Кан басымы кинәт төшеп китсә...
Кан басымы ир-егетләрдә — 100/85, ә хатын-кызларда 95/65тән түбән икән, бу кан басымының түбән булуын аңлата.
Өйдә дәваланганда иң файдалысы — кан тамырларын чыныктыру. Моның өчен көн саен иртән дымлы тастымал белән тәнне яхшылап ышкып сөртенергә кирәк.
Җилләтелгән бүлмәдә, яки саф һавада 5-7 минут чамасы күнегүләр ясау да файдалы.
Коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясау, каты чәй, каһвә эчү дә ярдәм итә. Ләкин кофеинлы эчемлекләрне артык күп эчү йөрәк эшчәнлегенә начар йогынты ясый.
Кан тамырларын лимонник, женьшень, шалфей яхшырта. Даруханәдән аларның әзер төнәтмәсен сатып алып, ашаудан ярты сәгать алда, иртән һәм төшке аш вакытында, бер стакан суга 20 тамчы тамызып эчәргә киңәш ителә. 2-3 атна эчкәч, бер ай ял итәргә кирәк. Дәвалану курсы шул ук дозаларда кабатлана.
Мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, җәен велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга киңәш ителә.
Витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимешне, бигрәк тә кишер, лимон, кара миләш, гөлҗимешне, йомырка, балык уылдыгы, сыер бавырын рационга ешрак кертергә кирәк, дип яза Кызыл таң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев