Хезмәт

Салкын тию куркынычмы?

Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шуңа да аның клиник симптомнарын яхшы беләбез. Авыру билгеләре тойсагыз, беркайчан да үзбелдегегез белән дәваланмагыз.

Табибка мөрәҗәгать итегез, ул авыруның үзенчәлекләрен, организмның нинди хәлдә булуын исәпкә алып, дәва билгели. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу аеруча да әһәмиятле. Мәсәлән, эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләре бозылуы) белән интеккән кеше салкын тиюне бик авыр кичерә, еш кына үпкә чире рәвешендә өзлегүләр булырга мөмкин. Быелның ике аенда гына да 28 кеше үпкә ялкынсынуыннан дәваланды.

Салкын тиюне өйдә генә дәвалаганда ул еш кына хроник формага күчә яки бронхит, фронтит, гайморит рәвешендә өзлегүгә китерә. Еш кына вируслы авыру инфекция яки гөмбәчекләр китереп чыгарган башка авыру белән катлаулана. Монда инде табиб ярдәме һәм озакка сузылган дәвалану кирәк булачак.

Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә? Беренчедән, вирусларның һава юлы белән тиз эләгүен онытмаска кирәк. Шунлыктан, эпидемия вакытында халык күп җыелган урыннарга (җәмәгать транспорты, кинотеатрлар, хастаханәләр) йөрмәскә тырышыгыз. Әгәр андый урыннарга барырга кирәк булса, сулыш юлларын вирус керүдән ышанычлы саклый торган махсус битлек кияргә онытмагыз. Ә өйгә кайткач, битне-кулны яхшылап сабынлап юарга, тамакны чайкарга кирәк.

Ни кызганыч, салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моның өчен салкын яңгыр яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү дә җитә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу очракларда организмның саклану көче зәгыйфьләнә. Шунлыктан, һава торышының нинди булуына карап киенергә кирәк.

Соңгы арада төрледән-төрле табигый иммуностимуляторлар, витамин һәм минераль комплекслары популярлаша бара. Табиб кушуы буенча гына һәм артыгын кулланмаганда, алар, һичшиксез, күпмедер файда китерә. Билгеле инде, саф һавада йөрү, мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу да бик файдалы. Мондый комплекслы чаралар куллансагыз, салкын тию чирләре сезне читләтеп узар.

2019 елның беренче кварталында 800 дән артык кеше салкын тиеп авырды. Шунысы куанычлы, арада грипп белән авыручылар теркәлмәде. Авыручыларның яртысыннан күбрәге балалар иде.

Фәйрүзә ЛАТЫЙПОВА,
табиб- эпидемиолог.

Фото: pixabay.com/ru

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: