Хезмәт

Сак булыгыз - туберкулез

Туберкулез йогышлы авыру.Туберкулез микроблары, авыру кеше сөйләгәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, көлгәндә төкерек белән һавага чыгалар, һәм алар шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керергә мөмкин.

Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә - якка күпләп тарата.
Туберкулез микробактериясе өч типка бүленә: кеше, үгез һәм кош микробактерияләре. Кешене өч төрле типтагы микроб зарарларга мөмкин. Авыру кеше белән сәламәт кешенең контакты төрлечә була. Мәсәлән, гаилә контакты. Ата яки ана туберкулез белән авырса, гаиләдәге бүтәннәргә туберкулез йогу ихтималы зуррак. II төр контакт - квартира контакты дип йөртелә.Бу очракта сүз бер коридорда яшәүче авыру күрше турында бара. Хәзерге вакытта авыруларга изоляцияләнгән квартиралар бирелү сәбәпле мондый контактның роле елдан-ел кими. Тагын бер төр контакт-очраклы контакт. Бу очракта кешенең кайда һәм кайчан авыру йоктырганлыгы билгесез кала. Мондый контакт теләсә кайда кунып, теләсә кем белән аралашучы кешеләрдә булырга мөмкин.
Шуны да әйтергә кирәк, үз гомерендә үпкә авырулы башка берәү белән очрашмый калган кеше юк.
Ләкин сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәрбер кеше авырып китми. Туберкулез микробларының сәламәт кеше организымна үтеп керүе өч төрле нәтиҗәгә китерергә мөмкин:
1. Беренче очракта - туберкулез микробы сәламәт кеше организмына үтеп керә, ләкин кешегә авыру йокмый.
2. Икенче очракта - организм үтеп кергән миллионлаган туберкулез микробларын тиз генә җиңә алмый, туберкулез тудыручы кайбер микроблар исән калалар.
3. Өченче очракта - авыруларга каршы торучанлыгы бик нык кимегән оргаңизмда туберкулез микроблары күпләп үрчи башлыйлар һәм кеше чиргә бирешә.
Туберкулез авыруы кайчакта кисәк башланган кебек була һәм аны кеше салкын тию белән бәйли. Әйе,салкын тию, каты туңу, бигрәк тә дымык салкын үпкәдә булган кечкенә туберкулез ялкынсынуын көчәйтеп җибәрергә мөмкин. Артык туңудан организмның авыруларга каршы тору сәләте кими Һәм моңарчы зарар китерә алмаган микроблар үзләренең эшләрен эшли башлыйлар.
Туберкулез үпкә авыруы гына тугел, ул бөтен организмның авыруы, чөнки туберкулез вакытында, сулыш органнарында барлыкка килгән үзгәрешләр белән беррәттән, башка системаларның да зарарлануы мәгълүм.
Туберкулез авыруының билгеләре дә аның үпкәдә ни дәрәҗәдә таралган булуына бәйле. Бвашлангыч чорда, үпкәнең зур булмаган өлеше генә зарарланганда, кеше үзен яхшы хис итә, аңарда туберкулез авыруына хас бер нинди билгеләр булмаска мөмкин. Зарарлану үпкәнең башка урыннарына җәелә башлагач, авыруның беренче билгеләре сизелә.
Авыруның иртә беленә торган билгесе - температура күтәрелү. Температура матдәләр алмашы бозылу һәм организмның туберкулез таякчыклары бүлеп чыгарган агу белән агулануы нәтиҗәсендә була. Туберкулез белән авыручыларның температурасы әллә ни югары булмый: ул берничә атна буена кичке сәгать бишләргә 37.1-37.2 градустан артмаска мөмкин. Мондый температураны кеше җинел кичерә, шуңа аңа игътибар итми, туберкулез авыруы көчәя төшкәч, температура да ныграк күтәрелә. Ябыгу: туберкулез белән авыручылар акрынлап ябыга баралар, ләкин баштарак моны үзләре сизмәскә дә мөмкин. Тирләү шулай ук сәламәт тирләү түгел, йоклаганда, башлыча таң алдыннанрак шыбыр тиргә батып уяна. Туберкулезның башлангыч чорында ук кешедә сирәк- мирәк коры ютәл сизелгәли . Моңа ничектер игътибар да ителми.Кайчакта бер-ике айдан, ютәлләгәндә аз гына какырык та килә башларга мөмкин. Какрык җинел генә чыга, бернинди исе булмый. Тора-бара ул күбәя. Какырык сары, яшькелт, кызгылт төстә булырга мөмкин.
Карлыккан тавышлы ютәл тамак туберкулезы башланганда була. Кешенең һәр ютәлләве, билгеле туберкулез авыруы башланган дигән сүз түгел. Ютәл - организмның саклану рефлексы буларак хезмәт итә. Туберкулез микроблары организмны зарарлый башлагач, кешедә хәлсесзлек сизелә. Ул аз гына хәрәкәтләнсә дә , бик тиз арый. Кичкә таба бөтенләй хәле бетә.
Туберкулезның башлангыч чорында тын кысу бөтенләй сизелми, чөнки бу вакытта үпкә үзенең резерв мөмкинлеген эшкә җигә. Туберкулез үпкәнең күп өлешенә җәелгәч, тын кысу көчәя. Күкрәк авырту туберкулез авыруының башлангыч чорында шулай ук сирәк күзәтелә. Авыру кеше кайчакта аркада, калак сөяге тирәсендә чәнчү, басым тойгысы сизә. Туберкулез коры яки эксудатлы плевриттан башланса, бу туберкулезның башлангыч чоры булып тора, аны дәвалау да җинел һәм тизрәк була.
Кызыл кан тәнчекләре үзләренең кан юлларыннан чыгып сулыш юлларына эләксәләр, ютәләгәндә какырыкта аз гына кан күренергә мөмкин. Кан килү - ул туберкулез авыруына гына хас билге тугел. Авыру кеше нинди генә сәбәптән дә кан төкерсә, врачка күренергә тиеш. Авыру кешенең кан төкерүе бик мөһим билге. Авыруларның туберкулезы, гадәттә, кан төкергәннән соң көчәеп китә. Санап үткән билгеләр белән башка билгеләр дә мәгълүм: авыру кеше елый, үртәлә, тиз кабына, начар йоклый, тәне сызлый, башы авырта.Боларның барысы да нерв системасы зарарлану нәтиҗәсе булып тора.
Үпкә туберкулезына диагноз кую шактый кыен, авыруның башлангыч чоры процессы бик акрын, айлар буена сузылырга мөмкин.
1. Туберкулез микробларын башлыча авыру кешенең какырыгыннан эзлиләр.
2. Микробларның шулай ук ашказаны суында, бәвелдә, биздән алынган эрендә, плевра сыекчасында, үпкәнең операция вакытында кисеп алынган кисәкчекләрендә булуы ихтимал.
3. Кешедә туберкулез авыруы барлыгына шик туу белән канга гомуми анализ ясала. Туберкулез үпкәнең аз гына өлешен зарарлаган вакытта РОЭ да зур булмый, ул сәгатенә 20-25 мм дан күтәрелми.
Туберкулезга диагноз куюда рентгенның роле ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәне һәркемгә билгеле, рентеген ярдәмендә үпкәдәге үзгәрешнең туберкулезмы, әллә башка бер авырумы икәнен дә аерып була.
Туберкулез тапларын үз вакытында табу өчен кешенең күкрәк читлеген махсус аппарат ярдәмендә кечкенә генә пленкаларга фотога төшерәләр. Бу метод флюорография дип атала. Флюорография авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирә. Рак, үпкә ялкынсынуы, үпкәдәге тумыштан булган төрле үзгәрешләр, яман булмаган шешләр һәм башкалар - барысы да пленкада яхшы куренә.15 яшьтән зуррак булган һәркем ике елга бер булса да флюорография үтәргә тиеш.
Туберкулезны кисәтү чаралары. Вакцинация дип аталган беренче прививканы яңа туган баларның барысына да да ясыйлар. Хәзерге вакытта туберкулезга каршы прививкалар балага һәм яшүсмерләргә ясала. Туберкулез белән авырган кешеләргә прививка ясалмый. Прививка ясалган кеше туберкулез белән авырса да, туберкулезның җинел формасы белән авырый, тиешенчә дәвалаганда, аның сәламәтләнүе дә тизрәк була. Нормаль тормыш тәртибе, режим - организмны ныгытуның һәм аның туберкулезга каршы торучанлыгын арттыруның иң көчле чараларыннан берсе. Кайберәүләрдә туберкулезның төзәлеп бетмичә хроник формаларга күчүенең төп сәбәбе - авыруларның эчүчелек белән шөгыльләнүе. Эчкечеләрдә туберкулез авыруы аракы эчмәүчеләр белән чагыштырганда алты мәртәбә ешрак очрый.
Алкогольнең зыяны тимәгән бер орган да юк. Туберкулезның тиз аза торган авыр формалары нәкъ менә алкоголикларда очрый.
Туберкулезны дәвалауга комачаулый торган сәбәпләрнең тагы берсе тәмәке төтене. Сулыш органары - тәмәке төтенендәге зарарлы матдәләрнең организмга керү юлы ул. Тәмәке агуларының беренче удары нәкъ менә сулыш органнарына төшә. Тәмәке тартучылар да үпкәнең төрле йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы шактый түбән. Тәмәке тарту үпкә туберкулезы белән дә бәйләнгән. Тәмәке тартучыларның туберкулез белән авыру проценты тәмәке тартмаучылар арасындагыга караганда ике тапкырга диярлек югарырак. Тәмәке тарткан кеше хроник бронхиттан интегә. Тәмәке тартучы кешенең кан юллары стенасы тыгызлану сәбәпле, туберкулезга каршы кулланыла торган дарулар начар сеңәләр. Туберкулездан котылырга теләгән кеше тәмәке тартмаска тиеш.
Безнең районда 2013 елда беренче тапкыр туберкулез белән авыручы 4 кеше исәпкә алынды, бөтенесе үпкә туберкулезы. Авырулар флюорография үтеп, чакыру кәгазе биргәннән соң да вакытында врачка мөрәҗәгать итмичә үзләре авыруларын көчәйтәләр.
Туберкулез - дәвалана торган авыру. Аның өчен елга бер тапкыр флюорография үтәргә һәм вакытында врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: http://www.rmj.ru/articles_1846.htm

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: