Хезмәт

Кыркучы тимрәү!

Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтле, яхшы дус булуы бик әйбәт күренеш.

Әмма сак булырга кирәк. Чөнки алар һәрвакыт безнең күз уңында тормыйлар, артларыннан һәрвакыт күзәтеп тә йөреп булмый. Хайваннар арасында нык таралган кыркучы тимрәү (лишай) белән балалар олыларга караганда ешрак чирли. Балалар тимрәүне песи һәм этләрдән, шулай ук сыерлардан, бозау һәм атлардан йоктыра. Чирле кешенең әйберләрен - башлыгын, сөлгесен, мендәрен, уенчыкларын, мунчаласын, тарагын кулланганда да йогарга мөмкин. Кыркучы тимрәү - микроб гөмбәчекләр китереп чыгара торган йогышлы тире авыруы. Ул кеше һәм хайван тәнендә, чәчләрдә, аяк бармакларында аза. Тәннең теләсә кайсы җирендә барлыкка килергә мөмкин. Чир йогудан берничә көн үтүгә тиредә кызгылт таплар күренә, тора-бара ул зурая һәм купшаклана башлый. Гөмбәчекләр чәчне дә зарарлый. Башта кешенең чәче кыркылган төсле түгәрәк пеләшләр барлыкка килә. Шунлыктан да инде бу авыруны «кыркучы тимрәү» диләр. Чирне азганчы, беренче көннәрендә дәваларга кирәк, моның өчен табибка мөрәҗәгать итү зарур. Һәр кешегә истә тоту өчен берничә кагыйдә: урамнарда караучысыз йөргән мәчеләр, этләр белән уйнамагыз, хайваннарны өегезгә кертмәгез; әгәр дә хайваннарыгызда тимрәү барлыгын белсәгез, аны ветеринарга алып барыгыз, ә урамга чыгарып җибәрмәгез; хайваннар белән уйнагач, йә аларны тотсагыз, сөйсәгез, һичшиксез, кулыгызны сабынлап юыгыз; чәчләрне кистергәннән соң башны кайнар су, шампунь белән юыгыз; чир йоктырдым дип шикләнсәгез, иптәшләрегезнең авырганын күрсәгез, өлкәннәргә әйтегез; тәнегезне, киемнәрегезне чиста йөртегез. Көн саен бит, кулларыгызны сабынлап юыгыз, атна саен мунча керегез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: