Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты

Беренче чиратта, прививка медицина хезмәткәрләре, авырлы хатын-кызлар, алты айдан алып дүртенче сыйныфка кадәрге балаларга ясалачак.

Татарстанга гадәттәге вакыттан иртәрәк гриппка каршы вакцина кайтты, республикада прививка кампаниясе башлана. Баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика белгече Дмитрий Лопушов туры эфирда шулай дип белдерде.

«Гадәттә, прививка кампаниясе август ахыры – сентябрь башында уза, хәзер әле августның беренче декадасы гына, ә без инде вакцинаны алдык, аны дәвалау учреждениеләренә китерәләр», - дип искәртте табиб.

Дмитрий Лопушов билгеләп үткәнчә, алты айдан 18 айга кадәрге балаларга – ике, калганнарга бер прививка ясатырга кирәк.

Беренче чиратта, прививка медицина хезмәткәрләре, авырлы хатын-кызлар, алты айдан алып дүртенче сыйныфка кадәрге балаларга ясалачак.

Вакцинаның булу-булмавы хакында яшәү урыны буенча үзең теркәлгән поликлиникада белергә мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев