Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең 339 очрагы теркәлгән.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 84 яңа очрагы теркәлгән. Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән», — дип искәрттеләр ведомствода.
Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (30 кеше) аралыгында ачыкланган. Алар арасында шулай ук 80-90 яшь аралыгындагы — биш һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә бар.
Коронавирус йоктыручылар саны Казанда (46 очрак) иң күбе булган. Чаллы шәһәрендә — җиде, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында дүртәр, Балтачта бер очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең 339 очрагы теркәлгән, 9 мең 75 кеше (шулардан 75 кеше — узган тәүлектә) терелгән.
Фото: Рамил Гали
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 22:11Шикәрдән баш тарту өчен 10 сәбәп Ябыгу сере – гап-гади: калорияле ризыкларны азрак ашарга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Шул ук вакытта татлы ризыклардан, хәтта әллә ни калорияле булмаганда да, сәламәтлек хакына баш тарту хәерле.9902
-
21 гыйнвар 2021 - 20:11Данир Сабировка туры эфирда операция ясадылар Кай әгъзасына ни булган, тәүбә-тәүбә, дисезме?20202
-
21 гыйнвар 2021 - 18:46Бер ир-ат, хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аңа пычак белән кадаган Җинаять кылганнан соң 86 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган.25601
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар35800
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар119400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.78902
-
20 гыйнвар 2021 - 12:11Автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән ЮХИДИ һава торышы һәм күз күреме начар булганда юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.56601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика