Хезмәт

Нинди вакцина кайтып беткән?

Куркыныч йогышлы грипп авыруыннан саклануның бердәнбер чарасы булып вакцина ясату тора...

Гриппка каршы вакцина тулысынча кайтып бетте.Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы нигезендә,  шушы 3атна эчендә (октябрь ахырына кадәр) район халкының (балалар һәм олылар) 45%на гриппка каршы прививка ясалып бетәргә тиеш. Тагын бер кат искәртеп китәбез: вакцинация өчен ин кулай вакыт: сентябрь -октябрь.Чөнки грипп эпидемиясе декабрь, январь,  февраль айларында булыр, дип прогнозласак, иммунитет ясалырга 4атна вакыт кирәк. Ә бу куркыныч йогышлы грипп авыруыннан саклануның бердәнбер чарасы булып вакцина ясату тора. Прививканы һәр теләгән кеше Балтач үзәк хастаханәсе поликлиникасы эш сәгатьләрендә( 8.00-16.00) үз участок табибына мөрәҗәгать итеп яки турыдан- туры прививкалар ясату кабинетында ясата ала.Эшләүче кешеләргә, шимба-ял көнне генә кайтучы студентларга унайлы булсын өчен прививка кампаниясе вакытында ашыгыч ярдәм бүлегендә да ясатып булу мөмкинлеге тудырылды.Шимбә көнне 8.00-12.00 поликлиникада, ял көне 8.00-20.00 һәм эш көннарәнда понед., пятн., (16.00-20.00) ашыгыч ярдәм бүлегендә прививка ясатырга була.

Реклама

Үзәк хастахана администрациясе.

Ч.Мөхәммәтгалиева фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: