Хезмәт

Сәламәтлек (сәхифә)

безнең әңгәмә Чиратка язылып кил Район үзәк хастаханәсе халыкка медицина хезмәте күрсәтүне тагын да камилләштерү, җайга салу буенча уңайлыклар тудырырга тырыша. Бүгенге көндә хастаханә җитәкчелеге поликлиника ягындагы чиратларны киметү өстендә эшли. Бу нисбәттән нинди чаралар күрелә, дигән кызыксыну белән хастаханәнең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиевага мөрәҗәгать иттек:

- Чулпан Илдаровна, хәзер кайбер табибларга күренү өчен алдан чиратка язылып кую кирәк икән?
- Әйе, бу гомумән шулай. Поликлиника табибларына приемга керү өчен чиратка регистратурага шалтыратып (2-52-11), инфомат аша - әйтик, хастаханәдә вакытта ук икенче бер табибка язылып куярга теләсәң (әлеге инфомат регистратура янында гына, өйрәтеп тору өчен махсус хезмәткәр дә билгеләнгән), язылырга мөмкин. Невролог, окулист, гинеколог, ЛОР, эндокринологка, чиратка язылмасаң, кабул итүне озак көтәргә туры килә, чөнки алар районга берәр генә белгеч, клиентлар саны күп. Алга таба өйдә килеш кенә дә чиратка интернет аша язылып булачак, хәзерге вакытта РКБга язылган кебек. Сайтны үзебезнең районның «Хезмәт» газетасы аша хәбәр итәрбез.


- Әгәр авыр хәлдәге кешене китерсәләр...
- Ул очракта иң беренче участок табибына, бала икән участок педиатрына, яки тар даирә (узкий профиль) белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Монда инде авыру чиратсыз кабул ителә. Авыруның нинди тәртиптә кабул итүне кабинет табибы хәл итә.

- Балтач бистәсе халкына хастаханәгә төштән соң килергә дигән «закон» үз көчендәме?
- Әгәр иртән бирелә торган анализлар, тикшеренүләр, ашыгыч медицина ярдәме кирәкми, бары рецептлар, белешмәләр, планлы медицина ярдәме генә кирәк икән, зинһар өчен, Балтачта яшәүчеләр поликлиникага төшке сәгать 1дән башлап килсеннәр иде.

- Түләүле хезмәткә чират ничек?
- ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, хастаханәдә бушлай медицина хезмәтеннән тыш, пациентның теләге буенча, түләүле хезмәтләр дә күрсәтелә. Әгәр пациент бер көндә берничә анализны тапшырырга теләсә, түләүле хезмәттән файдалана ала. Барыбер чиратны табиб билгели. Бу очракта түләүле һәм бушлай медицина хезмәте күрсәтелүче пациентларны чиратлаштырып кабул итәргә мөмкин.

- Була шундый кешеләр, хастаханәгә беренче тапкыр киләләр, я кемнедер алып киләләр һәм аптырап калалар - кая мөрәҗәгать итәргә?
- Иң беренче чиратта регистратурага (Яңгул, Чепья, Кариле участокларыныкы һәрберсе аерым), яки үзеңнең участок табибыңа, участок педиатрыңа мөрәҗәгать итәсең, алар караганнан соң алдагы тикшеренү үтү өчен сезне тар даирә (узкий профиль) белгечләргә юллый. Һәр гражданинның медицина карталары регистратурада яки гомумпрактика табиблары кабинетларында яки участок педиатрларында сакланырга тиеш. Амбулатор карталарны кулга бирү бары тик гражданинның гаризасы буенча, кире кайтарып бирү шарты белән генә башкарыла.

- Алай-болай эш сәгатьләре үзгәрмәгәндер бит. Берара төшке ял вакытында да кабул иттеләр, халыкка уңайлы шикелле иде.
- Табиблар пациентларны сәгать 8 тулып 15 минуттан кабул итә. Регистратура, процедурная, рентген-флюорокабинет, лаборатория, смотровой кабинет - эшләрен сәгать 8нче яртыда ук башлый. Төшке ял вакыты сәгать 12дән көндезге 1гә кадәр.

- Төшкә кадәр медосмотр үтәргә килүчеләрне дә кире борасыз икән?
- Машина йөртү хокукы, корал алырга медосмотр үтүчеләргә генә кагыла ул. Аларга иртәнге якта килеп анализ бирү кирәкми. Бу шулай ук поликлиникадагы чиратны киметү максатында эшләнде. Тиешле кабинетларны үтеп беткәннән соң, баш табиб урынбасарларына кул куйдырасың (214, 310, 203нче кабинетларда). Ә инде эшкә кергәндә, яки елга бер медосмотр үтүче хезмәт кешесе сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көнне килә ала. Анализлар иртән 7.30дан - 9.30 сәгатькә кадәр процедуралар кабинетында (219) алына (венадан кан бирү өчен ашамыйча килү кирәк). Мәгариф учреждениеләрендә, азык-төлек сәнәгатендә, ЛПУ системасында эшләүчеләргә суалчаннар юкмы икәнлеген тикшерү өчен тизәк анализы (аны өйдән алып килү кирәк!) һәм дерматовенерологка мазок тапшыру каралган. Медосмотр үтеп бетергәннән соң 114 кабинетта табиб-профпатолог нәтиҗә (заключение) яза. 1 яшькә кадәрге балаларны медосмотр уздыру сишәмбе, пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 8дән башлана.
Инде район халкына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: «Хөрмәтле райондашлар! Хастаханәгә килгәндә югарыда әйтелгән таләпләргә, поликлиниканың кабул итү графигына игътибар итсәгез иде, бу хастаханә җитәкчелеге өчен генә түгел, сезнең уңайлылык өчен дә эшләнә.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Чулпан Илдаровна. Бәлки, чыннан да, поликлиникада да чиратлар кимер.





Үз белдегең белән дәваланма!

Реклама

Бронхиаль астма - киң таралган, җитди проблема. Ул дәвалавы кыйбатлы, эшкә һәм тормышка комачаулаучы авыру. Аны дәвалауда төп юнәлеш булып профилактика чаралары тора.


Бу чараларны тумыштан башларга кирәк. Яңа туган һәм бер яшькә кадәрге балаларга имчәк имү мөһим. Өстәмә туклануны яңа туган балаларга 6 айдан да иртәрәк бирергә ярамый. Бу вакытта аллергия тудырырга сәләтле бал, шоколад, йомырка, чикләвекләр, цитруслы җиләк-җимешләр бирү тыела. Балага уңай яшәү шартлары тудыру шулай ук мөһим. Тәмәке төтене сулаган һәм башка химик тәэсиргә дучар ителгән балаларның аллергия һәм бронхиаль астма белән ешрак авыртулары күзәтелә.


Бронхиаль астма белән авырмаган, ләкин нәселләрендә авыручылар һәм ашамлыкларга аллергия булганнар атопик дерматит, экзема белән авыручылар, авыртуга бирешүчән кешеләр, аллергиягә каршы дуралура һәм десенсибилизация (аллергияне киметү) ысулы белән дәвалана. Авыруны киметү һәм көчәюен кисәтү өчен астма белән авыртучыларга астма өянәгенә сәбәпче аллергеннардан, шартлардан чикләнергә кирәк.

Моның өчен һәр авыруга үзенең астма өянәгенә китерүче аллергеннарын белү кирәк. Иң киң таралган аллергеннар булып өй тузаны, микробетләр, тараканнар, йорт хайваннары, үсемлек серкәләре, күгәрек гөмбәчекләр тора. Авыруларны бу аллер-геннардан чикләү өчен санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәү шарт. Авыру яшәгән бүлмәләрне атнага 1-2 тапкыр юешләп җыештыру кирәк. Бүлмәләрдән коверларны, йомшак мебельләрне һәм башка тузан җыючы җиһазларны алырга кирәк. Китап һәм кием-салымны ябык шкафларда саклау, пәрдәләр урынына жалюзи куллану дөрес булыр. Пәрдәләр кулланган очракта, аларны 2 атнага бер тапкыр юарга тәкъдим ителә. Төп игътибар урын-җирләренә бирелә, чөнки анда микробетләрнең тупланышы бик зур. Мендәр, одеал-юрган, түшәк каурый, мамык, йоннан булмасын. Урын-җирләр атна саен эссе (70 градус) суда, кер сабыны белән юылырга тиеш. Урын-җирне вакыт-вакыт зәһәр суыкта яки эссе кояш нурларында тоту кирәк.


Күгәрек гөмбәчекләргә аллергия булган кешеләргә дымлылыкны бүлмәдә 50 проценттан арттырмаска, подвал, баз төсле дымлы, җилләтелмәгән урыннардан читтә йөрергә, күгәрек барлыкка килергә мөмкин булган бүлмәләрне (юыну бүлмәсе, подвал) яхшылап җилләтергә, өй стеналарын даими карап торырга, бүлмәдә гөлләр тотмаска, сыр, пиво, каклаган ит һәм балык шикелле гөмбәчекләр кергән ашамлыкларны кулланмаска киңәш итәбез.


Йорт хайваннары да аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Үсемлек серкәсенә аллергияле кешеләргә чәчәк аткан чорда форточкаларны, тәрәзәләрне, бигрәк тә төнлә йоклаганда ябарга киңәш итәбез. Авыру барлыкка килгән яки көчәйгән чакта үз белдегең белән дарулар кулланырга ярамый.




Бар шундый кеше
Тормыш бит ул, шундый инде... Һич уйламаганда, әллә кемнәр белән очраштыра да куя. Саба ягында минем байтак кына дусларым бар. Шуңа да әлеге танышым да Саба якларыннан булгач, сөйләшүебез дә бер-беребезне әллә кайчан белгән кешеләр кебек бик җанлы башланып китте. Югары Шытсу авылыннан Илфат Шәрифуллин дигән кеше булып чыкты ул. Илфат халыкка һәвәскәр композитор, музыкант буларак билгеле. Аның өстенә традицион булмаган ысуллар белән кешеләр дә дәвалый. Бармаклары белән кешенең эчке органнарындагы каршылыкларны тоеп, циркуляр массаж ясый. Бу сәләт аңа әбисеннән күчкән. 7нче сыйныфта укыганда ук үзендә аерым бер сәләт булуын тойган, җырлар яза башлаган.

Саба районында шушы ысул белән бөтен тирә-як район кешеләрен дәвалаучы Элеш бабайдан күп нәрсәгә өйрәнгән. 1992нче елда славян хиромантиясе серләренә төшенгән. 2011нче елда Якутиядә шаманнар янында булып кайткан. Көнгә 6-7 пациентка массаж ясаса да, үзендә бернинди арыганлык сизми. Биле кузгалган бер егетне 25 минутта аякка бастырган. Тазартучылары арасында хәтта параличтан соң аягына баскан кешеләр бар икән. Бәвелен тота алмаган балаларга да зур булышлык итә. Илфатның рәхмәтләр дәфтәрен укып та әңгәмәдәшемнең сөйләгән бик күп сүзләренең дөреслегенә инандым. Эңгәмәбез ахырында әле шунысы да билгеле булды, соңгы вакытта аның алдан күрүчәнлек сәләте дә ачылып килә икән. Кыскасы, яңа танышым күпкырлы талант иясе булып чыкты.
Нурзадә СӘМИГУЛЛИН


Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: