Хезмәт

Социаль пакеттан баш тартканчы башта табиб киңәшләренә колак салыйк

2014 елга районда 4920 инвалид исәпләнә. Алар ның 3664е (74,8%) - социаль пакеттан баш тартып, акчалата компенсация, 1256сы (25,2%) - рецепт белән бушка дару алучылар.

Социаль пакет өч өлештән тора (барысы да бушка):
1. Дару өлеше.
2. Санаторийларга путевка өлеше.
3. Шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы.
Әгәр дә инвалид 2015 елга социаль пакеттан файдаланырга тели икән, 2014 елның 1 октябренә кадәр районның Пенсия фондына килеп гариза язарга тиеш (2014 елда социаль пакет алучыларга яңадан гариза язарга кирәкми). Әгәр дә инвалид 2015 елга социаль пакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук Пенсия фондына гариза яза ала (отказ).
Социаль пакеттан баш тартканчы башта ныклап уйларга киңәш итәбез. Чөнки кешегә инвалидлык авыруы буенча бирелә. Ә авыру кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты (сахарный диабет), бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психик авырулар. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар иң кыйммәтлеләре: 3-5 мең сум нан 350-400 мең сумга кадәр (бу әле ярты елга гына).
Үткән елларның эш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, социаль пакетка «отказ» язган инвалидларның авырулары көчәеп яки авырулары килеп чыгып бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар еш була. Мәсәлән: авыру кандагы яман шеш авыруы (лейкоз) буенча исәптә тора, 1 нче группа инвалид. Авыруы борчымагач, кыйбатлы дарулар кулланмагач, «отказ» да булган - 2013 елда авыруы көчәеп китеп, 1 айга 60 меңлек дару кирәк булды. Аптекада дару була торып та, бушка рецепт язу мөмкин булмады, сатып алдылар. Ә инде 2014 елга социаль пакет өчен гариза язып, шушы инвалид ярты елга рецепт белән бушка 500 меңгә кадәр дару ала алды.
Икенче мисал: авыру кан басымы белән исәптә тора, 2 группа инвалид. Бөерләре эшләүдән туктап, Шәмәрдәнгә «ясалма» бөер үзәгенә (гемодиализ) атнага 3 тапкыр йөрү билгеләнде, пакетка «отказ» язган булган. Ә андый авыруларга шулай ук бик кыйбатлы дарулар кирәк. «Отказ» үзгәртергә Мәскәүгә кадәр язып карау да файда бирмәде, даруларны үзләре сатып алдылар. Бөерләре эшләмәү сәбәпле, гемодиализга йөрүче авыруларның саны районда бүгенге көндә 15 кеше һәм алар барысы да кыйммәтле дарулар белән тулысынча бушка тәэмин ителәләр.
Шикәр диабеты белән исәптә торучылар таблеткалар кулланганда күбесе «отказ» яза. Ел буена авыруларның хәле бертөрле генә тормый, кыйммәтле инсулин кадау кирәк булырга мөмкин. Мин бу авырулар белән көн саен диярлек очрашып торам. Шуңа күрә эш тәҗрибәмнән чыгып бик күп мисаллар китерергә булыр иде. «Отказ» язган авырулар арасында ел буена бер айга 4-5 мең торучы инсулин сатып алучылар да күп булды. Ә шикәр диабетлы авыруларны инсулин белән тәэмин итү өчен аптекада һәрвакыт диярлек барлык төр препаратлар да бар. Чөнки шикәр диабетлы авыру гомер буена инсулин ясамыйча бер көн дә тора алмый.
Олы яшьтәге инвалидларның балалары алар өчен гариза яза, хәле авырайса үзләренә үк дару сатып алырга туры киләчәк. 1 айга социаль пакетның акчалата компенсациясе якынча 700 сум тора.
Районда инвалидларның социаль пакеттан файдалануы буенча район башкарма комитеты, Пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге, сәламәтлек саклау тармагында эшләүче вәкилләр катнашында эшлекле төркем төзелде. Һәрбер инвалид белән индивидуаль эш алып бару (сөйләшү, аңлату) шул участок табибларына йөкләнде. Шулай ук районның Пенсия фонды белән үзәк хастаханә һәрбер «отказник» буенча көндәлек мониторинг алып бара. Болар барысы да информация формасында атна саен Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырыла.
Әле 1 октябрьгә кадәр вакыт бар. «Җиде кат уйла, бер кат кис» дигән мәкальдән чыгып, нинди дә булса карарга килгәнче тагын бер кат уйларга киңәш итәр идек. Социаль пакет алыргамы, аңа «отказ» язаргамы?
Чулпан МӨХӘММӘТГАЛИЕВА
район үзәк хастаханәсенең
поликлиника буенча
баш табиб урынбасары
Фото: http://subsidii.net/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: