Гөлзада — финалда!
Кая гына барып, кайда гына хезмәт куйсалар да, сынатмый райондашларыбыз. Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә миңа Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына керергә туры килде.
Иң абруйлы табибәләрнең берсе булган, балалар баш табибәсе булып эшләгән, бүгенге көндә башкалабызның махсуслашкан балалар йортында бүлек мөдире булып эшләүче Гөлзада Корнилованың «Ак чәчәк-2013» республика конкурсының финалына чыкканы турында укып белдем һәм бер дә икеләнмичә аның өчен үз тавышымны бирдем.
Язмыш минем үземне бу игелекле хезмәт иясе белән аның районыбызга килгән беренче көннәреннән үк таныштырды. Нинди генә авырлык килмәсен, аңа һәрчак киңәш сорап мөрәҗәгать иттек. Һәрвакыт үзенең тыйнаклыгы, йомшак сүзле булуы белән әсир итте ул. Бүгенге көндә Казанда эшләсә дә, районыбыз халкына тугры хезмәт куеп, сәламәтлек өлкәсендә үзенең якты эзен калдырып китте.
Шушындый зур конкурста финалга чыгуы табибәнең мактаулы хезмәт юлына зур бәяләмә булып тора. Гел дә шулай кешеләргә, бигрәк тә балаларга йөрәк җылыгызны биреп хезмәт итәргә насыйп булсын сезгә, Гөлзада. Хөрмәтле райондашларыбыз, «Ел табибәсе-2013» конкурсы финалисты Гөлзада Корниловага соңга калмыйча, 10 июньгә кадәр http://minzdrav.tatarstan.ru/ak2013_golos.htm адресы буенча тавыш бирик. Гөлзада аңа лаек!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 март 2021 - 13:21Көчле беләкле гүзәл кызларыбыз Балтачны Рәсәйгә танытты Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелегендә райондашларыбыз бик уңышлы чыгыш ясап, 8 мартка якыннары өчен зур бүләк ясадылар.2000
-
9 март 2021 - 12:11Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды «Казан гүзәле-2021» исеменә Илүзә Мәгъсүмова лаек булды.6800
-
9 март 2021 - 10:46Көн саен бу бәйрәм булса иде, диләр... Балтачның ханым-туташлары, бигрәк тә руль артында җилдерүчеләре, әлеге теләктә9901
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар29100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика