Хезмәт

Котыру авыруы

Бүгенге көндә безнең җирлектә хайваннар арасында 3 котыру авыруы теркәлде. Хастаханәгә исә эт, мәче, бүтән төрле хайваннар тешләп, 40тан артык кеше мөрәҗәгать итте.

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе чир таралуны булдырмау максатыннан, авыл җирлеге башлыкларына, районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесенә эт хуҗасы булган һәрбер кешедән этен даими бәйдә тотуны таләп итүне, урамда иркендә йөргән иясез эт-мәчеләрне юк итү эшен йөкләде.
Котыру авыруы - вирус китереп чыгара торган, үзәк нерв системасын зарарлаучы, куркыныч йогышлы чир. Бу авыруның төп чыганагы булып кыргый хайваннар, бигрәк тә төлке һәм бүре, ә йорт хайваннарыннан эт белән песи санала.
Котыру авыруы чирле хайваннан җәрәхәтләнү, билгесез чирдән үлеп яткан җанварларны ялан-кул белән тоту, тиресен салдыру һәм авыру хайванның сөтен, итен кулланган очракта йогарга мөмкин. Авыруның беренче билгеләре күренә башлаганчы яшерен чор булып уза. Ул 10 көннән алып 100 көнгә кадәр, хәтта 1 елга кадәр сузылырга мөмкин. Ә авыруның беренче билгеләре булып тешләнгән, тырналган урын кычыту, авырту, җәрәхәттән калган җөй кабат шешү, селәгәй бүленеп чыгуы арту, йокы начарлану һәм сәбәпсездән тынгысызлану санала.
Котыру авыруының гадәттән тыш куркыныч икәнен исәпкә алып, эт, мәче яисә башка төр хайваннар тарафыннан җәрәхәт алган кеше кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: