Хезмәт

Сорау да, зар да хастаханәгә

Ярак-Чурма авылында оештырылган «Мобиль хезмәт»кә кеше белә торып та җыелмаган иде. Чарада катнашырга килгән төрле өлкә белгечләре аптырашта калып, кайтып китәргә җыенды. Тик соңлап булса да дистәләп кеше килеп, клуб залына кереп утырды. Халык җыелмауның сәбәбе әлбәттә теләк булмауга гына бәйле түгел, ә иң беренче чиратта көндез эштә булулары киртә...

146 кешесе булган Ярак-Чурма бик матур җирдә урнашкан. Авылдагы йортларга күз салсаң, алар төзек, матур, заманадан бер дә калышмаган. Халык өчен кирәкле ФАП та, клуб та, башлангыч мәктәп тә, кибет тә бар биредә. Тик менә балалар бакчасы гына юк икән. Бу проблеманы авыл халкы инде күптәннән күтәрә, чөнки Ярак-Чурмада күпчелеге эш яшендәге кешеләр яши, яшьләр дә туган җирләрен ташлап чыгып китми, шунда төпләнеп кала. Кечкенә авыл булуына да карамастан, мәктәпкәчә яшьтәге 21 балалары бар. Шубан авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, бу мәсьәләне чишү өчен Шубан балалар бакчасында махсус удмурт балалары өчен төркем булдырып, ярак - чурмалыларга шунда йөрергә дигән тәкъдим ясалган, тик әти-әниләр каршы чыккан. Чөнки күпчелеге «Алга» җәмгыятендә эшли, ә колхоз кешесе иртә таңнан эштә булуы һәркемгә билгеле, алар балаларын йөртергә өлгерми. Вакыты булганының транспорты юк. Шуңа да бу мәсьәлә чишелешенең очы-кырые күренми әле.

Реклама

Икенче борчыган мәсьәлә ул юл. Авылга кадәр генә килгән асфальтның дәвамы юк, ә авыл эчендәге юлларны хәтта тигез дип тә әйтеп булмый. Бу проблеманы чишү дә тиз генә булмас ахры, Раиф Рависович сүзләренчә, юлны ремонтлау әле планда да юк икән. Авылда узган чарага әйләнеп кайтсак, анда район Пенсия фонды, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз» белгечләре, район үзәк хастаханәсеннән участок табибәсе, авыл советы җитәкчесе катнашты. Ләкин иң күп сораулар әлбәттә, хастаханә өлкәсенә кагылышлы булды. Шулай ук зарлар да күп җиткерелде. Иң беренче сорау диспансеризациягә бәйле иде, Фәүзия Мингалиевна бөтен нечкәлекләре белән бу мәсьәләгә ачыклык кертеп үтте. Хастаханәдәге чиратлар да борчуга сала авыл кешеләрен, шулай ук олы яшьтәге туганнарын флюорографиягә йөртү бик читен булуын җиткерде алар. Бу сорауга табиб менә нинди җавап бирергә ашыкты: «Хәзер туберкулез киң җәелгән авыру булып тора, аны беренче чиратта флюорографияне үз вакытында үтеп барган кешеләрдә генә ачыклап, тиешле дәваны соңламый биреп була. Флюорография үтү-үтмәү һәрбер кешенең үзе өчен, ләкин шул ук вакытта ул мәҗбүри дә». Район хастаханәсендә кайбер УЗИларның нигә түләүле булуын да белергә теләде халык. Әйе, сораулар иксез-чиксез яуды, һәрберсенә җавап бирелде, ләкин ачыклык кертергә кирәк булганнары да калды.

Чараның дәвамын район мәдәният йорты хезмәткәрләре үз кулларына алды. Алар кечкенә генә клуб сәхнәсен моңлы, дәртле җырлары белән тутырдылар. Әниләргә багышлап җырланган иҗат җимешләрен тыңлаганда залдагы хатын-кызларның күзләренә яшь тә тулды, иреннәрендә елмаю да балкыды.
«Мобиль хезмәт» бик файдалы, күңелле үтте. Килмичә калган кешеләр өчен үкенерлек сәбәпләр дә юк түгел иде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: