Хезмәт

“Иманга килүемне эшемнән күрәм”

“Казан-Малмыж автобусына утырып бер портфель белән Балтачка кайтып кердем...”

Балтач хастаханәсенә эшкә Наил абый Зарипов 1979нчы елда кайта. 40 ел буе хирург булып эшләгән, шуның барысын диярлек – биредә. Үзен башка урында күз алдына да китерми: “Минем әтием монда эшләгән, әнием белән монда кавышканнар, мин Балтачта туганмын. Тагын кайда булыйм ди мин?” Балтач халкына аеруча рәхмәтле ул. “Туган җиремдә туган халкыма хезмәт итү – чын бәхет”, – ди. Ул 5нче сыйныфта укыганда Зариповлар гаиләсе Казанга күченгән, мәктәпне дә егет Казанда тәмамлаган. 7 ел институтта, 2 ел ординатурада укыган. “Балтачта да, Казанда да рус мәктәпләре иде, институтта да русча укыттылар. – ди ул. – Минем татарча сөйләшүем – әтинең тырышлыгы, ул безгә дип татар телендәге газеталар алдырта иде”.

Буе озын түгел, хәрәкәтләре бик сак, күзләре зәңгәр пыяла кыйпылчыкларыннан җыелган кебек. Әкренләп, уйлап сөйләшә, мин ул җавап биреп бетерде дип уйлап, яңа сорау куеп маташканда, алдагы сорауга җавап бирүен дәвам итә,  гаять сабыр итеп сөйли.

“... Мин Балтачка кайтканда җылы иде, өстемдә җиңел кием генә. Көз җиткәч туңдыра башлады. Киемнәрне алып килергә Казанга барырга дип бер машинаны сөйләшеп куйдым. Бу машина мине иртән килеп алырга тиеш иде. Мин иртә белән теге машинага кереп утырдым, ләкин ул мине Казанга алып барасы урынга, больницага илтеп куйды. Төннәрнең озын чагы, дөрес машинага утырмаганмын, күрәсең. Операциягә калдык. Олы яшьтәге бер кешенең калын эчәгесендә виноград тәлгәше кебек шеш иде. Операция алты сәгатькә якын барды, Груня апа өйрәтеп торды. Без операциядән чыкканда, Казанга киткән теге кешеләр әйләнеп кайткан иде...” Груня апа дигәне – Иванова Аграфена Ивановна – Наил абыйның әтисе белән үк эшләгән операция бүлмәсенең шәфкать туташы. “Әтиең шулай эшли иде”, – дип әти әйтеп, өйрәтеп бетерә алмаган әйберләрне аңлата иде ул миңа. Груня апаны эшкә әти алган, өйрәткән. Операция бүлмәсе шәфкать туташы – сиңа операция өчен шарт тудыручы да, аның барышында төп ярдәмчең дә. Яхшы хирургның мәҗбүри рәвештә бергә эшләргә яраткан операцион сестрасы була. Без күп еллар Фәния Сафиуллина белән эшләдек”. Бар команданың казанышы бер хирургка гына төшүе аны борчый: “Балыкчы “Мин шундый балык тоттым!” дип мактанып йөри ала, ә хирургия – ул күмәк эш. Биредә наркоз бирүче, операцион сестра, шәфкать туташы, санитарка, хирург бергә эшли, операциянең уңышлы чыгуы  хирургка гына төшү гадел түгел”.

1988нче елда Әрмәнстанда җир тетрәү булгач, анда барып эшләгәнен, 1986нчы елда Арчада Барнаул-Москва поезды аугач, анда ярдәм күрсәтүен, өч көн хастаханәдән чыкмыйча эшләвен, бик куркыныч операцияләрен сөйли. “Студент чакта ашыгыч ярдәмдә эшләү файдалы булган. Анда тиз карар кабул итәргә өйрәндем. Хирургның бөтен тормышы – шундый зур киеренкелек ул. 40 ел шушы һөнәр буенча эшләүне Аллаһ, белмим, ничек насыйп иткәндер. Киеренкелекне җиңәргә намус ярдәм итте. Ялганлауны белми идем, гел дөресен әйттем. Шуңа намусым чиста булды”. Бәлки шул сәбәпледер, Наил абый райондашлар өчен хөрмәткә лаек кеше. Һичкайчан һичкемнең янап, ачуланып яки үпкәләп килгәне булмаган аңа. Шулай да ул хәзерге табибларны үзләренә караганда булдыклырак, укымышлырак итеп, заман өчен туры китереп әзерлиләр дигән фикердә.

Һәркемнең организмы үзенчәлекле, хирургияне шуңа да сәнгать дип атый. Мисал өчен сукыр эчәгеләрен китерә: Наил абый эшләгән дәвердә алынган Балтачтагы иң кыска сукыр эчәк – 0,5 сантиметрлы, иң зурысы 18 сантиметрлы булган (“Шул зурысын кулга тотып, асылындырып фотога да төштек әле” Н.З.). “Теләсә нинди стандарт булмаган нәрсәне эшләп чыгар өчен иң элек стандарт итеп эшли белергә кирәк”, – ди ул.

Наил абый фикеренчә, хирург зирәк, кыю, белемле, игътибарлы булырга тиеш. “Нишләтергә икән дип терапиядәгеләр генә уйлап торырга мөмкин. Хирургия икеләнеп тора торган урын түгел”. Тагын бер сыйфат – кешелеклелекне исенә төшерә: “Мин үземне һәрвакыт авыру кеше урынына куеп карый идем”, – ди.

“Яхшы хирург булу өчен, хатыныңның да сине аңлый торган, яхшы булуы кирәк. Минем иптәшем Рәйсә ханым миңа караганда укымышлырак, дөньяви яктан тәҗрибәлерәк, зирәклек ягыннан аңа тиңнәр юк, – ди Наил абый, – гомер буе балаларны һәм мине тәрбияләде”.

“Әти Туладан ике көпшәле 16нчы калибрлы мылтык алып кайткан иде. Эштән төнлә кайтып, әйдә, йөреп керик, дип мине ауга алып чыгып китә иде. Соңрак мылтыкны миңа тапшырды. Бер тапкыр аучылар белән баргач, төлке аттым. Миңа ялгыш кына эләкте инде, төлкене чолгап алып, “Ат!” – дип торгач, аттым. Койрыгыннан Рәйсә ханымга бүрек тектердек... Балыкка ике төшкәнем бардыр, эләкмәде”. Бал кортларын карау тынычланырга бик нык ярдәм итә, ди Наил абый, ләкин умартачылыкта да үзен өйрәнчек кенә дип саный. Хирургиядә кебек үк, бу эшләрнең барысында да игътибарлылык кирәк, ди.

“Кайчакта бөтенләй операция алдан ук уңышсызлыкка дучар була. Аны бетереп чыккач, авыруның туганнарын югалтуга әзерлисең, “Булдыра алганны эшләдек, ләкин булмас, ахры”, – дисең. “Кайткач, пациент үлде”, – дип шалтыратуларын куркып көтеп ятасың, ә ул савыгып китә. Яки иркенләп, барысы да яхшы булды дип уйлап операциядән чыгасың, ә сиңа “авыру вафат” дигән хәбәр килә. Менә шундый вакытларда ниндидер илаһи көч турында уйлана башлыйсың да инде. Мин шуңа да иманга килүемне эшемнән күрәм”.

60 яшь тулгач Наил абый хирургияне калдырырга карар кылган. Бүген аңа 63 яшь, аның 4 баласы, 8 оныгы, шулар арасында табиб һөнәрен сайлаган кече кызы һәм хирург булырга хыялланучы оныгы да бар.

“Табибның ял итәргә дә хокукы юк”.
“Операция ясау өчен нәрсә кирәк? Скальпель кирәк тә, энә белән җеп кирәк”.
“Операционная сестра – сиңа операция өчен шарт тудыручы да, аның барышында төп ярдәмчең дә”.
“Иптәшем гомер буе балаларны һәм мине тәрбияләде”.
“Теләсә нинди стандарт булмаган нәрсәне эшләп чыгар өчен иң элек стандарт итеп эшли белергә кирәк”.

 

Миләүшә Халикова.

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: