Татарстанда узган тәүлектә 90 кеше коронавирус йоктырган

Татарстан буенча 90 COVID-19 йоктыручының икесе Балтачта. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Татарстанда 90 COVID-19 яңа очрагы теркәлгән, барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. 17 кеше хастаханәләргә урнаштырылды, 73 кеше өйләрендә дәвалана. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева хәбәр иткән.
Вирус яшен-картын араламый, бүгенге саннар шул турыда сөйли: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр һәм 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 22шәр кеше авырган. 60тан 70кә кадәр - 18, 70тән 80гә кдәр - 16, 18-30 яшьлек - 9, 80-90 яшьлек һәм 18 яшькә кадәр икешәр кеше ковид-19 йоктырган
Бүгенгә Яр Чаллыда авыручылар саны кискен арткан, Казаннан (35) азга гына калышып 33 кешегә яңа таҗлы вирус диагнозы куелган. Спас районында - 4, Чүпрәледә - 3, Питрәчтә һәм Балтачыбызда икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Тукай районнарында берәр очрак расланган.
Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 10 514 кеше авырган, 9215 кеше, шул исәптән 76сы узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 12:11"Олимпка юл" яручы балтач кызы "Олимпка юл" бәйгесендә Диана Кәримова призер булды2702
-
22 гыйнвар 2021 - 10:21Татарстан укучылары финанс грамоталылыгын онлайн-дәресләрдә өйрәнә алачак 2021 елның 21 гыйнварында «Финанс грамоталылык буенча онлайн дәресләр» проектының язгы сессиясе башланды.4701
-
22 гыйнвар 2021 - 09:21«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивале старт ала «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестиваленең яңа интерактив программасы мәктәп укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына кызыклы булачак.20202
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар37700
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар122200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.129602
-
20 гыйнвар 2021 - 12:11Автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән ЮХИДИ һава торышы һәм күз күреме начар булганда юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.59601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика