Хезмәт

Табиб киңәше: тән сәгате

Тәүлек озын, тәнебез сәгать шикелле эшли. Галимнәр аны биоритм диләр. Тәүлек эчендә бер органыбыз эшли, икенчесе ял итә. Биоритм белән безнең эшчәнлек арасында килешмәүчәнлек туса, кеше дискомфорт кичерә. Мондый хәлләр даимигә әйләнсә, авырып китүең дә бар. Тәнебезнең эш тәртибе белән танышыйк.

6.00 – Бу вакытта кеше әле йокласа да, эчке сәгате барлык органнарны уята: йөрәк тизрәк эшли башлый, кан басымы бераз күтәрелә, канда шикәр һәм витаминнар арта. Тик тәнебез тулы көчкә эшләп китмәү сәбәпле, зур көч таләп ителә торган эшкә керешергә таләп ителми.

7.00 – Ашказаны-эчәк системасы эшчәнлегенең иң югары ноктасы. Эчәгеләрне бушатып, иртәнге аш ашау вакыты. Нәрсәне, күпме ашасаң да, үзләштереләчәк. Курыкмыйча ашый торган вакыт.

8.00 – Кан басымы, йөрәк тибеше арткан, шул сәбәпле, кан тамырлары тарайган кешеләр, йөрәк авырулары өчен уңайсыз вакыт. Бу вакытта кан тамырларында кан оешу сәләте арта (шул сәбәпле баш мие, йөрәк кан тамырларында да). Шуңа күрә йөрәк, кан тамырлары авыру кешеләргә сәгать уннарга кадәр үзләренә игътибарлы булу сорала. Йөрәк өянәге шушы вакытка туры килә.

9.00 – Канда гормоннар арта, ләкин иммунитет төшә. Авырып киткән кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр белән бу чорда саграк аралашырга кирәк. Баш миенең уң ягы активлаша: иҗат эшенә иң кулай вакыт. Бу сәгатьләрдә балаларның баш мие гыйлемне яхшы үзләштерә.

10.00. – Иҗат эшенә сәләт арта, игътибар, хәтер әйбәтләнә, кәеф яхшыра, хроник авырулар азрак сизелгән кебек була.

11.00 – Көннең иң уңайлы вакыты. Бөтен органнар эшкә җигелгән. Баш миенең сул ягы активлаша: исәп-хисап эшләрен башкарырга була. Тәннең максималь психик һәм физик йөкләмәләр күтәрә торган вакыты.

12.00. – Тән киеренке эшли, егәр бераз кими башлый. Шулай да көч күп әле, ашказаны да үзенең сыекчасын чыгара башлый. Ашап алырга бик вакыт.

13.00. Тәнебез ял сорый башлый. Авыз ачыла, кеше йокымсырый. Эшнең нәтиҗәлелеге 20 процентка кими. Мондый халәткә кеше дүрт сәгать саен керә.

14.00 – Эш сәләте төшә бара, тән һәм баш мие көчсезләнә. Боларны үзгәртергә тырышу стресска алып бара. Иң яхшысы: көндезге аш ашап, 20-30 минут ял итеп алырга була.

15.00 – Тәнебездә яңадан көч-дәрт уяна башлый. Берәр чокыр чәй-кофе эчеп алсаң, әйбәт.

Реклама

16.00 – Тән эшчәнлегендә физик һәм психик активлыкның икенче күтәрелеше. Йөрәк яңадан көч куеп эшли, тәнебез зур күләмдә эш башкара ала.

17.00 – Мускул көчләре арта, хәрәкәтләр яхшыра. Бу вакытта кеше ләззәтләнеп эшли. Олы яшьтәгеләргә физик күнекмәләр һәм саф һавада йөрү вакыты.

18.00 – Көн дәвамында тән температурасы үзгәрми тора. Кичке алтыда ул иң югары ноктада була. Иртәнге өчләр белән чагыштырганда аерма бер градуска җитә. Бу – нормаль физиологик хәл. Соңрак температура төшә башлый, шуның белән бергә физик активлык һәм тән эшчәнлеге дә кими. Ә менә ис һәм тәм тойгысы, киресенчә, арта. Бу – кичке ашау өчен иң кулай вакыт. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: көннең икенче яртысында ашаган ризык күпчелек очракта энергия бирүгә караганда тәнне майландыруга китерә.

19.00 – Кешенең тышкы ярсыткычларга булган реакциясе кими. Кич белән киеренкелек һәм игътибар таләп ителә торган эшкә тотынмыйлар.

20.00 – Әгәр көч калса, вак-төяк эш белән шөгыльләнү. Бу – кешенең гүзәллек тою сәләте арткан вакыт, күңеле нечкәреп, Аллаһыга бигрәк тә якынайган вакыт. Көнгә нәтиҗә ясап, Аллаһка шөкер итәр чак.

21.00 – Ашказаны, эчәк юллары ялга туктый башлаган вакыт. Ашаган ризыкны эшкәртә торган сыекчалар бүленми. Ризык ашказанына таш булып ята. Олы яшьтәгеләр тулы ашказанының йөрәккә басуын тоялар.

22.00 – Баш мие йокы гормоны – серотонин чыгара башлый. Тән температурасы төшә. Организмның эшчәнлеге бик түбән. Бу вакытта хәтта йокы алдыннан тартып кергән тәмәке дә зыянлы. Ә менә балаларның йоклап китүгә, үстерә торган гормоннары активлаша. Бала йоклаганда үсә, йокы сыйфатлы булырга тиеш. Ярты төн телевизор, телефон, компьютер белән булган баланың йокысы шундый булырмы соң?

23.00 – Йокының беренче – иң сәламәт өлеше.

24.00 – Таң ата башлаганчы организмның тонусы бик түбән. Көндәлек йокламаган кеше ябыга һәм төшенкелеккә бирелә. Сәламәт йокы 8 сәг-тән дә ким булырга тиеш түгел. Йокы туймау бөтен тәннең эшчәнлеген боза: хәтер үзгәрә, кеше тизрәк картая, шикәр авыруы куркынычы арта.

3.00 –Тән эшчәнлеге белән идарә итү вегетатик нерв системасына күчә. Кан тамырлары тарая, температура күтәрелә. Организм уянырга әзерләнә башлый.

6.00 – Хәерле иртә! Иртәнге намаз вакыты керде.

Наил ЗАРИПОВ,

табиб-хирург

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: