Хезмәт

Игелекле хезмәттә

Март аенда район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Тормыш иптәшем Мәсхүт Муллагалиев нык кына сәламәтлеге какшау сәбәпле, биредә ятып дәвалау курслары үтте. Ул невропатолог Лилия Рифат кызы Вәлиеваның зур ярдәме һәм терапия бүлеге шәфкать туташларының тырышлыгы белән савыгып, янәдән аякка басып, өйгә кайтты. Медицина хезмәткәрләренә, шул исәптән һәрчак сәламәтлегебез өчен борчылып торучы авылыбыз фельдшерлары Раилә Шамилова белән Нәҗибә Фазыловага да олы рәхмәтләребезне ирештереп, үзләренә һәм якыннарына исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез. Игелекле хезмәт башкарулары өчен мең-мең рәхмәт аларга!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: