурилыгы максат итеп куйган иде. Кызганыч, узган шушы вакыт эчендә бу җәһәттән бернинди дә алга китешкә ирешелмәгән. Шуңа күрә чаралар катгыйланып, кулланучыларның "сәламәт" ризыклар белән туклану хокуклары темасына юнәлдерелгән булырга тиеш.
Моннан тыш халыкара компанияләр һәм корпорацияләр тарафыннан азык-төлек һәм эчемлекләрне глобаль рәвештә һәм төрле илләргә сату мәсьәләләрен алгы планга чыгару аларның куллану базарында үз-үзләрен тотышына да турыдан-туры йогынты ясарга мөмкин.
Гөлназ САФИНА,
Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Арча территориаль органы белгече.
Фото: http://www.healthfoood.ru/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250