Хезмәт

Сәламәтлеккә үзеӊ дә омтыл.

"Исәнмесез", "исән булыгыз" кебек изге ниятле сүзләрне без көненә күп тапкырлар кулланабыз. Сәламәтлек ул - яхшы нәселдәнлектән тыш, үсеш һәм яшәү өчен организмныӊ биологик, физик һәм акыл мөмкинлекләре дә.

Үзенеӊ сәламәтлеген ныгытуда, саклауда кеше үзе төп рольне уйнавын тизрәк аңлап һәм шуңа таянып эш итсә, аның тәне дә шуӊа уӊай җавап кайтарачак, аӊ-фикерләү сәләте дә югарырак була.
Сәламәтлекне ныгыту, кешеләр тормышын саклау, авыру очракларын киметү чараларынын берсе - профилактика үткәрү, ягъни йогышлы авыруларны үз вакытында кисәтү өчен прививка ясау уӊай нәтиҗә бирә.
Күп очракта олырак яшьтәге кешеләр җилкәсендә яхшы күренә торган җөй - чәчәк авыруына (натураль оспа) каршы ясалган прививка эзен күрергә мөмкин. Бүген яшь әниләр: - "Минем балама чәчәк авыруына вакцинация ясамадылар, нәрсә үзгәрде икән?", - дип еш сорыйлар. Сәбәбе бер - буген бу авыру бездә юк. Ни өченме? Җир йөзендәге бар халыкны чәчәк авыруына каршы (оспопрививание) иммунитетлаштырып, әлеге авыруны прививкалар ясау юлы белән юкка чыгарып булды.
Бүгенге көндә башка төрле авыруларга иммунитет барлыкка килсен өчен прививкалар ясау актуаль булып кала.
БЦЖ - туберкулезга каршы прививка. Бу бала туганнан соӊ, 3-4 көн эчендә хастаханәдә, бала табу бүлегендә ясала. Баланың тугач, аныӊ туберкулезга каршы иммунитеты булмый. Бу прививканың кирәклеген бөтен кеше дә аңларга тиеш, чөнки аныӊ белән авыручылар аз түгел, кешедән кешегә күчү мөмкинлеге зур.
АКДС-3 - бу төрле инфекцияга каршы прививка (коклюш, дифтерия, столбняк) турында сүз бара. Мондый авырулар яшь балалар өчен бик тә куркыныч. Әлеге прививка ясалмаган балалар арасында бу инфекцияларның бик авыр формалары күзәтелә.
Мәсәлән, столбняк авыруы белән имунитеты булмаган һәр кеше авырып китәргә мөмкин, чөнки кечкенә генә җәрәхәтләнү дә бу авыруга китерә ала. Аз гына яра аркасында, столябнякка каршы прививкасы булмаган кешене без югалтырга да мөмкин. Столбняк токсины - кеше тәнендә көзән җыерудан башланып, тын алу мускулларын зарарлап, сулыш алу туктауга кадәр китереп җиткерергә мөмкин.
ОПВ - полиомиелитка каршы прививка, АКДС белән бер вакытта ясала. Полиомиелит белән авыручы балалар хәзерге көндә дә теркәлә. Бу авыртуныӊ нәтиҗәсе - паралич, ягъни аерым органнарныӊ хәрәкәтсез калуы.
ЖКВ - кызамыкка (корь) каршы прививка. Вакытында дөрес итеп график буенча ясалган прививка 95 % очракта иммунитет (организмның авыруга каршы торучанлыгы) формалашуга китерә һәм кешедә 25 елдан да озаккарак саклана. Корь авыруы авыр формада узса, кешенеӊ чукраклануына һәм сукыраюына китерергә мөмкин.
ЖПВ - (живая вакцина против паротита). Күп кеше паротит авыруын "свинка" буларак белә. Бу авыру аеруча малайлар өчен куркыныч. Җенси органнар ялкынсынып, 90 % ка кадәр баласызлыкка (мужское бесплодие) китерергә мөмкин. Вакцина ясатуның эффекты 96 % ка җитә.
Краснуха (кызылча) - прививканың эффекты 96%, тәэсире прививка ясатканнан соң 12 елдан артыкка җитә. Краснуха аеруча кызлар өчен куркыныч тудыра . Хатын-кыз йөкле вакытта бу авыру белән авырса, бала зәгыйфь булып туарга мөмкин.
Гепатит Вга каршы прививка, бала туып 12 сәгать эчендә ясалырга тиеш. Бу авыру шулай ук куркыныч инфекцион авыру, кешенеӊ бавырын зарарлый. Аның вирусы кечкенә генә кан тамчысы аша организымга эләксә, кеше бу авыртуны йоктырырга мөмкин.
Балалар безнең тормышыбызның иң зур сөенечләре, куанычлары. Шуңа, һәрбер әти-әни үзләренеӊ бердәнберләрен - балаларын сакларга һәм таза-сау итеп тәрбияләргә тиеш, дип саныйм. Прививкалар ясатудан баш тартуның иң еш очрый торган сәбәбе булып - прививкаларның нәтиҗәсеннән (осложнение) курку тора.
Прививка ясалгач температура күтәрелү, хәлсезлек, укол ясалган урында шешү һәм кызарып тору күзәтелергә мөмкин. Бу билгеләр өзлегү (осложнение) түгел, ә организмның вакцинацияга була торган реакциясе. Балалар табибы буларак әти-әниләргә шуны да әйтәсе килә, әгәр дә прививка бала авырмаган вакытта дөрес итеп ясалса, өзлегү (осложнениелар) булырга тиеш түгел. Прививка ясаласы көнне баланың температурасы үлчәнеп, бала педиатрда каралырга тиеш. Прививкага кадәр һәм прививка ясатканнан соң бала белән кеше күп йөри торган урыннарда булмаска киңәш ителә.
Фәнни медицина алга бара. Яңа төрле вакциналар, бер прививка эчендә берничә төрле вакцина булганнары уйлап табыла. Сәламәтлекләре буенча учетта торучы балалар өчен чистартылган һәм 2-3 вакцина урынына 1 катнаш вакцина ясалса кулайрак.
Әлегә кадәр җир йөзендә алда санап үтелгән куркыныч инфекцион авыруларга каршы прививкадан башка бүтән чара уйлап табылмаган.
Балаларына прививкалар ясатудан баш тартучы әти-әниләрнең күбесе, үзләренең карарларын ислам дине канунары буенча, дип аңлаталар, динне сәбәп итеп куялар. Ләкин бит шушы үк әти-әниләр хаҗ сәфәренә, Мәккәгә барасы булса, үзләренә түләүле рәвештә күп прививкаларны ясатып китәләр. Ни өчен, Аллаһы Тәгалә тарафынан гаиләгә бүләк итеп бирелгән балага, аныӊ сәламәтлегенә шундый битараф караш булырга тиеш?.. Бу очракта, үзеӊнеӊ наданлыгыӊны, фикерләвеӊнеӊ түбән булуын яшереп калдыру турында сүз бармыймы соӊ?
Прививкалардан баш тартып, балаларының һәм үзләренең дә сәламәтлекләрен куркыныч астына куюларын барлык кеше дә аңласа иде, дөньяга бәхет өчен килгән һәрбер бала сау-сәламәт булсын иде, дигән теләктә калам.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: