Табиб: Ковидтан куркып, ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмагыз

Республика медицина учреждениеләрендә буфер зоналары оештырылган. Коронавирус инфекциясе булуы төгәл билгеләнгәнче, пациентлар шунда була.
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан халкына Covid-19 йогышыннан курку сәбәпле, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска киңәш иттеләр. Мондый киңәшне Республика клиник хастаханәсенең баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин Андрей Кузьминга биргән интервьюда әйтте.
«Республика халкын чиста стационарларга, ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме күрсәтелә торган урыннарга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәклегенә ышандырасым килә. Ай ярымнан соң ковид тәмамланачак дип көтеп яшәү дөрес түгел. Проблемалар булса, планлы эш вакыты бар, ихтыяҗ туса, килергә, мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде табиб.
Татарстанның медицина учреждениеләрендә буфер зоналары ясалган. Бу изоляция бүлекләре. Пациентлар коронавирус инфекциясе булу-булмау төгәл билгеләнгәнче шунда торып тора.
«Бер генә пациент та статусы төгәл ачыкланганчыга кадәр, «чиста зоналарга» күтәрелмәячәк», — дип ышандырды Миңнуллин.
Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары белән әңгәмә sntat.ru сайтында чыкты. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин.
Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.
Фото: Михаил Захаров
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 22:11Балтач чәкчәге ясау ысулы Бездә чәкчәк ваклыгы, нечкәлеге белән аерылып тора.5701
-
27 гыйнвар 2021 - 21:21Кер сабынының барлык файдасын да беләсезме? Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.9602
-
27 гыйнвар 2021 - 20:40Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән Бүгенгә республикада ковидтан 252 үлем очрагы теркәлгән.11101
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26300
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар67000
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…120904
-
26 гыйнвар 2021 - 18:46Салкында өшегән балаларның хәлләре турында билгеле булды Алексеевск районы Кыркүл авылында 4 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малайның салкында калып өшүе, соңрак аларның республика балалар клиникасына җибәрелүләре турында хәбәр иткән идек.77502
-
25 гыйнвар 2021 - 12:11Уч төбе хəтле генə фотосурəт күпме хатирəлəрне яңартты ...Əлеге фотога 42ел икəн. Уйлар үткəннəргə таба оча... Бүгенге белəн ул еллар арасы шактый булса да,мин аны кичəге кебек хəтерлим, хəтта тактага язган акбур исен дə аермачык тоям кебек.74506
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика