Хезмәт

һәр агач та доктор

Урман - зур байлык, хәзинә ул, сәламәтлек чыганагы. Агачларның тәэсир көче язгы чорда бигрәк тә беленә.

Реклама

Урмандагы имән, каен, кара чыршы, нарат - көчле агачлардан санала. Агачлардан көч алу өчен урман кырындагы ачыклыкта, кояшка туенып торганын сайларга кирәк. Аларның диаметры 15-20 сантиметр юанлыкта булганы яхшы. Шулай ук юкә, яшь усак агачлары да дәвалау сыйфатларына бай. Юкә чәчәге төнәтмәсе салкын тигәндә дәваласа, усак ботагыннан ясалган гәрәбә баш авыруыннан файдалы. Әлеге гәрәбә усак ботакларын 2-3 сантиметр озынлыгында кисеп, баш үлчәме зурлыгында җепкә тезеп, һәр кешегә аерым ясала. Гәрәбә көнгә бер тапкыр кулланыла. Яшь усакның кайрысы да бик файдалы. Кипкән кайрыны термоска салып төнәтеп, көнгә 3 мәртәбә 2шәр аш кашыгы эчәсе. Ул кече йомышын үти алмаучыларга киңәш ителә. Яфракларының да шифасы күп. Көзгә кергәнче, аларны җыеп алып киптереп куярга кирәк. Әгәр дә кешенең тәнен тиз арада гына бетми торган кутыр басса, мунчада кайнар суда төнәтелгән усак яфраклары белән тәнне уарга, юынырга мөмкин. Нәтиҗәсе 2-3 көннән үк күренә.
Хәзер менә табигатьтә язгы чор. Каен бөресен җыеп, 50 грамм чамасы бөредән төнәтмә ясап, аны бөер авыруыннан кулланырга була. Аяклар сызлап борчыса, яз көне җыелган яшь наратның сагызлы бөресеннән яки бөтнектән яисә лавр яфрагыннан ясалган җылы төнәтмәләргә тыгып утыру да файда бирә.
Ә җәйгә чыккач, каен җиләге һәм «Иван чәй» дигән үләннең яфракларын җыеп киптереп куярга кирәк. Кыш көне алардан чәй кайнатып эчәргә мөмкин. (Әлеге киңәшләрнең барысы да кулланылып каралган, шулай да алдан табиб белән киңәшү зыянга булмас).
Табигатьтә һәр агач, һәр үләннең шифасы бар. Аны дөрес һәм вакытлы куллана белергә генә кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: