Хезмәт

Коронавирус тагын 5 татарстанлының гомерен өзгән

Пандемия башланганнан бирле республикада 283 кеше коронавирус корбаны булган.

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 1940, 1959 һәм 1966 елларда туган ир-атлар һәм 1933 һәм 1951 елларда туган хатын-кызлар коронавирус корбаннары булганнар.

Патологоанатомик экспертиза ясап, үлем сәбәпләре ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле, коронавирус республикада 283 кешенең гомерен өзгән.

Тулырак: ТИ

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: