Хезмәт

Балтач районы

Сәламәтлек

Прививкаларны ясатыргамы, юкмы – бүген брифингта шул хакта сөйләштеләр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 20 - 25нче апрель көннәрендә Европада иммунизация атналыгы бара. Шул уңайдан прививкаларның файдасы яки зыяны хакында әһәмиятле, һәркемне кызыксындыра торган мәгълүматлар бирелде.

Соңгы 10 ел эчендә грипп белән авыручылар саны 40 тапкыр, ә вируслы гепатит Вга каршы 1 млн. 800 мең кешегә прививка ясалып, авыручылар саны 56 тапкыр кимеде, ди белгечләр. Ә бит бер яшькә кадәрге балалар арасында туберкулез менингиты белән авыручыларда үлем очраклары да булган. Вакциналаштыру нәтиҗәсендә полиомиелит, дифтерия, кызылча (краснуха), кызамык ( корь), туберкулез, коклюш, столбняк кебек каты авырулар саны да кимегән. Узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстанда йогышлы авырулар белән авыручылар саны 34,2 процентка кимерәк. Димәк, вакциналаштыруның файдасы күз алдында.
Йогышлы авыруларның сәбәпчесе булып, мигрантлар (читтән килеп, ялланып эшләүчеләр дә керә), чегәннәр, дини оешмалар һәм прививкалардан баш тарту тора.
Искәрмә буларак, монысын да белү кирәк: һәр прививканың үз статистикасы һәм төренә карап, ярамаган яклары да бар. Бу исемлек куллану инструкциясендә күрсәтелгән. Беренче чиратта прививкаларны авыру кешеләргә, авырып торучы балаларга ясарга ярамый. Прививка ясау вакытына хроник чирле бала да сәламәт булырга тиеш. ОРЗ яки ОРВИ гына түгел, бәлки йогышлы авыруларның барысы да, шул исәптән, кискен-эчәк авырулары, җил чәчәге, пневмония, бөерләр ялкынсынуы һәм кискенләшү стадиясендәге теләсә кайсы авыру. Бу очракта авыру балага билгеле бер вакыт бирелә, аның дәвамлылыгын участок табибы үзе һәм иммунологик комиссия билгели. Үпкә, йөрәк-кан тамырлары, бронхиаль астма, кан авырулары, хроник пиелонефрит белән авыручы балалар да куркыныч төркемгә керә. Бу группа балаларга прививка индивидуаль календарь буенча ясала. Үз вакытында ясалган прививкалар күп кенә йогышлы авыруларны булдырмый калуга ярдәм итә, ә бу үз чиратында, үлем очракларын бермә-бер киметә.
Соңгы елларда ата-аналар арасында балаларына прививкалар ясатудан рәсми рәвештә баш тартучылар арта. Бу билгеле бер сәбәпләр белән, мәсәлән, бала аллергияле яки хроник авырулы булса каршы килергә мөмкин һәм бер сәбәпсезгә дә баш тартучылар бар. Андый очракларда баланың язмышы өчен ата-ана үзе җаваплы. Әмма шуны истә тотарга кирәк, прививка ясалмаган бала потенциаль инфекция учагы булып тора, дип кисәтә белгечләр.
Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турындагы РФ Законы нигезендә ата-аналарның прививкалардан баш тартырга тулы хокукы бар һәм мондый очракларда да аларның хокукы чикләнми - аларның балалары балалар бакчасына, мәктәпкә алынырга тиеш.
Фото: http://www.b-port.com/health/item/151156.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250