Татарстанда хайваннарны котыруга каршы вакцинацияләү дәвам итә

Якын арада вакцинацияләү 31 октябрьдә сәгать 10нан 13 кә кадәр Әмәт торак массивында көтелә.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда хайваннарны котыруга каршы вакцинацияләү дәвам итә. Ел башыннан 2,5 млн нан артык баш авыл хуҗалыгы терлеге һәм 189 меңләп йорт хайванына (95 мең песи һәм 94 мең эт) прививка ясалган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ерткыч җанварлар торак пунктларга кереп, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына котыру чирен йоктыра. Профилактика чараларының берсе — йорт хайваннарына, авыл хуҗалыгы терлекләренә вкцинация уздыру», — диелә хәбәрдә. Кыргый хайваннар яши торган урыннарда ораль вакцина салынган. 2020 елда аучы белгечләр белән берлектә, 1,8 млн доза вакцина куеп чыкканнар.
Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларга йөри, урыннарга чыгып вакцинацияләр үткәрә. Ноябрь азагына кадәр мобиль группалар йорт мәчеләре һәм этләренә котыруга каршы вакцина кертәчәк. Профилактик чаралар планы нигезендә, процедура бушлай уздырыла.
Якын арада вакцинацияләү 31 октябрьдә сәгать 10нан 13 кә кадәр Әмәт торак массивында Әмәт урамы, 41 А адресы буенча (кибет алдындагы мәйданчык) көтелә. Адресны төгәлрәк 8-843-272-63-92 телефоны буенча белешергә мөмкин.
Шулай ук, песи һәм этләр Казанның барлык дәүләт ветеринария клиникаларында вакцинацияләнәчәк.
Котыру (гидрофобия) — үзәк нерв системасына зыян китереп, кеше һәм хайваннарда үлемгә китерә торган йогышлы чир. Ул кешегә хайван селәгәе аша, тешләсә, тырнаса күчәргә мөмкин.
Фото: Михаил Захаров
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 08:11Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы алга таба да эшләячәк дип ышандырды 2020 елда республика программасы буенча ишегалларны төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.4000
-
3 март 2021 - 21:21Татарстанда коронавирус корбаннары 347 гә җитте Коронавирустан тагын дүрт ватандашыбыз вафат булган.12401
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар41600
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.32200
-
2 март 2021 - 20:11Сөйләшер сүзләр күп җыелган... Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына.40402
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика