Хезмәт

Соңгы елларда аллергиядән интегүчеләр саны арткан - аллерголог

"Үсемлекләрнең серкәләренә сизгерлек тә 10-20 процентны тәшкил итә”, - диде Алексей Лунцов.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Соңгы елларда Татарстанда аллергиядән интегүче кешеләр саны арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“XX гасыр башында аллергия – сирәк күренеш булса, соңгы ун елда авыру ешрак теркәлә башлады. Статистика мәгълүматлары буенча, хәзер кешелек дөньясының 10-15 проценты аллергиядән интегә. Сезонлы аллергия – үсемлекләрнең серкәләренә сизгерлек тә 10-20 процентны тәшкил итә”, - диде Республика клиник хастаханәсенең республика клиник иммунология үзәге җитәкчесе Алексей Лунцов.

Табиб сүзләренчә, аллергиягә бирешүчеләр саны елдан-ел арта.

 

Фото: Султан Исхаков

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: