«Игелекле кабул итүләр» проекты Балтач сабыйларына бүләк ясады (+фото)
“Бердәм Россиянең Яшь гвардия”челәре район үзәк хастаханәсенең уен зонасы бүләк итте.
2020 елның июнендә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» хәйрия фонды тарафыннан «Игелекле кабул итүләр» проекты башлангыч алды. Ул вакытта балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен уен зоналары Новосибирскида, Чабаксарда һәм Тамбовта барлыкка килде. Хәзер исә Россия шәһәрләре белән беррәттән Татарстан Республикасының ике районында – Питрәч һәм Балтач районы үзәк хастаханәләренең яшь пациентлары табибка чират көткән вакытта җиһазландырылган уен зонасында уйный алачак. Иркен йорт, өстәл белән уңайлы урындыклар, төрле төстәге карандаш һәм рәсем ясау өчен башка кирәк-яраклар, мольберт, пирамида һәм башка бик күп әйберләр сабыйларга кабул итүне көтү вакытын файдалы һәм күңелле итеп уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген исә «Яшь Гвардия»челәр Балтач үзәк хастаханәсенең балалар бүлегенә шундый уен зонасы бүләк итте.
– Бүлектә дәвалану узучы сабыйларга көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен әлеге уен зонасы игелекле хезмәт күрсәтсен дигән теләктә калабыз, – диде «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк штабы активисты Руслан Шиһабетдинов.
Игелекле эшнең иртәсе, киче юк, диләр. «Игелекле кабул итүләр» проекты кысаларында башкарылган изге гамәлләр шуның ачык мисалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев