Коронавирустан соң ис сизүне ничек кайтарырга мөмкин булуы билгеле
Табиб сөйләвенчә, нерв күзәнәкләрен торгызу өчен В төркеме һәм поливитаминнар кабул итәргә кирәк.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән соң югалган ис сизүне кире кайтару өчен һаваның борындагы нерв күзәнәкләренә һава керүен торгызырга кирәк. Бу хакта табиб-отоларинголог Абдулло Ходжаев сөйләде.
«Кан тамыры тарайта торган препаратлар кулланырга, борын куышлыгын диңгез суы белән даими чистартырга кирәк. Бинада һаваның дымлылыгын тәэмин итәргә», — ди табиб.
Ходжаев сүзләренчә, нерв күзәнәкләрен торгызу өчен В төркеме һәм поливитаминнар кабул итәргә кирәк. Шулай ук дөрес тукланырга, җитәрлек су эчәргә һәм никотин һәм алкогольдән баш тартырга кирәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев