«Түгәрәк өстәл» артында
Балтач үзәк хастаханәсендә «Ак барс - Мед иминият компаниясе» җитәкчелеге «Түгәрәк өстәл» уздырды. Биредә райондашларыбыз үзәк хастаханәсе, «Ак барс-Мед иминият компаниясе» җитәкчелеге һәм вәкилләре белән кара-каршы сөйләште, үзләрен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертте.
«Түгәрәк өстәл» артында очрашуыбызга нәкъ ярты ел вакыт узган. Биредә күтәрелгән табиблар, чиратлар мәсьәләсе монсында да көн тәртибендәге мәсьәләләр булды. Баш табиб Газинур Дәүлиев белдерүенчә, хастаханә табибларга кытлык кичерми. Тик шулай да киләчәктә гомуми практика, балалар табибы кайту көтелә. Халыкны иң борчыганы, билгеле, чиратлар. Киләчәктә боларны хәл итү юнәлешендә дә чаралар күреләчәк. Райондашлар шулай ук «Бахилалар ник бушка бирелми икән?» дигән сорау белән дә мөрәҗәгать итте. -Бахила белән тәэмин итү өчен дәүләттән акча күчерелми һәм аны алу мәҗбүри түгел, теләгән кеше икенче аяк киеме алып килә ала. Үзен һәм янәшәдәгеләрне хөрмәт иткән һәркем беренче аяк киеме белән табиб бүлмәсенә кермәс,- дип җавап бирде әлеге сорауга баш табиб.
Дарулар белән тәэмин ителеш буенча да сораулар күп булды.
«Ак барс-Мед иминият компаниясе»н күпләребез полис бирүче һәм алыштыручы оешма, дип кенә белә. Баксаң, алар безнең хокукларыбызны яклаучы да икән. Оешма иминиятләштерелгән гражданнарга күрсәтелгән медицина ярдәмен тикшерә һәм кирәк икән экспертиза да үткәрә.
«Түгәрәк өстәл» артында күтәрелгән мәсьәләләрнең һәрберсенә канәгатьләнерлек җавап алынмаса да, үзебезгә кирәкле һәм моңарчы белеп бетермәгән мәгълүматлар алу мөмкин булды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 17:21Балтач районы — нәселле сыерларның баш саны буенча 2020 ел лидеры Татарстанның Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Алексеевск районнары узган елда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча лидер булган.4901
-
2 март 2021 - 16:118 март халыкара хатын-кызлар көне көненә татарча котлаулар 8 март - халыкара хатын-кызлар көне белән сезне, гүзәл затлар!6200
-
2 март 2021 - 14:46Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.11201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31000
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.27400
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".146102
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.117101
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.41500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика