Хезмәт

«Наз»да кунак бар

Шушы көннәрдә «Наз» тернәкләндерү үзәгендә күрше Малмыж районының Чавал авылы инвалидлары оешмасы әгъзалары булып китте.

Реклама

Алар үзәкнең эшчәнлеге, андагы процедуралар белән якыннан танышты. Кунаклар биредә тернәкләнеп, ял итүче райондашларыбызга сюрприз да әзерләгән булып чыкты - үз җирлекләрендә оешкан «Сударушка» ансамблен алып килгәннәр, ансамбль солистлары җанга үтеп керердәй җырларын башкарып, күңелле такмаклар әйттеләр. Саубуллашканда кунакларга үзәктә тернәкләнүчеләр кулы белән эшләнгән сувенирлар бүләк ителде. Якташларыбыз җылы очрашуны бик ошатып китте.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: