Хезмәт

Сәламәтме без?!

Балтач бистәсенең үзәк урамында йөргәндә күзгә кибетләр белән беррәттән артучы даруханәләр күренә.

Район үзәк хастаханәсеннән алып, автовокзалга кадәр 12 данә: район үзәк даруханәсе һәм аның хастаханә эчендә урнашкан филиалы, «Сихәт», «Сихәт+» (ике җирдә), «Шифа» (ике җирдә), «Казанские аптеки», «Авиценна» (универмаг эчендә), «Имплозия», «Гиппократ» (ике җирдә). Шуның күпчелеге халык гел күп була торган җирдә урнашкан.

Райондашларыбыз кибеттән аласы товарларын әле акчаларына карап чикли алса, авырганда дару алмыйча кала алмый шул. Даруханәләрнең яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек гел барлыкка килеп торулары бәлки шуның белән бәйледер? Яки сәбәбе бүтәндәме? Бу сорауларга җавапны әлбәттә үзем генә таба алмас идем, шуңа да халык фикерен белергә булдым.

МӘДИНӘ, пенсиядәге апа: Ирем белән икебез генә яшибез, балалар читтә. Үзәктән нәрсә кирәк булса да үземә барырга туры килә. Даруханәләрнең бер җирдә генә өелеп утырулары, әлбәттә, җайлы түгел. Әзрәк бүтән урамнарга да салсалар, анда да эшләре гөрләп барыр иде, минемчә. Бер җирдә бик күп булып утыргач, кайсына керергә дә белми азапланам, чөнки хәзер даруларның ялганнары да күп дип сөйлиләр бит. Гел авырып тормасак та, даруханәгә бер кергәч бөтен кирәкле вак-төяк даруларны җыеп чыгам.

ЗӨҺРӘ, урта яшьтәге ханым: Даруханәләрнең күп булуы бер яктан уңайлы да ул, чөнки кирәкле дару берсендә булмаса икенчесендә яки өченчесендә була. Мин хастаханәгә барып, озын чиратлар көтеп, даруларны яздырып алырга яратмыйм. Берәр җиребез авырта башласа, даруханәгә кереп кенә киңәш сорыйм, алар үзләре дә табиблардан ким түгел, хәзер кирәклесен биреп чыгаралар. Аннары күпчелек даруханәдә дисконт карталары бар бит, шуның ярдәмендә ташламалар да бирелә.

МӘГЪСҮМ, олы яшьтәге абзый: Миндә шундый фикер туа: безнең район чирлеләрдән генә тора бугай, чөнки мондый күренешнең әле моңарчы булганы юк иде. Моннан 15-20 еллар элек районда ничә генә даруханә бар иде. Ә хәзер күбесе шушы кәсепне үзләштерде. Күрәсең, кереме начар түгелдер. Ләкин шунысы да борчый, нишләп соң бер дә Каенлык ягында даруханәләр ачучы күренми, ул үзе аерым микрорайон кебек бит.

Даруханәләрдә ялган яки бозылган дарулар сатылу буенча мәгълүматны тикшерү өчен район санитария эпидемиология үзәге җитәкчесе Фәйрүзә Латыйпова белән элемтәгә кердем. Менә аның бу мәсьәләгә кагылышлы җавабы: «Без районда урнашкан даруханәләрне өч елга бер мәртәбә тикшерәбез. Аның барышында даруларның саклану кагыйдәләре үтәлүе һәм яраклылык вакыты карала. Тикшерүләребез вакытында болар белән бәйле хокук бозулар күзәтелмәде.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге район халкының 33 проценты спорт белән шөгыльләнә дигән мәгълүмат бирә. Бу сан дөрес булган тәкъдирдә дә, үз сәламәтлекләрен физик культура һәм спорт белән шөгыльләнеп ныгытучылар бик аз икән әле. Зур чыгымнар белән тотылучы спорт биналарында аерым бер төркемнәрне генә түгел, киң массаларны җәлеп итәрлек чаралар оештырырга кирәк. Бакчадан, мәктәптән башланган чыныктыру кешеләр эшли башлагач та дәвам итсен. Кеше даруга тоткан акчасын спорт инвентарьлары юнәтүгә тотуның файдалырак һәм арзанрак икәнен аңларлык булсын. Күпчелек райондашларыбыз дару бәясенең гел артуыннан зарланды, моны тикшерү өчен даруханә сатучыларыннан гади сатып алучы буларак сорашырга булдым, күпчелегендә җавап бер иде: «Безнең поставщикларыбыз төрле». Ә «поставщик» дигәннәре бергә алып бишкә сатучылар була инде.

Язмам ахырына мин шундый фикергә килдем: кешеләр авырый башласа, табиб янына бара, үзенең чирен белгәне дә, белмәгәне дә даруханә ишеген ачып керә. Без дарулардан башка яши алмыйбыз әле. Адәм баласы алар белән үзенең хәлен җиңеләйтергә, савыгырга, гомерен озайтырга тырыша.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: