Хезмәт

Табиб-пульмонолог Рөстәм Насретдинов: «Ютәлгә түзәргә ярамый!»

Кышкы чорда ютәл аеруча «чәчәк ата». Вакытында дәваламасаң, аның шактый аяныч нәтиҗәләргә китерүен дә ишетеп беләбез.

Көнгә бер тапкыр булса да йөткереп куймаган кеше бар микән ул? Авызга ялгыш һава керсә дә, тавыш үзгәреп китсә дә йөткертә башлый. Кышкы чорда ютәл аеруча «чәчәк ата». Вакытында дәваламасаң, аның шактый аяныч нәтиҗәләргә китерүен дә ишетеп беләбез.

Шулай да күп очракта аны үзеннән-үзе бетә торган күренешкә санап, әллә ни әһәмият  бирмибез. Ютәлгә бармак аша карау нәрсәсе белән куркыныч? Әлмәт үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге каршындагы провизор госпитале табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов белән ютәлгә бәйле сорауларга җавап эзләдек.

– Рөстәм Гарәфетдинович, без ютәлне сулыш юлларындагы хилафлык дип кенә санарга күнеккән. Ул башка төрле авырулар турында да кисәтә аламы?

– Ютәл – организмның сулыш юлларын төрле ярсыткыч бүлендекләрдән (какырык, лайла, үлек, кан) һәм чит матдәдән (тузан, азык калдыгы һ.б.) чистартучы саклагыч реакциясе. Ул борын куышлыгы, йоткылык, бугаз, трахея, бронхлар һәм үпкә сүрүендә урнашкан йөткерү күзәнәкләре ялкынсыну аркасында пәйда була. Ютәл – мөстәкыйль авыру түгел, чирнең бер билгесе генә. Ул бронхит, пневмония, бронхиаль астма, үпкә яман шеше, ашкайнату системасы авырулары кебек дистәләрчә чир вакытында да күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә аның ни сәбәпле пәйда булуын төгәл ачыклау өчен, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Димәк, ютәлнең үзеннән бигрәк аны китереп чыгарган сәбәпләр куркынычрак?

– Әйе, һичшиксез. Ютәл, нигездә, ике төргә бүленә. Беренчесе – юеш ютәл – организмда ялкынсыну китереп чыгарган инфекцияле чирләр вакытында пәйда була. Андый чакта какырык та барлыкка килә. Коры ютәл вакытында исә какырык булмый.

– Ютәл ничә көннән дә озаграк сузылса, чаң сугарга?

– Катлаулылыгына карап, ютәл ике, дүрт, сигез атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Ә инде ул ике айдан соң да бетмәсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итеп, яхшылап тикшерелергә кирәк.

– Бронхит вакытында ютәл ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Бронхит белән авырганда, борынга томау төшү, тамак авыртуга коры ютәл дә өстәлә. Ютәл бу очракта сулыш юлларында лайла җыелып, тукымаларның зарарлануы турында сөйли. Кеше өчен иң авыры – кискен бронхит. Андый чакта коры ютәл борчый, какырык купмыйча тилмертә, тора-бара күкрәк читлеге авырта, кабырга арасындагы буыннар сызлый башлый, тамак төбе кытыклап тора, авыз кибә. Кискен бронхит еш кына антибиотикларга да бирешми.

– Аллергия вакытында да ютәлдән тилмерүчеләр бар бит…

– Аллергия чорындагы ютәл вакытында тән температурасы күтәрелми, кичкә таба йөткерү көчәя, хәтта буыла башлыйсың.

– Коронавирус булганда, ютәл нәрсәсе белән аерыла?

– Ютәл – коронавирусның иң беренче билгеләренең берсе. COVID-19 очракларының 70 процентында нәкъ менә ютәл күзәтелә. Ул коры да, юеш тә булырга мөмкин. Үпкәләр бик нык зарарланганда, анда кан да күренергә мөмкин.

– Ютәлне дәвалаганда нинди хаталардан сакланырга кирәк?

– Шул ук коронавирус очрагын гына алыйк. Андый чакта ютәлләгәндә составында кодеин булган дарулар язалар. Мондый дарулар исә авыруның хәлен җиңеләйтә дә, кайчак, киресенчә, сулыш юлларын кысып, авырайта да  ала. Даими эчкән вакытта организм мондый төр препаратларга бик тиз ияләшә. Шуңа күрә даруларны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә кирәк. Ютәлгә каршы даруларны йөткерү үзәккә үтә башлауга эчәргә киңәш ителә. Авыртуга түзеп торырга ярамый.

– Ютәлне вакытында дәваламау нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

– Ахыргача дәвалап бетерелмәгән ютәл пневмониягә әверелергә мөмкин. Кеше үзендә хәлсезлек сизә, эшкә сәләте кими, тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Пневмония вакытында ютәл тагын да көчәеп, какырык пәйда булырга мөмкин. Шуңа өстәп кешенең тән температурасы күтәрелә, тыны кысыла, күкрәк читлеге авырта. Ютәлгә җиңел карау бронхиаль астмага да китерергә мөмкин. Шуңа күрә ютәлне, китереп чыгарган төп сәбәпләрен ачыклап, дөрес итеп дәвалау мөһим.

Үзем сынадым

Мандарин кабыгы булышты

Узган ел кыш буе ютәлдән интектем. Танышым мандарин кабыкларыннан төнәтмә ясап карарга киңәш итте. Шуның файдасын күрдем бит. Ясау бик җиңел. 2–3 уртача зурлыктагы мандарин кабыгын ваклап, шуның өстенә бер стакан кайнар су коясы. Шуны ярты сәгать төнәткәч, сөзеп, һәр иртә ач карынга бер стакан күләмендә эчеп куярга кирәк. Бер атна дигәндә ютәлнең эзе дә калмады.

Әлфия Заһидуллина. Әлмәт

Какырыкны куптара

100 мл балга бер тырнак сарымсак турап салып, барлыкка килгән катнашманы кайнап торган су парында җылытабыз. Шуны бер стакан кайнар сөткә бер чәй кашыгы күләмендә кушып, көненә берничә тапкыр эчәргә кирәк. Какырыкны бик тиз куптара.

Ризван абыегыз. Казан

Сүз уңаеннан

Баксаң, какырыкны сулыш гимнастикасы ярдәмендә дә куптарып була икән. Танылган педагог-фониатор Александра Стрельникова тарафыннан уйлап табылган бу күнегүләр баштарак югалган тавышны кайтаруны күздә тоткан. Соңрак бу алымның сулыш юллары авырулары, аерым алганда, какырык куптару өчен дә файдалы икәнлеге ачыкланган.

1 күнегү. Кулларны терсәктән бөгеп, җилкә киңлегендә куябыз. Борын белән сулыш алганда, куллар кара-каршы килә, һаваны кире чыгарганда аерыла. Күнегүне башкарганда, борын һәм авыз белән сулауны чиратлаштырабыз.

2 күнегү (балалар өчен). Балага каты итеп сыбызгыга, шарга яки тузганакка өрергә кушыгыз. Каз каурыена бау бәйләп, шуңа өрдерсәгез дә була. Бүлмә буйлап кулларны аркага, баш өстенә, алга куеп чәбәкләп йөрү дә какырыктан котылырга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – бу күнегүләрне башкарганда борын белән сулап, һаваны авыздан чыгарырга онытмаска кирәк.

 

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: