Хезмәт

«Наз»лылар да грипптан саклана

Грипптан һәм ОРВИ эпидемиясеннән саклану максатыннан, "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә табибә Резеда Закирова белән очрашу булып узды.

Очрашуда табибә авыруның беренче билгеләре, аның катлаулануы, дәвалау ысуллары турында сөйләде. Шулай ук грипптан саклану кагыйдәләрен санады. Тернәкләнүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар ишеттеләр. Табибә очрашу азагында үз белдегең белән дәвалану ярамаганлыгын өлкәннәребезнең исенә төшерде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: