Хезмәт

Үкенмәслек булсын...

1 октябрьга кадәр бушлай дару алу буенча ташламага ия “льготник”лар бик мөһим карар кабул итәргә тиеш: бушлай дару өчен социаль пакетны сайларгамы, әллә аннан баш тартып, акча алыргамы?

Бу хакта газетабызда берничә тапкыр язсак та, бу уңайдан сораулар кимеми. Арада кайсын сайларга белмичә, икеләнеп калучылар да, бушлай дарулар артыннан йөрүе мәшәкатьле дип, дәүләттән тиешле  социаль пакеттан баш тартып, көн дә кирәкле даруларга акча җиткерә алмый башлагач, үкенүчеләр дә бар. Шуңа күрә бу темага кабат кайтырга булдык. Түбәндә шушы юнәлеш белән шөгыльләнүче өч учреждениенең җаваплы хезмәткәрләренең аңлатмалары белән таныша аласыз.

Алсу Сафина РФ Пенсия фондының район бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары:

– Бу төр ташламалар 2005 елдан гамәлдә. Баштагы елларда аннан файдаланучыларга ел саен безгә килеп гариза язарга кирәк иде. Хәзер үзгәреш булган очракта гына килергә кирәк. Әйтик, моңарчы соцпакет алган кеше, аннан баш тартам, акча алам ди икән яки киресенчә булган очракта 1 октябрьга кадәр безгә килеп гариза язарга тиеш. Гаризалар инде бүгеннән үк кабул ителә. Килүчеләргә уңайлы булсын, чиратлар тумасын өчен алдан язылу тәртибен керттек. Телефоннан шалтыратып, алдан языла да, кеше тиешле сәгатенә белгечкә керә. Ай саен түләнә торган акчаның күләме – 1121,42 сум. Шуның 863,75 сумы дарулар өчен, 133,62 сумы санаторий-курортта дәвалану, 124,05 сумы санаторий-курортларга барып-кайту өчен каралган.   Районыбызда быел бу ташламадан 4319 кеше файдалана, 2859 кеше баш тарткан. Кемдер өлешчә  йә дарудан, йә санаторий-курорт өле­шеннән баш тарта. Халыкка мондый мөмкинлек тә бирелә. Без кешеләргә аңлату эшләрен ел әйләнәсе алып барабыз. Махсус буклетлар өләшәбез, әле гариза язарга килгән кешеләргә дә әйбәтләп уйладыгызмы дип кат-кат аңлатабыз.

Газинур Дәүлиев – район үзәк хастаханәсенең баш табибы:  

Реклама

– Соңгы елларда ташламалы дарулар белән тәэмин ителештә яхшы якка үзгәрешләр булды, шул сәбәпле, бездә бу төр ярдәмне сайлаучылар арта. Берничә ел элек дарулардан баш тартучылар 76 процент булса, быел бу сан 66 процент. Әлеге төр дарулар инвалидлык буенча, төп авыру буенча билгеләнә. Киләсе яртыеллык өчен 7 миллион сумлык даруларга заявка бирдек. Беренче чиратта яшәү өчен бик тә мөһим булган, аннан башка яшәп булмый торган даруларга – диабет, онкологик авырулар, туберкулез белән исәптә торучыларга заявка бирелә. Моңа кадәр даруларда да, рецепт алуда да кыенлыклар юк иде. Соңгы вакытта рецептлар белән зур кыенлык килеп чыкты. Дөрес, безнең гаеп белән түгел һәм бу хәл бөтен республикада. Без хәзер рецептларны да компьютер аша, республика күләмендә гомуми бер электрон база аша эшлибез. Әлеге программада өзеклек килеп чыгу сәбәпле, дарулар кайтса да, рецептлар яза алмадык. Соңгы көннәрдә безгә аларны кулдан язарга рөхсәт булды. Проблема уңай хәл ителеп бетәр дип көтәбез.  

Гөлназ Сөләйманова – аптека мөдире:

–Ташламалы даруларга заказны үзәк хастаханә бирә, безгә шул дарулар гына кайта, булганын вакытында биреп барабыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: