Хезмәт

Шөкер, Балтач бу исемлектә түгел

Казанда Татарстан Республикасыныӊ Сәламәтлек саклау министрлыгыныӊ 2018 елда эшләгән эшләренә нәтиҗә ясаган коллегия утырышы булып узды.

Анда халык арасында үлем күп булган районнарны атап киттеләр. Болар – Тәтеш, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Апас районнары. Шөкер, безнеӊ район бу исемлеккә кермәгән. Аныӊ каравы, халык арасында үлем очракларыныӊ иӊ аз теркәлгән районнар исемлегендә без бар. Бу турыда министр үзенеӊ чыгышында, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Алабуга, Балтач, Лаеш һәм Әлмәт районннарында үлем очраклары аз күзәтелгән, димәк, сәламәтлек саклау юнәлешендә атап әйтелгән төбәкләрдә нәтиҗәле эш алып барыла, дип атап китте. Үлем очракларыныӊ күбесе йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, онкология һәм бәхетсезлек очраклары буларак теркәлгән.

 

Фото: автор

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: