Хезмәт

Җиде кат уйлыйк

Исегезгә төшерәбез, соцпакет өч өлештән тора (барысы да бушка): дару өлеше (828,14 сум), шифаханәләргә юллама өлеше (118,94 сум), шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы (128,11 сум). Ә тулысынча акчалата компенсациясе 1075,19 сум тора.

2018 елга районда 4379  инвалид исәпләнә, шуларның 2955 (67,5%)  соц.пакеттан баш тартып, акчалата компенсация алучылар, 1424 (32,5%)  бушка рецепт белән дару алучылар.

Әгәр дә инвалид 2019 елга соцпакеттан файдаланырга тели икән, 2018 елның 1 октябренә кадәр районның пенсия фондына килеп гариза язырга тиеш (2018 елда соцпакет алучыларга яңадан гариза язырга кирәкми).

Әгәр дә инвалид 2019 елга соцпакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук пенсия фондына гариза яза. Әмма  баш тартканчы (отказ), башта ныклап уйларга киңәш итәбез, чөнки кешегә инвалидлык авыртуы буенча бирелә, ә авыру инвалид кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты, бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психик авырулар.Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар иң кыйммәтлеләре 3-5 мең сумнан 350-400 мең сумга кадәр.

Башка елларның эш нәтиҗәләре буенча да, бу 2018 елда да көн саен диярлек соцпакеттан баш тарткан инвалидларның авыртулары көчәеп яки яңа авыртулары килеп чыгып бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очракларны мисалга китереп китәргә булыр иде.

Мәсәлән:Салавыч Сәрдегәне авылыннан Фирдәвес апаның кызы сөйли:

“Әниебез шикәр диабеты белән учетта тора иде, кандагы шикәр күләмен төшерү өчен таблеткалар гына куллангач, бу 2018 елда соцпакеттан баш тарткан идек, быел март аенда канда шикәре 20гә кадәр күтәрелде, хәле авырлашты, хастаханәгә салдылар. Шикәрен таблеткалар белән генә төшереп булмагач, көнгә ике тапкыр ясарга инсулин билгеләделәр, хастаханәдә яткан вакытта инсулинны үзләре ясап, шикәр күләмен нормага китереп, хастаханәдән чыгардылар, без инде март аеннан бирле инсулинны аптекага заказ биреп кайтарып, сатып алабыз, билгеле, соцпакет өчен килә торган бер меңгә якын акча бу кадәр дару сатып алырга җитми, апрель аенда ук соцпакет белән даруларны бушка алыр өчен пенсия фондына барып гариза яздык. Шуңа күрә, аеруча шикәр диабеты белән авыручыларга шуны әйтәсе килә, 1 мең акчага кызыгып, соцпакеттан баш тартмасыннар иде”.

Балтачтан Асия апа сөйли:

“Ике төрле көчле авырту белән авырыйм, берсе белән невропатологта учетта торам, паркинсонизм дигән авырту белән, аннан шикәр диабетым да бар. Быел 2018 елга акчага язган идем, үч иткәндәй, паркинсонизм авыртуым да көчәйде, шикәрем дә күтәрелде, врач – эндокринолог инсулин кадарга кирәк дип әйтә. Әле бу елга инсулин сатып алырга акчам да юк, инде җәй көне үк пенсионныйга барып даруга күчеп кайттым”.  

Шикәр диабеты белән учетта торучылар, тaблeткaлap гына кулланганда, күбесе "отказ" яза. Ел буена авыруларның хәле бертөрле генә тормый, кыйммәтле инсулин кадау кирәк булырга мәмкин. Мин бу авырулар белән көн саен диярлек очрашып торам. Шуңа күрә эш тәҗрибәмнән чыгып бик күп мисаллар китерергә булыр иде. "Отказ" язган авырулар арасында ел буена бер айга 4-5 мең торучы инсуллин сатып алучылар да күп булды. Ә шикәр диабетлы авыруларны тулысынча инсулин белән тәэмин итү өчен аптекада һәрвакыт диярлек барлык төр препаратлар да бар, чөнки шикәр диабетлы авыру гомер буена бер көн дә инсулин ясамыйча тора алмый. Аларга дарулар өчен ярты елга шулай ук 1 млнга якын акча кирәк.

Олы яшьтәге инвалидларньң балалары алар өчен гариза яза, хәле авырайса үзләренә үк дару сатып алырra туры киләчәк. 1 айга соцпакетның дару өлеше алда әйтелгәнчә 828,14 сум тора. Русча әйткәндә «страховой принцип» сакланырга тиеш. Кеше ел буена авырып яки авыртуы көчәеп китсә, кирәк икән 1млнлык даруны да рецепт белән бушка ала ала, ләкин моның өчен даруга заявление язылган булырга тиеш,"отказ"да булса бернинди даруны да бушка рецепт белән 1 ел буе алып булмый. Әгәр дә авыруга дару кирәкми икән, авыртуы стабиль торуы кешенең үзе өчен начар түгел, сәламәт кешеләр кебек тормыш алып бара ала дигән сүз.

Районда кыйммәтле дарулар кирәк булган авырулар саны да күп. 9 авыру ярты елга 2млн сум күләмендә дарулар ала.

Әле 1 октябрьга кадәр вакыт бар. "Җиде кат уйла, бер кат кис" дигән мәкальдән чыгып нинди дә булса карарга килгәнче тагын бер кат уйларга киңәш итәр идек.

Чулпан Мөхәммәтгалиева,

район үзәк хастаханәсенең поликлиника
буенча баш табиб урынбасары.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: