Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гөлгенәгә ни булган?

Шөкер, берни дә булмаган. Бары башкаларга ярдәм итәсе килү теләге белән ул башта кан бирсә, 2024 нче елның гыйнварыннан плазма бирүгә күчкән.

14 июнь — Бөтендөнья донорлар көне иде. Кеше гомере кыл өстендә сыналганда, кемнәрнеңдер газизләрен бер тамчы каны белән коткарырга әзер торучы донорлар үз арабызда да шактый.

Шундыйларның берсе — «Факел» клубында күп еллар буенча физик культура буенча инструктор буларак хезмәт куючы Галимова Гөлгенә Рифгать кызы. Аның белән әңгәмә корып алырга булдык.

— Гөлгенә Рифгатовна, әйдәгез әле, бу изге эшнең башлангычына кайтык. Донорлыкка Сезне нәрсә этәрде?

— 2005-2006 нчы еллар... Мин ул вакытларда Арча педагогия көллиятендә белем алам, студент чаклар... Студентка һәрвакыт акча җитми бит инде. Менә шул акча җитмәүчелек этәрде дә инде мине бу эшкә. Шулай ук башкаларга ярдәм итәсе килү теләге дә бик көчле иде. Чөнки беренче тискәре — сирәк очрый торган кан төркеме һәм аңа ихтыяҗ бик зур.

— Кан бирә башлаганнан соң үзегезнең сәламәтлегегездә нинди дә булса үзгәрешләр сиздегезме?

— Әйе. Кан биргәнчегә кадәр мин көчле баш авыртуларыннан интегә идем. Боларның барысына да спортта алган "травма"лар сәбәпчедер дип уйлыйм. Хәзер менә баш авыртуымның күпкә кимүен тоям.

— Шушы вакыт аралыгында кан бирү белән бәйле көтелмәгән хәлләр килеп чыкканы булмадымы?

— Булды. Беренче баламны тапканнан соң, икенчесен алып кайтканчы мин кан бирүдән туктап тордым. Икенче бәбине тапканнан соң, канда антитәнчекләр барлыкка килде. Шул сәбәпе миңа кан бирүне туктатырга куштылар. Чөнки канда антитәнчекләр бар икән, ул башкаларга салу өчен яраклы түгел. Әлеге хәлләрдән соң 2024 нче елның гыйнварыннан плазма бирүгә күчтем.

— Кызыксынучылар өчен мәгълүмат биреп китегез әле — якташларыбызга канны кайларда бирергә мөмкин?

— Балтач бистәсенә мобиль кан тапшыру станцияләре килә. Аларның килү көне белдерүләр аша алдан таратыла, димәк балтачлылар канны шунда бирә ала. Ә плазма бирергә теләүчеләргә Шәмәрдән бистәсенә барырга мөмкин. Мин үзем дә бүгенге көндә шунда йөрим.

— Әлегә кадәр Сез ничә тапкыр кан, плазма тапшырдыгыз?

— Студент елларыннан алып, мин алты тапкыр кан, алты тапкыр плазма тапшырган булып саналам. Болар барысы да һәр донорның аерым документлары рәвешендә сакланып барыла, шулай ук базага да теркәлә.

— Гөлгенә Рифгатовна, плазма еш биреләме?

— Плазманы ике атна саен, ягъни айга ике тапкыр тапшырырга мөмкин.

— Почетлы донор исемен алу өчен Сезгә тагын ничә тапкыр плазма бирү кирәк?

— Миңа почетлы донор булырга бик ерак әле. Алтмыш тапкыр плазма тапшырганнан соң гына почетлы донор исемен алып була.

— Кан, плазма бирүнең өстенлекләре бармы?

— Әйе, бар әлбәттә. Мисал өчен, кан яки плазма тапшырганнан көнне син эшкә бармый да кала аласың. Моннан тыш, өстәп тагын бер ял көне бирелә. Чираттагы өстенлек — бу изге эш өчен акча да түләнә. Мәсәлән, плазма гәүдә авырлыгына карап алына. Син 60 кг икән, синнән 600 мл плазма алалар һәм моның өчен 700 сум акча түлиләр.

— Кан бирер алдыннан нинди ризыклардан баш тартырга кирәк?

— Берничә көн алдан артык тозлы, майлы, әче, кыздырган, сарымсаклы ризыклар ашарга ярамый. Шулай ук сөт ризыкларыннан да тыелып тору таләп ителә.

— Сез плазма бирү өчен алдан языласызмы?

— Әйе, моның өчен алдан язылырга кирәк. Мисал өчен, мин Шәмәрдәндә кан бирү үзәгендә бүген плазма тапшырам икән, шул ук көнне кайчан килә алуымны билгеләп кайтып китәм. Кан бирергә бер көн кала, медицина хезмәткәрләре шалтырата, икенче көнне килә алу-алмавыңны белешә. Әгәр ул көнне барырга җаең чыкмый икән, бик җиңел генә башка көнгә дә күчерергә мөмкин.

— Гөлгенә Рифгатовна, әңгәмә өчен бик зур рәхмәт! Әлеге мәгълүмат башкаларга да файдалы булыр дип өметләник. Бәлки Сездән күреп, бу изге эшкә тартылучыларның да саны тагын да артыр. Бөтендөнья донорлар көне белән үзегезне. Сәламәт булыгыз!

— Рәхмәт!

Әңгәмәдәш — Фирүзә Гатиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев