Хезмәт

Ничек ашый – шулай укый

Үсеп килүче организм сыйфатлы ризыкка бигрәк тә мохтаҗ. Шуңа күрә көне буе диярлек мәктәптә булган балаларның туклануы даими игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә республикабызның барлык укучыларын витаминнарга бай кайнар ризык белән тәэмин итү өчен зур көч куела.

Республикабызда I сыйныфта ашказаны авыруларыннан интегүче балалар 19 процент булса, унберне тәмамлаганда андыйлар инде 43 процентка җитә. Сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләр тарафыннан шундый күңелсез мәгълүматлар китерелә. Үсмерләрдә мәктәптә укыган дәвердә тамыр җәйгән башка авыруларны да исәпләсәң, гомумән, сәламәт яшьләр калмый дигән сүз бу. Җитәкчеләр дә моны аңлап, әлеге мәсьәләгә игътибарны арттырды. Беренче чиратта, укучыларның туклануын үзгәртергә ниятләп, эшкә алындылар. Балаларга тәкъдим ителүче ризыкның сыйфаты беренче планга чыкты.
Хәзерге вакытта республикада мәктәп укучыларының 94 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Әмма мондый нәтиҗәләргә ирешү бер дә җиңел булмаган. 5-6 еллап элек укучыларның туклануын оештыру өлкәсенең үзгәрешләргә мохтаҗ икәне ачыклана. Мәктәп ашханәләре яшь организм ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек аш-су әзерләргә инде сәләтле булмый. Нәтиҗәдә, мәктәп туклану системасында "революция" ясарга булдылар.
Үзгәрешләр, беренче чиратта, башкалабызга кагылды. Биредәге мәктәпләрнең күпчелеге 2006 елдан ланч-бокс системасына күчте. Ягъни хәзер ризык белем йорты ашханәләрендә түгел, ә махсус комбинатларда әзерләнә. Мәктәптә исә ул җылытыла гына. "Балаларга - сәламәт туклану" программасы нигезендә гамәлгә кертелгән бу алымны күп кенә мәктәп җитәкчеләре һәм ата-аналар уңай бәяләде.
Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мәгълүматлары буенча, бүген ланч-бокс системасы Казандагы 165 мәктәпнең 88ендә гамәлгә ашырыла. Башкалабызда эшләүче 3 комбинат көн саен билгеләнгән меню буенча укучыларга иртәнге һәм төшке аш әзерли. Барлык ризыклар витаминнарны һәм микроэлементларны сакларга ярдәм итүче махсус технологияләр буенча парда пешерелә. Укучылар кайнар аш белән атналык бердәм меню нигезендә тәэмин ителә. Ризык ике атналык цикл белән төрлеләндерелә.
Меню СанПиН таләпләрен исәпкә алып, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белән килешенеп төзелә. Табиблар киңәш иткәнчә, укучы бала ризыгы витаминнарга бай, рационда сөт, атланмай, ит, көнбагыш мае булырга тиеш. Үсеп килүче организмга шулай ук кайнар ризык белән аксым, микроэлементлар, кальций, фосфор, углеводлар, витаминнар, минераллар да керүе мөһим.
Шулай да комбинатларда әзерләнгән аш-суның да тәменә карата малай-кызлар еш шелтә белдерә. Әмма баланы ашату мәсьәләсендә аңа яравы кыен икәнлеге һәр ата-анага мәгълүм. Гаиләдә ике бала булганда да берсе - бер, икенчесе икенче ризыкны яратмый. Департаментның туклануны оештыру буенча генераль директор урынбасары Алла Агапова сүзләренчә, бу һәр баланың азыкны төрлечә кабул итүе белән бәйле.
- Ланч-бокс системасы булган барлык мәктәпләрдә балалар бер үк төрле ашый. Әйткәнебезчә, башкалабызда укучыларга ризыкны өч комбинатта әзерлиләр. Ул тулысынча СанПиН таләпләренә туры килә. Әмма һәр җитештерү комбинатының ашамлыгы тәм буенча аерылырга мөмкин. Шул ук вакытта ниндидер шелтәләр булганда, аларның һәркайсын тикшерәбез, - ди Алла Агапова.
Республикабызның башка шәһәрләрендә һәм авылларында исә әле дә булса элеккеге система гамәлдә. Ланч-бокслар турында ишетеп кенә беләләр биредә. Аларда хәзер дә һәр мәктәпнең иске генә булса да үз ашханәсе, пешекчеләре бар. Авыл җирлегендә өстәлләрне мәктәп яны яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары баета. Укучылар җәйләрен үз табыннарына "витаминнар"ны үзләре үстерә бит. Мәктәп яны кишәрлекләре менюларны шактый төрләндерергә мөмкинлек бирә.
Теләче урта гомумбелем мәктәбенең 2 гектар чамасы үз кишәрлеге бар. Биредә суган, кишер, чөгендер, кәбестә, кыяр, помидор, карлыган, кура җиләге, виктория үстерәләр. Уку-укыту планына балаларның җәйге практикасы кертелгән. Һәр малай-кыз яшенә карап 6-10 көн берничә сәгать мәктәп бакчасында эшли. Аннары укучылар тырышлыгы белән үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимешләр пешекчеләр тарафыннан кышка әзерләнә - кайнатма, компотлар ябыла, салатлар ясала. Нәтиҗәдә, балалар табынына сыйфатлы ризык эләгә. Балаларның туклануы да шул бакчалар хисабына күпкә арзанракка төшә.
- Безнең мәктәптә балаларны 2 тапкыр ашату каралган. Һәр баланың туклануына республика бюджетыннан 5 сум 80 тиен бүлеп бирелә. Билгеле, бу акча укучыны туклыклы иртәнге һәм төшке аш белән тәэмин итәргә җитми. Шуңа да ата-аналар комитеты карары белән балаларның әти-әниләреннән өстәмә акча җыела. Хәзерге вакытта бу көненә - 14 сум 31 тиен. Озынайтылган көн группасына йөрүчеләрне тагын бер тапкыр ашатабыз әле. Монысы өчен бюджеттан аерым акчалар бүлеп бирелә. Ата-аналардан бер тиен дә җыелмый, - дип аңлатты тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алевтина Пашина.
Балаларның иртәнге ашлары биредә, мисал өчен, ботка, ипи белән май һәм чәйдән тора. Көндезгесенә аш, итле икенче аш, салат, чәй керә. Атнасына бер камыр ризыгы бирелә. Әмма бу һәр авыл җирлегендә дә алай түгел. Нигездә, район үзәгендә шәһәрдәгечә ике тапкыр ашатырга тырышалар. Ә менә кечкенә авыл мәктәпләрендә хәзер дә балаларны бары бер тапкыр гына ашаталар. Туклану бәяләре тагын да арзанрак - ата-аналардан аена нибары 50-60 сум җыелган мәктәпләр бар. Сүз уңаеннан, Казан мәктәпләрендә хәзерге вакытта бер тапкыр ашату - 43, ике мәртәбә ашату 60 сумга төшә.
Әмма шәһәрдә дә, авылда да бер төркем балаларның туклануы тулысынча бушлай оештырыла. Әлеге категориягә күпбалалы (өч баладан артык), аз керемле, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләр (ике яки аннан күбрәк бала булса), ятимнәр, тубинфекцияле балалар керә.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37698.html
Фото http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37698.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: